Барлык яңалыклар

Тормышка шатланып яши беләләр

Кабакуш авылында гәзит һәм журналларга актив язылучылар байтак. Урындагы почта бүлеге начальнигы Рәвия Сөярембәтова әйтүенчә, икенче ярты еллыкка төрле басмаларга 273 квитанция тутырылган, шуларның 77се – “Стәрлебаш чишмәләре” район гәзитенә.

Актив язылучылар арасында Фәрзәнә һәм Гайсар Сөярембәтовлар гаиләсен атарга мөмкин. Алар икесе дә “Маяк” колхозында лаеклы эшләгәннәр. Хәзер хаклы ялда. Аларның күркәм һәм иркен өйләренең бусагасыннан ук тырыш, ачык күңелле кешеләр икәнлеге күренеп тора.

- Минемчә, гәзит-журналлардан башка, ягъни рухи азыксыз тормыш – тормыш түгел инде ул. Элек без бик күп гәзитләр алдыра идек. Хәзер дә берничә көндәлек басмага язылабыз. Беренче чиратта район гәзитенә. Райондагы йөзьяшәрләр, үткәрелгән кызыклы чаралар турындагы мәкаләләр ошый. Котлаулар һәм реклама да үзенә күрә кызыклы мәгълүмат. “Йәшлек” гәзитеннән без республикадагы яңалыкларны белеп торабыз, - ди Фәрзәнә Кинҗәбай кызы (рәсемдә).

Гәзит укучыларыбыз бар нәрсәдә актив. Шәхси хуҗалыкларында бик күп мал, кош-корт асрыйлар, бакчалары, йортлары чәчәкләргә күмелеп утыра. Чөнки алар тормышка шатланып яши белә.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: