Барлык яңалыклар

Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

Һәр кешенең тормышында аның холкы һәм тормышка карашы формалашуда сизелерлек, ә кайвакыт хәлиткеч йогынты ясаган кешеләр була. Бүгенге көндә мәктәптә эшләүчеләрнең һәркайсы киләчәк өчен эшли һәм аның өчен җаваплы. Ә инде язмышларында класска мавыгу, сөю һәм, әлбәттә инде, шушы сөю белән яктыртылган белемнәр алып килергә сәләтле укытучысы булган укучылар аеруча бәхетле. Район үзәгенең 1 санлы урта мәктәбенең математика укытучысы Гүзәл Ишбулдина аңа тормышында шундый укытучы очраган дип саный. Үзенең математика укытучысы Зәрия Якупова ярдәмендә ул шушы, беренче карашка, коры фән белән мавыга. Ә рус теле һәм туган тел укытучылары аның гуманитар фәннәрдән дә менә дигән укытучы булачагына ышанган була.

Гүзәл Рафикъ кызы – Гафури районыннан. “Мин Мәҗит Гафуриның туган авылы, күренекле Җилем Каран мәктәбен тәмамладым”, - ди ул. Аның шушы сүзләреннән үк әдәбиятны һәм туган телне математикадан ким яратмавы аңлашылып тора. Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлаганнан соң 1986 елда Г.Ишбулдина язмышын бу вакытта нефть институтын тәмамлаган Стәрлебаш егете Зөфәр белән бәйли. Яшьләр Стәрлебашка кайта. Август ае булганлыктан, мәктәпләрдә укытучыларны комплектлау тәмамланган була, шунлыктан Гүзәл Рафикъ кызы бер ел балалар бакчасында эшли. Ә аннары, декрет ялыннан соң, 1 санлы мәктәпкә физика һәм математика укытучысы булып килә. Ул вакыттан бирле 32 ел үтеп киткән. Шушы вакыт эчендә ул Стәрлебашны бөтен күңеле белән ярата, бик күп кызыклы кешеләр белән таныша һәм дуслаша, туган тел һәм Башкортстан мәдәнияте фәннәреннән белем бирә. Моның ничек килеп чыгуын Г.Ишбулдина елмаеп искә ала: “Ул вакытта укытучылар бүлмәсендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Минегөл Әхмәт кызы белән бергә утыра идек. Миңа аларның нәрсә үзләштерүе һәрвакыт кызыклы булды, мин хәтта һәр дәрестә аларның нинди тема үтүләрен белә идем. Минем кызыксынуымны күреп, “Башкортстан мәдәнияте” дәресләрен алырга киңәш бирделәр, ә соңрак, курсларда укып, мин бер арада башкорт дәүләт телен укыттым. Болар минем күңелемә якын фәннәр “. Гүзәл Рафикъ кызы – күп кенә республика гәзитләрен һәм журналларын алдыра. Әхлак темасына, төрле тормыш хәлләре турындагы мәкаләләрне эшендә дә, югарыда санап үтелгән гуманитар дәресләрдә һәм класс сәгатьләрендә дә куллана. Ул укытучы гына түгел, бик яхшы тәрбияче дә. Шуңа күрәдер дә алар тормыш иптәше Зөфәр Фәйзулла улы белән бергә өч кызларына яхшы тәрбия биргәннәр, Гүзәл Рафикъ кызы үзенең укучы кызларына да һәрвакыт таләпчәнрәк мөнәсәбәттә. Аларның чиста-пөхтә, тыйнак булуларына, үз-үзләрен тотышына игътибар бирә. “Тәүфыйклы булсаң – бәхетле булырсың”ди иде миңа һәрвакыт картәнием, ә мин шушы гади хакыйкатьне кызларыма кабатлый килдем, хәзер укучы кызларыма әйтәм”, - ди ул.

Үзенең фәне турында сөйләгәндә, Г.Ишбулдина болай дип билгели: “Математика – бик кызыклы фән. Иң мөһиме, аның белән укучыны башлангыч класстан ук мавыктырырга кирәк”.

Гүзәл Рафикъ кызының язуы бик матур. Аның куллары белән никадәр аттестат тутырылган. Санап бетерерлек түгел! Почерк – кешенең характерының чагылышы дип юкка гына әйтмиләр бит. Гадел, сизгер күңелле, пөхтә – аңарда чын укытучыга хас сыйфатларның барысы да бар: талант, акыл, зирәклек, эчке һәм тышкы матурлык.

Гүзәл Рафикъ кызы исәпләвенчә, аның тормыш юлында яхшы кешеләр генә очраган. Тормыш иптәшенең туганнары белән ул бик тиз уртак тел тапкан, һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә кирәк чакта ярдәм кулы сузган коллегалары аны хөрмәт итә, укучылары аны бик ярата, һәм, әлбәттә инде, ата-аналар белән әйбәт мөнәсәбәттә. Моның белән ул бәхетле.

Лиана ЯРМИЕВА.Фото гаилә альбомыннан алынды.

Читайте нас: