Барлык яңалыклар
Авылымның асыл кешеләре
21 сентябрь 2018, 13:02

Алар – авылдашлары өчен үрнәк

Игенче, терлекче, савучы хезмәте ихтирамлы һәм хөрмәтлеләрдән санала. Табылды авылыннан Светлана һәм Зәбир Яхиннар нәкъ шулай уйлый.

Алар Табылды авылында гына түгел, барлык Күндерәк авыл биләмәсендә дә иң яхшы һәм хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Җаваплылыгы чикләнгән “Нур” агрофирмасы” җәмгыяте хуҗалыгы җитәкчесе Радик Яушев һәм Күндерәк авыл биләмәсе башлыгы Юлай Байгузин шундый фикердә.

Яхиннар үзләренең көндәлек хезмәте белән авылдашлары арасында ихтирам яулаган.

Светлана һәм Зәбир крестьян гаиләләрендә туып-үскәннәр.

- Кечкенәдән үк безне хезмәтне, кешеләрне, туган якны сөяргә өйрәтеп үстергәннәре өчен әти-әниебезгә зур рәхмәт, - ди Зәбир Зиннур улы.

Зәбирнең әти-әнисе Шәфига апа һәм Зиннур абый Яхиннар, Светлананың – Мәүҗидә апа һәм Мөдәрис абый Морадымовлар шушы авыл кешеләре. Алар гомер буе колхозда эшләгән. Зиннур абый һәм Мөдәрис абый терлекче булганнар, Мәүҗидә апа – савучы, Шәфига апа – тәүдә чөгендер үстергән, аннары савучы булган.Авылдашлары хәтерендә алар эш сөючән, изге күңелле кешеләр буларак саклана. Кызганычка каршы, бүгенге көндә алар якты дөньяда юк инде, авыр туфраклары җиңел булсын.

Яхиннар алты бала тәрбияләп үстергән. Шәфига апа чыгышы белән Әмир авылыннан. Зәбир мәктәп елларында башка яшьтәшләре кебек үк җәйге каникуллар чорында хуҗалыкка басу эшләрендә ярдәмләшкән. Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, тракторны да ышанып тапшырганнар. Шуңа күрә Табылды мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Стәрлебаш һөнәрчелек училищесына укырга кергән һәм кулына документ алган. 1980-1982 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Яхшы хезмәт иткән өчен аның гаскәр часте командирыннан Рәхмәт хаты бар, анда Зәбирнең I класслы белгеч һәм Совет Армиясе отличнигы икәнлеге билгеләнә. Туган авылына кайткач, уйлап та тормастан, авылда калырга карар итә. Аңа тәгәрмәчле МТЗ-80 тракторын ышанып тапшыралар. Шул вакыттан ук ул туган җиренә һәм сайлаган һөнәренә тугры.

Морадымовлар гаиләсендә дүрт бала үскән. Мәүҗидә апа чыгышы белән Түбәнге Аллагуаттан була. Кызганычка каршы, ул һәм Мөдәрис абый якты дөньядан иртә китә. Иң өлкән кызлары Светланага ул вакытта 15 яшь кенә була. Балаларны картәниләре Сәхипҗамал үз канаты астына ала. Кыз мәктәпне тәмамлаганнан соң сатучы һөнәрен сайлый. Эш сөючән, изге күңелле кыз картәнисенә, сеңелләренә, энесенә ярдәмләшә. Сөйкемле һәм аралашучан кыз Зәбиргә дә бик ошый. Шулай алар дуслашып китә. Ә бер елдан соң, йола буенча, егет кызны “урлый”.

Яшьләр тәүдә кәләшнең картәнисендә яши.

- Зәбиргә рәхмәт, - дип бүлешә хатирәләре белән Светлана. – Ул кешелекле, якты күңелле кеше. Картәниемне дә яратты, сеңелләремне һәм энемне дә үз туганнары кебек якын күрде.

Бер ел яшәгәннән соң ул вакыттагы “Яңа юл” хуҗалыгы идарәлеге ( рәисе Вагыйзь Мөхәммәтшин) яшь гаиләгә фатир бирә. Шатлыкларының чиге булмый. Яңа урынга яшәргә күчкәч, Яхиннар якыннарын ташламый, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Туганнарына укырга һәм һөнәр алырга ярдәм итәләр, туйлар ясыйлар.

Светлана һәм Зәбир утыз елдан артык тату һәм матур гомер кичерә. Бар күңелеңне салып башкарсаң теләсә кайсы эшнең шатлык китергәненә инанган Зәбир авылдашларының елдан-ел, көннән-көн яхшырак яшәвенә сөенә.

- Мин Бәдгәт абый Байгузин (Башкортстан Республикасының атказанган механизаторы), Морзагул абый Хөсәенов, Рәфкать Вахитов, Даут Вахитов, шулай ук Әнвәр Изикәев, Тимерхан Даутов, Ринат Рәхимов, Шәкүр Мәҗитов кебек тәҗрибәле механизаторлар белән эшләвемә шатмын. Алар барысы да акыллы киңәшләре белән ярдәм итте, - ди ул.

Яхиннар тормышларыннан канәгать. Тату гаиләдә ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә һөнәр алып, армиядә хезмәт итеп, хокук саклау органнарында эшли. Икесе дә гаиләле. Руслан тормыш иптәше белән өч ул тәрбияли. Дамирның гаиләсендә бер ул һәм бер кыз үсә. Алар әти-әнисенең йортында еш кына җыелышалар. Менә шундый эш сөючән гаилә яши Табылды авылында. Аларны һәрвакыт авылдашларына үрнәк итеп куялар. Һәм алар моңа лаек.

Тәлгать ИСМӘГЫЙЛЕВ,

Табылды авылы старостасы.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: