Барлык яңалыклар
Авылымның асыл кешеләре
17 сентябрь 2018, 12:22

Мәрвәр әбинең гомер юлы

2 сентябрьдә Тәтер-Арслан авылында яшәүче Мәрвәр Рысаева юбилеен билгеләгән. Ул 1918 елда туган! Мәрвәр Зөлкарнай кызын бер гасырлык юбилее белән котларга район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Суфьянова килгән иде. Ул юбилярга республика Башлыгыннан котлау хаты һәм район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаровтан бүләк тапшырды.

Кызганычка каршы, сәламәтлеге шәптән булмау сәбәпле, Мәрвәр Зөлкарнай кызы үзе, озак яшәү сере турында сөйли алмады. Аның тормыш юлы турында миңа аның күршесе, шулай ук караучысы булган Зәмирә Исмәгыйлева сөйләде.

Мәрвәр әбинең хезмәт юлы бик иртә, 3 классны тәмамлаганнан соң башлана. Ул савучы булып эшли башлаганда кызга 10 яшь кенә тулып үткән була. Хезмәт кенәгәсендә мондый язмалар юк. Иртә таңнан торып караңгы төшкәнче эшләү, кул белән сыерлар саву өчен кечкенә балага никадәр көч кирәк булган. Гаиләдә, аңардан тыш, энесе Яүдәр булган, хәзер инде ул исән түгел. Сугыш башлангач, Мәрвәр Рысаеваны, күпчелек яшьтәшләре кебек үк, Пермь өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. Аннан аны, каты авыру кызын, әнисе Гөлсем барып ала. Бераз терелә башлагач, 44 елда Мәрвәр Арслан балалар йортында җыештыручы булып эшли башлый. Ул елларда җыештыручы булу идән юу дигән сүз генә түгел. Һәркөнне иртәнге 4тән торып балалар туңмасын өчен мичкә ягарга, су ташырга туры килә. 1953 елда, балалар йорты ябылгач, ул яңа мәктәпкә эшкә күчә һәм анда үзенең җиңелдән булмаган вазыйфаларын башкаруын дәвам итә. Җәйге каникул чорында соңыннан мәктәпне җылыту өчен 20шәр машина утын әзерлиләр. Мәрвәр Зөлкарнай кызы монда пенсиягә чыкканчы эшли.

Аның балалары булмый. Кияүгә чыга, ләкин ире белән ярты елдан аз гына күбрәк яшәп калалар, аннары аны фронтка алалар. Аннан кайткач яшь ир аңа кире кайтмый. Мәрвәр Зөлкарнай кызы башкача кияүгә чыкмый. 95 яшенә кадәр ялгызы яши. Аннары берничә айга ны икетуган иркәсе Зәйнәп үзенә сыендыра, ләкин ул үзе дә 80 яшьтән узган була. Тиздән үзе авырып китә. Апасын карый алмый. Әбине картлар йортына тәгаенләү турында мәсьәлә килеп тугач, Мәрвәр Зөлкарнай кызы бик нык борчыла, елап хәсрәтен күршесе Зәмирә белән уртаклаша, туган авылын, өен ташлап китәсе килмәвен әйтә. Бүгенге көндә мәрхүм ире белән киңәшләшкәннән соң Зәмирә Мансур кызы күрше әбине үзләрендә калдыра. Биш ел инде алар бергә яши. Күптән түгел генә ханым әбине опекага алган. Өй җылысын һәм хәстәрлеген картлар йорты белән берничек тә чагыштырып булмый. Мәрвәр әби әкренләп өйдә йөри, кайвакыт урамга чыгып эскәмиядә утыра һәм озак итеп үзенең күршедә торган өенә, бер гасырлык гомере үткән авылына карый. Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.


Читайте нас: