Барлык яңалыклар
Авылымның асыл кешеләре
21 сентябрь 2018, 12:02

Гаилә һөнәре

Һәр коллектив иң яхшы хезмәткәрләре белән горурлана ала. «Стәрлебаш Жилкомсервис» унитар предприятиесендә эшләүче Мөдәрис Латыйпов (рәсемдә) нәкъ шундыйларның берсе.

- Автомәктәпне тәмамлаганнан соң армиягә алдылар, хезмәт итеп кайткач ПДУга машина йөртүче булып эшкә урнаштым, соңыннан юл-төзелеш идарәсенә күчтем, - сөйләшкәндә Мөдәрис Ризат улы тыйнак. - Эшемне яратам, техниканы яхшы беләм, башкалар кебек үк эшлим.

Ул 22 ел юл системасында, җиде ел Ерак Себердә эшли. Соңгы өч елда М.Латыйпов - «Стәрлебаш Жилкомсервис» предприятиесендә иң яхшы хезмәткәрләр исәбендә.

Шушы елларда аңа нинди генә машина йөртергә туры килми! «Урал», ЗИЛ-157, ПАЗ, КАВЗ автобуслары һ.б. Тәҗрибәле машина йөртүче буларак, Мөдәрис Ризат улына бүген КамАЗ автомашинасын ышанып тапшырганнар. Шушы көннәрдә ул район үзәгенең яңа «Төньяк» микрорайонының Солтангалиев урамында юл салу белән мәшгуль. Моңа кадәр аның бригадасы Бикчурин, Н.Фаткиев урамнарында, Карагыш, Яңгырчы, Бакый авылларында эшли.

Ул көненә 8-10 сәгать руль артында. Җәйге кызу көннәрдә дә, ял көннәрендә дә эшкә чыгарга туры килә. Ә кышын башка мәшәкатьләр күп - М.Латыйпов һәр иртә урамнарны кардан тазартырга чыга.

Ринат һәм Фидан уллары да әтиләре юлын сайлаган, өстәвенә аларның икесе дә КамАЗ водительләре. Стәрлебаш юл-ремонт төзелеш идарәсендә эшлиләр. Дүрт оныгы үсеп килә. Димәк, машина йөртүчеләр нәселен дәвам итүчеләр бар.

- Мин шат кына булыр идем. Әйбәт һөнәр, - диде әңгәмәчем бу уңайдан.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: