Барлык яңалыклар

- Волейболны балачактан яратам,- ди Камил Ибәтуллин

Волейбол буенча район ярышларында чыгыш ясаучы Ибәтуллиннар командасы районда күпләргә яхшы таныш. Аның составында инде берничә дистә ел волейбол уйнаучы Ильяс һәм Алик Ибәтуллиннар да бар. Бер арада команда өчен Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең элекке тренеры һәм мәктәп район ярышларында спортның уен төрләрендә яхшы уйнаучы Гөлсара Ибәтуллина да команда өчен чыгыш ясады. Ильяс Гаяз улы һәм Гөлсара Халморад кызының өлкән уллары Илнур – Эчке эшләр министрлыгының һәм клуб командаларының җыелма командалары составында Бөтенрусия чемпионатларының күп тапкырлар призеры. Ул бүген дә хезмәттән буш вакытында спорт белән шөгыльләнүен һәм ярышларда катнашуын дәвам итә.

Спорт сөюче Ильяс һәм Алик Ибәтуллиннарның ишле гаиләләрендә гаилә башлыклары үзләре генә спорт белән шөгыльләнми, балалары да әти-әниләре сукмагыннан бара. Соңгы вакытта БДАУ студенты Камил Алик улы Ибәтуллин (рәсемдә) зур күрсәткечләргә ирешә. Ул 5 класстан волейбол белән мавыга.

- Моңарда әтиемнең һәм беренче тренерым Гөлсара Халморад кызының өлеше зур, - ди Камил. – Алар миндә әлеге спорт төренә сөю уятты, уйнарга өйрәтте.

10 класста Камил республика ярышларында район данын яклаган. Сәләтле егетне тренерлар шунда күреп алып Стәрлетамакка чакырган. Менә шулай Камил 32нче спорт мәктәбенә эләккән, волейбол белән һөнәри шөгыльләнә һәм Вагоннар ремонтлау заводы (хәзер “Тархан”) командасы өчен чыгыш ясый башлаган. Һәм аның составында Идел буе федераль округында ярышларда икенче урын алганнар. БДАУ студенты булгач, егет студентлар командасында күнекмәләрне дәвам иткән. Соңгы вакытта гына аларның командасы ике тапкыр республика чикләренә чыккан. Саратовта уфалылар илнең авыл хуҗалыгы югары уку йортлары командалары арасында беренче урын яулаган, Белгородта Русиянең төрле югары уку йортлары командалары арасында алтынчы урынны алган.

- Волейбол – команда уены, спортның матур төре, - дип исәпли Камил Ибәтуллин. – Монда һәрвакыт команда буенча иптәшләрнең ярдәмен тоясың. Мин үземне төрле спорт төрләрендә сынап карадым, волейбол барыннан да ныграк күңелемә хуш килде. Әтиемә, тренерларым Гөлсара Ибәтуллинага, Елизавета Курамшинага һәм шәһәрдәге тренерларыма мине хуплаганнары өчен рәхмәт.

Мин уйнарга, төрле шәһәрләргә ярышларга барырга яратам, анда тәҗрибә алам, яңа танышлар табам һәм Русиянең никадәр матур, зур һәм бөек булуына инанам. Ә моның иң беренче сәбәпчесе – мин Стәрлебашта мавыгып киткән волейбол. Яшьләребез – егетләр һәм кызлар – тормышта күп нәрсәгә ирешергә ярдәм итүче, ихтыяр көче, җаваплылык, максатка омтылучанлык һәм башка уңай сыйфатлар тәрбияләүче спорт белән дус булсыннар иде дип телисе килә.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: