Барлык яңалыклар

Җәй тәмамланып килә. Чәчәргә вакыт

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен август аеруча мәшәкатьле. Урак белән беррәттән басу эшчәннәре чәчү эшләренә – киләсе уңышка нигез салуга да керештеләр. Уҗым арышы чәчүгә төшкән матросовлылар – шундыйлар исәбендә.

Эш Әмир авылы артындагы басуларның берсендә бара иде. Аңа кадәр чәчү агрегаты Хәлекәй авылы янында басуларда буразна ярган.

Үзе артыннан тузан болыты һәм кара, орлык салынган буй калдырып, трактор басу буйлап хәрәкәт итә. Чәчүдә хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторларының берсе – Назим Әсфәндияров. Аның тракторына чәчкечләр тагылган. Орлык бушату механикалаштырылган. Орлык салу һәм чәчүне чәчүче Салават Абдрахманов күзәтеп тора. Икенче механизатор – Флүр Мортазин да мөһим эш – туфракны катоклау белән мәшгуль.

Назим Шамил улы гомере буе авыл хуҗалыгында эшли. Нәкъ 35 ел элек, армиядән кайткач, үзенең хезмәт биографиясендә беренче чәчү эшләрен башкарган. Ул вакытта әле бик яшь егеткә карабодай чәчүне ышанып тапшырганнар. Шуннан бирле механизатор һәрвакыт иң җаваплы участокларда. Бер генә авыл хуҗалыгы кампаниясе дә аның катнашлыгыннан башка үтми. Эшли белә, шуңа күрә аны бәялиләр дә. Быелгы чәчүгә килгәндә, ул дүшәмбе көнне башланган. Өч көндә 100 гектар чәчкәннәр.

Быел көзге культураларга 700 гектар сөренте җирне бүләргә ниятлиләр. Шуларның 300 гектарына арыш, калганнарына – бодай чәчәләр. Әйткәндәй, табышлырак дип исәпләп, быел уҗым бодаена өстенлек бирергә карар иткәннәр. Хуҗалык орлык материалы белән тәэмин ителгән. Планда – югарырак репродукцияле орлык сатып алырга.

Бер үк вакытта Матросов исемендәге хуҗалыкта урак та дәвам итә. Игенчеләр актив эшләп, уҗым культураларын урып-җыюны тәмамлаган. Хәзерге вакытта халыкка пай җирләре өчен икешәр центнер ашлык бирәләр.

- Әлеге вакытта басуларда солы чабу тулы көченә бара. Ринат Вахитов, Әхәт Басыйров ЖВП-6да аны 150 гектардан артыграк мәйданда чапты, башка сабан культуралары әлегә өлгермәгән, - диде безгә хуҗалык бригадиры Амур Халитов. – Моннан тыш, механизаторлар Җәүдәт Савин, Илнур Әсфәндияров, Наил Шәймәрдановлар тарафыннан җирләрне эшкәртү бара (дисклау). Мондый ысул арзангарак төшә.

Монда табышлырак юлларны эзләүләре аңлашыла, шулай итеп килеп туган катлаулы хәлне яхшыртырга тырышалар. Хуҗалыкның яңа җитәкчесе Ильвер Халитов та, белгечләр дә, эшчәннәр дә моңа көчләрен һәм вакытларын кызганмый. Аларга алларына куйган бурычларны уңышлы үтәүләрен – урак һәм чәчү кампанияләрен имин тәмамлауларын гына телисе кала.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.

Рәсемдә: С.Абдрахманов, Н.Әсфәндияров, Ф.Мортазин


Читайте нас: