Барлык яңалыклар
Авылымның асыл кешеләре
28 сентябрь 2018, 12:46

Уңган эшчән, балыкчы һәм аучы

Авыл хуҗалыгында хезмәт авыр, күп көч һәм тырышлык таләп итә. Кайвакыт яшьләргә дә бу тармакта эшләве җиңел түгел, ә менә Минегәрәй Ходайбердин (рәсемдә) анда дүрт дистә ел эшли һәм әле дә сафта кала. Шушы көннәрдә ул 63 яшен билгеләгән.

Мортаза авылында туып-үскән М.Ходайбердин – хезмәтсөючән кеше – бер минут та эшсез тора алмый. Һәрвакыт шулай булган да. Билгеле булуынча, авыл эшчәннәренең мәшәкате ел әйләнәсенә җитәрлек. Җаваплылыгы чикләнгән “Заря” җәмгыятендә тәҗрибәле машина йөртүчеләрнең берсе буларак, Минегәрәй Сәлах улы иң җаваплы участокларда эшли. Язын чәчүдә, мал азыгы хәзерләү чорында печән һәм салам ташуда, урак вакытында үзенең КамАЗында иген һәм көнбагыш ташый.

Хезмәт эшчәнлеге елларында аңа күп төрле авыл хуҗалыгы техникасында эшләргә туры килгән. “Искра” колхозына килгәч яшь егеткә үзбушаткыч машинасы бирәләр. Берничә ел Минегәрәй Ходайбердин башка оешмада эшләгән, ләкин соңыннан аны янә колхозга чакыралар. Тәүдә ДТ-54тә эшли, аннары Алтайга күчеп утыра – анда ул тәҗрибә һәм осталык туплый.

Күп еллар Мортаза авылында укытучы булып эшләгән тормыш иптәше Рәйхан Хәйбулла кызы белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр, әти-әнисе алар белән горурлана. Марсель авылда төпләнгән. Аның гаиләсендә дүрт кыз үсә. Аларның шәхси хуҗалыгы да зур. Уллары Ирек полиция хезмәткәре, Стәрлебашта яши һәм эшли. Күптән түгел аның гаиләсендә әти-әнисе өчен мөһим вакыйга, картәнисе һәм картәтисенә сөенеч булып икенче бала туган.

Ләкин Минегәрәй Сәлах улын картәти дип әйтергә тел әйләнми. Ул озын буйлы, төз гәүдәле ир-егет, егәрле һәм актив кеше. Ачыклануынча, аның мавыгулары да күп. Балык тотарга, ауда йөрергә ярата.

- Кышын, эшләр азрак вакытта көннәр буе ауда йөрергә мөмкин. Чаңгы тага да озак вакытка югала. Кайвакыт әрлим дә, ләкин икенче яктан, бер нәрсә белән дә шөгыльләнмәүгә караганда яхшырак икәнен аңлыйм, - ди Рәйхан Хәйбулла кызы.

Әлеге гаиләнең уртак мавыгуы да бар – халык медицинасы. Барлык чирләрен үләннәр белән дәвалыйлар, алар аны яхшы өйрәнгән.

- Камыр агачы йөрәк авыруларыннан ярдәм итә, балан, кара миләш югары кан басымыннан файдалы. Без бервакытта да гади кара чәй эчмибез, бар тик үләннәр генә, - ди Ходайбердиннар.

- Сезнең егәрле һәм көчле булуыгызның сере бәлки шушы төнәтмәләрдәдер?

- Бәлки, шулайдыр да, - дип елмая әңгәмәдәшем. - Ләкин болар өстенә тагын да күңелнең яшь булуы, үз-үзеңне яхшы уй-фикерләргә генә юнәлтергә кирәк. Ә иң мөһиме – тормыштан, яраткан эшеңнән, гомумән, күңелгә ятышлы шөгылеңнән ләззәт алырга кирәк.

Фаягөл ЙОСЫПОВА.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: