Аның белән әңгәмәләшкән вакытта ирексездән яшәгән еллары аны үзгәртмәгән дип уйлап куясың. «Беләсезме, мин яшәгән елларның авырлыгын бер дә сизмим кебек», - ди ул. Ә аңа - 68 яшь! Рәшит Минеәхмәт улы спорт белән актив шөгыльләнә: кышын - чаңгыда йөри, җәен йөгерә. Бу кешенең күңел көрлеге һәм физик яктан көчле булуының сере нәрсәдә соң? Язмышы аны иркәләгән дип әйтеп булмый. Ул сугыштан соңгы чорда күп балалы гаиләдә туган. Әти-әнисе һәрвакыт эштә була. Барлык йорт эшләре - печән чабу, утын хәзерләү, малларны карау, ә ул вакытта алар мал күп тотканнар, балалар иңенә төшә. «Кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп үстек, уйнарга да вакыт кала иде. Апрель азагында ук су кердек, җиләк-җимеш җыйдык. Беркем дә безне өйрәтмәде, бар нәрсәгә үзебез өйрәнеп үстек. Авырмадык та. Хәзер балаларны артык иркәлиләр», - ди ул.
Гаҗәеп, ачык күңелле кеше белән әңгәмә корганда һава торышы турында сүз башлап спорт, мәдәнияткә һәм сәяси яңалыкларга да кереп киткәнеңне сизми дә каласың. Аның белән сөйләшүе бик рәхәт. Ә менә сүз аның биографиясенә кагылгач, Рәшит абый тыйнак һәм кыскача гына болай диде: «Укыдым, армиядә хезмәт иттем һәм менә эшләп йөрим».
Р.Галиәкбәров район үзәгенең 1 санлы мәктәбен тәмамлаганнан соң Молдавиядә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән, аннан кайткач Стәрлетамак электромеханик техникумына укырга кергән, аннары институтның электро-техник факультетын читтән торып тәмамлаган. Үзенең ярты гасырлык хезмәт стажын район ашлык хәзерләү инженеры булып башлаган, аннары шул ук вазыйфаларда инкубаторда, катнаш азык заводында эшләгән. Рәшит Минеәхмәт улына Бөре электро-механик заводында да эшләргә туры килгән. Тәүдә мастер, аннары техник бүлектә инженер булган. 93нче еллардагы үзгәртеп корудан соң туган авылына кайткан һәм шул вакыттан алып, югарыда әйтүенчә, район дәваханәсендә медицина техник хезмәткәре булып эшли. 2010 елда Рәшит Минеәхмәт улы хаклы ялга чыкан, ләкин бүгенге көндә дә эшләвен дәвам итә.
- Мин һәрвакыт кешеләр арасында булырга күнеккәнмен. Хуҗалыкта, бакчада эш җитәрлек булса да мин өйдә утыра алмас идем, ул эшләрне мин болай да башкарырга өлгерәм, - ди ул. - Әгәр дә кеше үз вакытын дөрес бүлә белсә, ул бар җирдә дә өлгерә. Иң мөһиме чирләргә һәм төрле начар уйларга вакыт калмасын өчен һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль булырга кирәк.
Күп еллар 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшләгән тормыш иптәше Гөлшат Нәҗип кызы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары ачык күңелле, тәртипле, грамоталы һәм үзаллы кешеләр булып үсеп җиткән. Олы кызлары Лилия Уфа шәһәрендә башлангыч класслар укытучысы, уллары Раил - Стәрлебаш авылында суд приставы булып эшли, Римма - менеджер, ул да башкалада яши.
Кош-кортлар асрау һәм күркәм бакча үстерүдән тыш Галиәкбәровлар бал кортлары үрчетә. Әлегә алар 10нан азрак, ләкин тиздән арттырырга уйлыйлар, Раил яңа умарталар сатып алган.
Рәшит Минеәхмәт улы үзе дә бал кортыдай тынгысыз, һәрвакыт эштә, гаиләсендә мәхәббәт һәм бер-берсенә хөрмәт, ярдәм кулы сузарга әзер булу аның күңеленә тынычлык бирә, адымнарын ышанычлы, киләчәген өметле итә.
Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.