Барлык яңалыклар

Купшы чәчәкләр арасында

Стәрлебаш авылының Салават урамында яшәүче Мөнәвәрә Гыйниятуллинаның йортына килеп кергәч тә, башыма иң беренче: “Кызганыч, гәзит төсле түгел, мондагы матурлыкны тулысынча күрсәтеп булмаячак” дигән уй килде.

Аның өенең тирә-юне җәй буе яшеллеккә һәм чәчәкләргә күмелеп утыра. Кая гына карама – бар җирдә төрле төстәге чәчәкләр диңгезе. Һәм бер генә чүп үләне дә юк! Мондый гүзәллекне тудыру өчен никадәр хезмәт салырга кирәк!

- Минем мавыгуымны оныгым Алия дә хуплый, - ди Мөнәвәрә Хәйрулла кызы. – Ул орлыклар сатып ала, бергәләп түтәлләр ясыйбыз, чәчәбез, карыйбыз, тәрбиялибез.

Әлеге вакытта монда бигрәк тә матур.

- Чәчәкләрнең бер төрлеләре чәчәк атып бетүгә икенчеләре чәчәк ата. Петуниялар җәй буе чәчәктә дисәң дә була.

- Ә Сез бигрәк тә нинди чәчәкләрне яратасыз? – дип кызыксынам мин.

- Барысын да. Алар барысы да бик матурлар.

Чынлап та, барысы да күзнең явын алып тора, күңеллләрне сафландыра.

Мөнәвәрә Гыйниятуллинаның йортында һәр җирдә тәртип һәм чисталык. 80 яшендә булуга карамастан, ул яшелчә-җимеш үстерә һәм мул уңыш җыеп ала. Быел помидорлары бигрәк тә шәп үскән. Колорадо коңгызлары аның бәрәңге бакчасында сирәк кунаклар – ул аларны кул белән җыя, бу вакыт һәм көч таләп итә, аның каравы хихмия кулланылмый. Мөнәвәрә апа алмадан шундый тәмле как ясый! Телеңне йотарлык, авызда эреп тора!

Кайберәүләр өй алдында үсеп утырган үләнне дә чабарга иренгәндә, икенчеләр, тырышлыклары һәм хезмәт сөючәнлекләре нәтиҗәсендә йортларын чәчәкләр патшалыгына әверелдерә. Районда күпләрнең чәчәкләр белән мавыгуы, тирә-юньдә гүзәллек тудыруы нинди яхшы. Район Мәдәният йортында игълан ителгән конкурска җибәрелгән “Вконтакте” социаль челтәрендәге фоторәсемнәрне карап та моңа инанырга була. Чәчәк үстерүчеләргә аларның хезмәтләре, фантазияләре һәм чәчәкләргә булган сөюләре өчен зур рәхмәт.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.

Читайте нас: