Барлык яңалыклар

Илгә терәк, яшь буынга үрнәк

Түбәнге Аллагуат авылында яшәүче, ярты гасырга якын мәхәббәттә һәм татулыкта гомер кичерүче Гөлчирә һәм Рафаил Ишсариннарның (рәсемдә) гаиләсе Аллагуат авыл биләмәсендә генә түгел, шулай ук районда да билгеле. Гаилә пары эш сөючәнлеге, тормышны яратуы белән аерылып тора. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергән, шушы көннәрдә аларның зур иркен йортында кунаклар җыелачак, чөнки гаилә башлыгының зур юбилее. Рафаил Байбулат улына 70 яшь!

Барысы да кичә генә булган кебек. Рафаилның авылдашы, Салават төзелеш училищеларының берсендә укып йөрүче Рәмзия ахирәте Гөлчирәне үзләренә, Түбәнге Аллагуат авылына кунакка кайтырга күндерә. Гадәттәгечә, кичке уенга чыгалар. Менә шунда кунак кызына күз сала да инде Рафаил. Гөлчирәне ул шулкадәр нык ошата, танышкач та аның кызны ычкындырасы килми. Егет тә кызның күңеленә хуш килә. Шуңа күрә туйны озакка сузып тормыйлар. Шулай итеп, Дәүләкән районы кызы безнең районда торып кала.

Яшьләр егетнең әти-әнисе йортында яши башлый. Байбулат һәм Рабига киленнәрен ихлас каршы ала. Алар күп еллар дәвамында бергәләп тату гомер кичерә. Картәни һәм картәти оныкларын үстерешергә, хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, колхозда эшлиләр. Вакыты җиткәч, Рафаил белән Гөлчирә өлкән Ишсариннарны хөрмәтләп соңгы юлга озата. Бераздан соң яңа зур өй салып чыгалар, анда дүрт балаларын: Земфира, Рәмзил һәм игезәкләр Эльмир белән Эльмираны үстерәләр.

Гаилә пары гомер буе колхозда хезмәт сала. Рафаил Байбулат улы механизатор, механик-инженер була, ә Гөлчирә Сафуан кызы савучы булып эшли. Һәм күп еллар алар, авыл тормышының мәшәкатьләренә карамый, Аллагуатта үткәрелгән барлык мәдәни чараларда, концертларда, спектакльләрдә, конкурсларда һәм районда үткәрелгән чараларда актив катнаша. Чөнки алар сәнгатькә гашыйк кешеләр. Рафаил абый матур итеп гармунда уйный, ә Гөлчирә апа моңлы җырлый. Аларның тагын бер яраткан шөгыле – гәзит-журналлар уку. Алар дистәләгән гәзит-журналлар яздыручы буларак районда гына түгел, республикада да билгеле. Һәм аларга еш кына бәхет елмая. Гәзит-журналларга язылып һәм призлар уйнатуда катнашып алар берничә тапкыр зур бүләкләргә ия булалар. Былтыр “тәлинкә” һәм телевизор отканнар. Ә 2011 елда “Яшьлек”республика гәзите вәкилләре истәлекле приз тапшыру өчен үзләре килгән. Бу кыш көнне була һәм шаяртып кына алар бөтен йортны кардан тазартып китә. Хәбәрчеләрнең дә, Ишсариннарның да хәтерендә бу озакка саклана.

- Әти-әни йортында һәрвакыт кеше күп. Алар кунак ярата һәм килгән кешене җылы каршы алалар, - ди Баймак районыннан әти-әнисе янына кунакка кайткан кызлары Илмира. – Без бәләкәй чакта да, әле дә шулай. Без аларны бик яратабыз. Алар төпле акыллы, эш сөючән, бер минут та кул кушырып утырмыйлар. Алар һәрвакыт киңәш белән дә, эш белән дә ярдәм итә. Изге күңеллеләр, әни, катгыйрак, әлбәттә, ә әти йомшаграк.

Ишсариннарның балалары, әти-әниләре кебек үк, тырыш һәм җаваплы булып үскән. Алар барысы да гаиләле. Өлкән кызлары Земфира авылда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Рәмзил – әти-әнисенең һәм авылдашларының гына түгел, бөтен районның, республиканың горурлыгы. Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты булып тора. Эльмир Салаватта яши һәм заводта эшли. Эльмира – өч бала әнисе, әлегә декрет ялында.

Авылдашлары фикеренчә, Ишсариннар гаиләсе – өлкәннәрне хөрмәт итеп, алар турында хәстәрлек күреп, балаларында хезмәткә, әйләнә-тирәгә, китап укуга сөю тәрбияләп, бер-береңә түзем булырга, тормыштагы төрле хәлләрдә ярдәм итәргә өйрәтеп, гаилә мөнәсәбәтләре коруның лаеклы үрнәге. Иртәгә бу зур һәм тату гаилә Ишсариннарның йортында мул табын артында иң якын кешеләренең юбилеена җыелачак. Сезгә сәламәтлек телибез, Рафаил Байбулат улы, үзегезнең рух күтәренкелегегез белән артабан да балаларыгызны, оныкларыгызны, якыннарыгызны сөендереп, тормыш иптәшегез белән озак еллар бергә гомер кичерегез.

Рәйсә МУСИНА. Фото гаилә альбомыннан алынды.

Читайте нас: