Барлык яңалыклар

Чын чәчәкләр патшалыгы

Сарайса авылында яшәүче Зәйтүнә Мәүлетованың зур йорты җәен чәчәкләргә күмелеп утыра. Монда түтәлләрдә, иске тәгәрмәчләрдә төрле-төрле чәчәкләр: лилияләр, астралар, гладиолуслар, эшольциялар һ.б. үсә. Бер сүз белән әйткәндә, гади ихата түгел, ә чын чәчәкләр патшалыгы.

- Быел яз соңлап килгәнлектән, чәчәкләр гадәттәгедән азрак әле. Аларның күбесен мин өйдә үстереп чыгарам. Кайберләрен сатып алам. Үткән елгы орлыклардан үскән чәчәкләр дә бар. Менә күрәсезме, бу петунияның әрсез сорты тротуар ташлары арасында үскән һәм чагу чәчәкләре белән карашны иркәли, - ди Зәйтүнә Алтынтимер кызы.

- Никадәр матурлык! Чәчәкләр конкурсында катнашсагыз сезгә призлы урын бирерләр иде, - дим аңа.

- Мин аларны конкурс өчен түгел, күңел өчен үстерәм. Аларда катнашканым да юк. Берничә ел элек, “Башкортостан кызы” журналы чиккән кулъяулыкларга конкурс игълан иткәч, ахирәтләрем мине аларда катнашырга күндерде һәм мин анда үземнең берничә эшемне җибәрдем. Миңа беренче урын бирделәр, - дип тыйнак кына сөйли Зәйтүнә апа.

Ул Сарайса авылында туып үсә. Колхозда савучы булып эшли. Үзе әйтүенчә, балачактан чәчәкләр ярата. Кечкенәдән үк аларны бакчада һәм өйдә үстерә. Моннан тыш ул чигү, бәйләү, тегү белән шөгыльләнә. Аның өендә бәйләнгән аккошларны, чәчәкләрне күргән кеше осталыгына сокланып туя алмый.

- Сез боларны каян өйрәндегез? - дип сорыйм оста куллы ханымнан.

- Башта чигәргә әнием өйрәтте, аннары мәктәптә. Элек безне, кызларны тегәргә һәм бәйләргә өйрәтәләр иде. Шулай остарып киттем. Бу шөгыльләремне бик яратам. Хәзер мин пенсиядә һәм яраткан эшләрем белән рәхәтләнеп шөгыльләнәм, - ди ул.

Зәйтүнә Алтынтимер кызы ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, ул берничә ел элек вафат булган. Балалары үз гаиләләре белән яши. Зәйтүнә апа 91 яшьлек әнисен тәрбияли.

Җәйнең кызу мәле. Төрле төстәге купшы чәчәкләр Зәйтүнә апаның йортын әле озак вакыт бизәр. Аның бакчасында шулай ук яшелчә культуралары һәм җиләк-җимеш агачлары үсә. Томат, борыч, кәбестә өлгергән. Берничә сорт алма мул уңышы белән күзләрен сөендерә. Зәйтүнә Алтынтимер кызын алда аларны кышка әзерләү буенча байтак мәшәкатьләр көтә.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА.

Автор фотосы.
Читайте нас: