Барлык яңалыклар
Авылымның асыл кешеләре
28 сентябрь 2018, 16:22

Шатлык һәм күңел җылысы бирә

Яңа Калкаш авылында яшәүче Мәрзия Нәзированың (рәсемдә) иңнәрендә утыз елдан артыграк хезмәт стажы, шуларның 28 елын хат ташучы булып эшләгән. Ул - намуслы хезмәткәр, ярдәмчел кеше.

Хәзерге заман авыл почтальоннары гәзитләр һәм хатлар китерүче кешеләр генә түгел. Халык саны азайган, шуңа күрә гәзит-журналларга язылучылар да кимегән, ләкин газга һәм электр энергиясенә счетлар, заказлы хатлар һәм төрле язма белдерүләр арткан.

Почтальоннар заказ буенча кирәкле товарларны да китерә, ә кайбер җирдә хәтта өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәмләшеп, социаль хезмәткәрләр ролен дә үти. Алар ялгыз яшәгән кешеләрнең өен урап үтми. Ярдәм сорасалар, хат та язып җибәрә, акча да күчерүне рәсмиләштерә. Чөнки гәзит һәм журналлар тәүдә почта бүлегенә китерелә, аны сортларга бүлүне дә почтальоннар башкара.

Мәрзия Хөснулла кызын без нәкъ әлеге шөгыле вакытында туры китердек. Күзләрен дә күтәрми, ул тиз кул хәрәкәте белән корреспонденцияне барлый иде.

- Безнең эштә иң мөһиме – төгәллек һәм сабырлык, - ди ул. – Мин Яңа Калкаш һәм Баем авыллары халкын хезмәтләндерәм. Җиңел булмаса да, эшем үземә ошый. Беренчедән, ул кешеләр белән бәйле. Бу һәрвакыт кызыклы, ә икенчедән сагышланып утырырга вакыт юк. Гәзит-журналларны, хатларны абонентларга таратыр алдыннан без аларны тәртипкә салабыз.

Бүгенге көндә почтальоннар сирәк һәм бу аңлашыла да: хезмәт хакы түбән, ә җаваплылык зур. Көн аралаш почтальон Яңа Калкаш авылыннан Иске Калкаш авылына почта бүлегенә бара. Җәен күбрәк велосипедта, кышын үткенче машинада. Шул ук көнне корреспонденциясе белән башта Баемга, аннары Яңа Калкаш авылына юллана. Чөнки басмалар үз хуҗаларына вакытында тапшырылырга тиеш.

- Элек, халык басмаларны күп алдырса да, эшләве җиңелрәк иде. Хәзер көндәлек басмаларга язылучылар саны бик үк күп түгел, ләкин аерым кыенлыклар җитәрлек. Актив гәзит укучылар: Раян Корбанов, Рәмил Шәяхмәтов (Баем авылыннан), Яңа Калкаштан Шәүрә Күчәрбаева, Фәрхәнә Чуракова, Миһран Галиев, Миниса Карамышева, Бибисара Күчәрбаева, Петр Нуктулов, шулай ук фермерлар һәм укытучылар авыр хәлдән чыгарга ярдәм итә. Еш кына миннән соңгы яңалыкларны да сорашалар, киңәш тә сорыйлар. Кайсы басмага язылырга, нәрсә укырга киңәш бирәм. Кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Син аларга мәрхәмәтле мөнәсәбәттә булсаң, алар да сиңа изге теләктә була, - дип елмая хат ташучы.

Ә бит аның елмаюы артында шәхси кыенлыклар һәм проблемалар да яшеренгән. Мәрзия Хөснулла кызы ялгызы яши. Ире Зөфәр берничә ел элек бакыйлыкка күчкән. Алар бергәләп ике бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның хәзер үз гаиләләре. Балалары төп нигезгә еш кына кайтып, әниләренә хуҗалыкта ярдәм итәләр.

- Мәрзия Хөснулла кызы – эш сөючән, тырыш, игътибарлы кеше, намуслы һәм җаваплы хезмәткәр.Язмышның төрле сынауларына карамый, һава шартларына – түзә алмаслык эссегә, чатнама салкынга, койма яңгырга игътибар итми, дистәләгән километр ара үтеп, көндәлек басмаларны вакытында халыкка илтеп җиткерә. Икенче яртыеллыкта аз да түгел, күп тә түгел, 71 район гәзите һәм 100гә якын республика һәм үзәк басмаларны алдырабыз, - ди Нәзирова турында Иске Калкаш почта бүлеге начальнигы Нурия Хәсәнова.

Ничек кенә катлаулы булмасын, Мәрзия Хөснулла кызы үз эшен ярата. Шуңа күрә, хаклы ялда булуына карамастан, эшләвен дәвам итә. Яңа көндәлек басмалар белән бергә ул кешеләргә шатлык һәм күңел җылысын да тарата.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: