Барлык яңалыклар
Авылымның асыл кешеләре
18 сентябрь 2018, 13:00

Уку алдынгысы да, менә дигән биюче дә, спортчы да

Яңгырчы мәктәбен районда иң матур һәм якты мәктәпләрнең берсе дип исәпләргә мөмкин. Аның тышкы күренешеннән тыш, анда һәр дәрескә һәм чарага иҗади караган укытучылар җылы, дусларча мохит тудыра. Нәтиҗәдә – бар яклап та сәләтле укучылар, алар турында сөйләгән саен сөйлисе килә.

Сигезенче класс укучысы Лилия Батталовага караганда, аның тик яхшы билгеләренә генә укуы күренеп тора: акыллы карашлы, басынкы, тыйнак. Мәктәптә алган белем алдагы тормыш - иминлек, уңышлы карьера һәм бәхет нигезе, дип исәпли ул, шуңа күрә дәфтәрдә һәм класс журналында тик әйбәт билгеләр генә булсын өчен тырыша. Һәм билгеле, яраткан совет фильмындагы тапкыр сүзләрне әйтеп үтәсем килә: «Спортчы, активист, әйбәт укый һәм чибәр кыз». Һәм бу мактау сүзләре генә түгел.

Үткән мәктәп еллары дәвамында Лилия бик күп конкурс һәм олимпиадаларда катнаша, бихисап грамоталары һәм дипломнары бар. Кыз аеруча шигърият, Башкортстан мәдәнияте, туган теле белән мавыга. Бу турыда аның «Ак чәчкәле бәхет» район конкурсында җиңүе, әдәбият буенча район олимпиадаларында призлы урыннары, «Башкортстанның тыелган урыннары» республика тикшеренү эшендә уңышлы катнашуы сөйли. Лилиягә чит телен өйрәнү дә җиңел бирелә, узган ел ул «Урал батыр» башкорт халык эпосын инглиз телендә яшь башкаручылар республика конкурсында икенче урын яулаган. Югарыда атап үтелгәннәрдән тыш, ул шигырь һәм хикәяләр яза, яхшы бии, спорт белән шөгыльләнә һәм мәктәптә үткәрелгән барлык чараларда катнаша.

Киләчәккә аның планнары бихисап. Кешегә һәр нәрсә дә җиңел бирелгәндә шулай буладыр да, мөгаен. Ә без, гәзит укучылар һәм укытучылар исеменнән, Лилиягә һәр башлангычларында уңышлар, яуланасы яңа үрләр, көч-дәрте беркайчан да бетмәвен телибез.

Лиана ЯРМИЕВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: