Барлык яңалыклар
Авылымның асыл кешеләре
18 сентябрь 2018, 12:11

Җыр-моңны юлдаш итеп

Балалар сәнгать мәктәбендә кызу чор – яңа уку елы башланды. Һәр елны гадәти мәктәптә укулардан соң монда балалар ашыга: кем баянга, кем сәнгать классына. Вокал, фортепианода уйнау белән мавыгучыларны Маргарита Ринат кызы Салихова (рәсемдә) каршы ала.

Ул балачактан музыка ярата. Бервакыт үзе барып ул вакытта урындагы училище территориясендә иске бинада урнашкан музыка мәктәбенә языла. Бүгенге көндә Маргарита Салихова музыка һәм сәнгать дөньясына ишек ачкан үзенең беренче укытучылары Роза Ринат кызын һәм Татьяна Васильевнаны зур хөрмәт һәм сөю белән искә ала. Мәктәптә дәресләр тәмамланганнан соң ул «музыкалка»га йөгерә. 9 класстан соң Уфа сәнгать училищесының дирижер-хор бүлегенә укырга керә. Кызларының сайлаган һөнәрен әти-әнисе дә хуплый, аеруча үзе дә кайчандыр баян классы буенча музыка мәктәбендә укыган әнисе.

- Музыка мәктәбендәге кебек үк училищеда да укытучылардан уңдым, миңа әйбәт, талантлы кешеләр эләкте, - ди Маргарита Ринат кызы.

1996 елда ул Стәрлебашка кайтып башта урта мәктәпләрдә музыка дәресләреннән укыта, аннары ике елдан Балалар сәнгать мәктәбендә эшли башлый. Шушы еллар эчендә М.Салихова берничә дистә яшь талантны музыка дөньясына алып керә. Хәзерге вакытта аңарда 9 бала шөгыльләнә. Аның укучылары арасында Әнвәр Исмәгыйлев, Айгизә Казакбаева, Азалия Шафикова аерым уңышларга ирешә. Аның тәрбияләнүчеләре – район чараларының, район һәм республика конкурсларының актив катнашучылары. Моннан тыш, ул “Карамельки” балалар үрнәкле ансамбленә җитәкчелек итә, “Серебряночка” ветераннар халык вокаль ансамбле музыкаль җитәкчесе булып тора.

Героебыз вокал буенча педагог кына түгел, менә дигән әни һәм тормыш иптәше. Хәләле Рөстәм белән кыз һәм ул тәрбиялиләр. Кызлары Римма – 10 класс укучысы. Әйткәндәй, Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә 7 ел укыган, улы Ислам биюләр белән уңышлы шөгыльләнә.

Әйтергә кирәк, Маргарита Ринат кызы өчен музыка – белем бирү фәне генә түгел, ә бөтен тормышының эше, бу аны бәхетле итә, сөенеч һәм канәгатьлек бирә.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.

Читайте нас: