Барлык яңалыклар

Гаилә учагы җылысын саклый

Бөтен мөселман дөньясы олы бәйрәм – Корбан бәйрәмен каршылаганда, хаҗ кылып, корбан чалып зурлаганда Яшерган авылында яшәүче хөрмәтле авылдашым, абыстаебыз Фәния Абдулла кызы Галләмова (рәсемдә) турында сөйлисем килә.

Фәния апа 1936 елда туа һәм аның балачагы авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килә. Әнисе Газизә апа Тәтер-Арслан авылында туып-үскән, бик иртә, җиде яшендә генә ятим кала һәм абыйсы гаиләсендә тәрбияләнә. Кечкенәдән үк кыз бик тырыш, откыр, сәләтле була. Үсеп, Яшерган авылы егете Абдуллага кияүгә чыгып, ун ел гына бергә яшәп калалар. Биш бала – дүрт кыз һәм бер ир балага гомер бирәләр. Сугыш башлангач Абдулла фронтка китә, тиздән Газизә аның кара кәгазен ала. Балаларын ялгызы үстерергә туры килә. 32 ел каенанасы белән яшәп, аны тәрбияләп, соңгы юлга озата.

Аңардан үрнәк алып балалары да яраткан картәниләренең канаты астында итагатьле, тәрбияле булып үсә. Фәния алар арасында кечесе була. Ул чәмле, тырыш, тапкыр була, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара. Кызганычка каршы, ул елларда укуын дәвам итә алмый, кечкенәдән колхоз, йорт эшләренә җәлеп ителә. Сәләтле кызга картәнисе Мәшрүфә беренче дини белемнәрне биреп, догалар, Коръән сүрәләре ятлата, намаз укырга өйрәтә.

Тиздән тырыш кызны шул авыл егете Иргизгә димлиләр. Алар гаилә корып, дүрт кыз, бер улга гомер бирә. Тормыш иптәше белән зур карагай өй бетереп, балаларын укытып, туйлар үткәреп тормыш юлына бастыралар. Бәхетле гаиләдә Иргиз белән Фәния 46 ел бергә гомер кичерә. Кызганычка каршы, Иргиз абыйның гомере кыска була.

Фәния шушы еллар эчендә кайда гына эшләсә дә – шикәр чөгендере эшкәртүдә, төрле колхоз эшләрендә һәрвакыт алдынгылар сафында була. Ә соңгы алты елда пенсиягә чыгар алдыннан савучы була – өч меңчеләр сафында һәр сыердан өч мең литрдан артыграк сөт савып ала.

Хаклы ялга чыккач ихлас күңел белән дин юлына басып, гарәп хәрефләрен өйрәнеп, үзаллы догалар ятлый, мәчеткә йөри, уразасын тота. Өлкән яшьтәге әбиләр аның ихласлыгын күреп, мәет юарга, кәфенләргә өйрәтәләр. Менә 25 ел инде ул мәет юып, кәфенләп, соңгы юлга озатып, Коръән укып йөри. Хәзер Гөлфани апа белән яшьләр Хөсәенова Сафия һәм Мөхәррәмова Вәкиләне өйрәтәләр.

Фәния апа улы Илфак һәм килене Лилия белән 22 ел тату гомер кичерә. Аларга хуҗалыкта, оныкларын үстерешергә ярдәм итә. Сабыр, тыныч, саф күңелле Лилия каенанасын хөрмәт итә. Аның киңәшләрен тота, тынгысыз каенанасының ярдәменә рәхмәтле. Өч оныгы – беренче класска әзерләнүче Галия, студентлар Әлфия һәм армия хезмәтеннән кайткан Илмир картәниләрен бик ярата, ул да алар өчен җан атып тора.

Лилия балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, Илфак – мәктәп автобусын йөртә. Йортларында күп итеп мал-туар асрап дөнья көтәләр. Фәния апа аларның тормышына куанып бетә алмый. Чөнки балалары – авылда хөрмәтле хезмәткәрләр һәм тату гаилә.

- Тормыш йөген тигез тартып, балаларының шатлыкларын күрергә насыйп булсын иде, - ди әниләре.

Авылдашларының хөрмәтен яулаган Фәния апа һәр йортта кадерле кунак. Җомга намазларын калдырмый, авылдашларын дингә, белемгә, яхшылыкка өнди. 82 яшен тутырган абыстаебыз яшьләрчә җитез, җиңел атлап йөри. Йортында олы ярдәмче, терәк, оныкларына, оныкчыкларына, ә алар 17, кадерле зурәни. Ул матур гөлләр үстерә, оекбашлар бәйли.

Ничек шулай исән, шәп, дәртлесең, дигәнгә ул үзенең дингә ихлас бирелүе, биш тапкыр намаз укуы һәм күңел сафлыгы, яхшы уйларда булуы белән аңлата. Өйдәге тынгылык, бер-береңне хөрмәт итү, балалар шатлыгын күрү үзе зур бәхет, ди абыстаебыз.

Альфира ГАТАУЛЛИНА, Яшерган авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе.

Читайте нас: