Барлык яңалыклар
Авылымның асыл кешеләре
26 сентябрь 2018, 14:28

Эшеңә бирсәң чын күңел

Мәктәпкәчә белем бирүгә Земфира Кәримова (рәсемдә) әнисе киңәше буенча килә.

- Эш авыр түгел, матур, эчкерсез балалар белән уйнап, рәсем төшереп кенә утырырсың, - диде ул миңа. - Бу сүзләрне бүген елмаеп искә алам. Чөнки тәү карашка гына безнең эштә барысы да җиңел күренә. Ә чынында барысы да алай түгел. Дөресен генә әйткәндә, тәүге вакытларда авыр булды, аеруча педучилище дипломын алып 1 санлы Стәрлебаш балалар бакчасында эшли генә башлаган чагымда. Миңа шунда ук төркем биреп, төп тәрбияче итеп тәгаенләделәр. Әмма миңа тәҗрибәлерәк хезмәттәшләрем ярдәм итте. Вакыт үтү белән һөнәремә чын-чынлап гашыйк булдым, хәтта шушы учреждениедә 11 ел гомерем үтеп киткәнен сизми дә калганмын, - дип сөйли үзе турында З.Кәримова.

Шул елларда Земфира Валерий кызы шактый зур педагогик тәҗрибә туплап, читтән торып Чиләбе педагогия университетын тәмамлый.

2015 елда аны яңа 4 санлы балалар бакчасына өлкән тәрбияче итеп тәгаенлиләр.

- Коллектив яшь, максатка омтылучан, дәртле. Нинди дә идеяне шунда ук күтәреп алалар, хуплыйлар. Бергәләп өйрәнәбез, һөнәребезнең серләрен танып-беләбез, - ди минем әңгәмәдәшем.

Дөресен әйткәндә, Земфира Кәримованың әле башка бурычлары да бар, аңа турыдан-туры педколлектив, бихисап документлар белән эшләргә, отчетлар, методик планнар төзергә туры килә. Әмма көн саен ул төркемнәрне йөреп, балалар, аларның әти-әниләре белән аралаша.

- Һөнәремне яратам, бар белемемне, тәҗрибәмне, күңелемне бирәм. Ә кайчандыр миңа дөрес юл сайларга ярдәм иткәне өчен әниемә рәхмәтлемен. Эшемнән зур канәгатьлек алам, - ди Земфира Валерий кызы.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан районның барлык мәктәпкәчә учреждениеләре хезмәткәрләрен котлап, түземлелек, югары иҗади уңышлар һәм илһам телибез! Тәрбияләнүчеләрегез сезне һәрвакыт уңышлары белән шатландырсын, янәшәгездә һәрчак шатлыклы балалар тавышы яңгырасын. Бәйрәм белән!

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.
Читайте нас: