Тамаша залында ут сүнә һәм чарага җыелучыларга берничә минутка искиткеч тамаша - бөркет очуын күрү мөмкинлеге бирелә. Горур, ирек яратучы кош, канатларын киң җәеп, һавада - урманнар, елгалар, таулар өстендә оча. Юбилярыбыз Зәки Зәйнуллин да әлеге горур кошка охшаш. Шундый ук горур, ирекле, үз фикеренә ия булган һәм аны нинди дә хәлдә азагына кадәр яклаучы кеше. Ак күлмәк, чын мөселманнарча башына түбәтәй кигән, районның Почетлы гражданины дигән кызыл тасма таккан юбиляр алкышлар астында лаеклы хөрмәт күрү һәм үзенә карата изге һәм җылы сүзләр ишетү өчен сәхнә түренә менде.
- Стәрлебаш җире талантларга бай, ул дистәләгән шагыйрьләр һәм язучылар үстергән. Алар арасында Зәки Зәйнуллин аерым урын били. Элекке хәрби, полковник, аның исәбендә күп кенә яшерен ачышлар, ул, үзенең тырышлыгы, ныкышмалылыгы ярдәмендә язучылар составына тиз арада кереп кенә калмый, алар арасында бик тиз үз кешесенә әйләнә, кыска гына вакыт эчендә 21 китап чыгарып, китап укучылар арасында популярлык һәм танылу яулаган, - дип билгеләде кичәне алып баручы Зөлфия Гыйззетдинова. Һәм аны бөркет белән чагыштырып матур шигырь багышлап сөйләде.
- Зәки Лотфулла улы - максатка омтылучы кешенең бик югары биеклекләргә ирешүнең чагу үрнәге, - дип билгеләде чарада чыгыш ясап, район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров. - Башкорт авылыннан чыккан татар егете үзенең ихтияр көче нәтиҗәсендә тормышта күп нәрсәгә ирешә. Аның холкында берәүдә дә булмаган үзенчәлекле сыйфат бар - ул бөтенесенә караганда да туган районын ныграк ярата һәм данлый, бу сүзләрем өчен башка язучылар миңа үпкәләмәсен. Аның китаплары күбесенчә Стәрлебаш районы һәм аның халкы язмышларына багышланган. Зәки абый читтә яшәгәндә дә, күңеле белән якташлары янында була. Стәрлебаш - билгеле мәдрәсәләр иле турында Латвиядә, Башкортстанда һәм Татарстанда гына түгел, башка күп кенә җирләрдә дә беләләр. Шуның өчен генә дә Зәки абый хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.
Юбилярны котлап, Фәнүр Зөфәр улы аңа киләчәктә дә илһам нуры, каләм тоту өчен кулларының көче бетмәвен, ныклы сәламәтлек, яңа матур әсәрләр язуын теләде, истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Зәки Лотфулла улы үз җиренең чын ватанпәрвәре булуы турында бу көнне күпләр сөйләде. Алар арасында районның М.Акмулла исемендәге премиясен булдыручы Ягъфәр Хисмәтуллин. Чөнки юбиляр районда тәүгеләрдән булып район гәзите мөхәррире Фәйзи Гомәровтан соң әдәбият өлкәсендә әлеге премиягә күрсәтелгән. Шулай ук урындагы язучылар һәм шагыйрьләр, Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы Рәфкать Рысаев һәм Хисаметдин Исмәгыйлев, тәтерарсланлы Фәнис Ибраһимов, район мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева, район халкы аның турында тик яхшы сүзләр белдерде.
Күрше Татарстаннан килгән кунакларның чыгышы дулкынландыргыч булды. Булат Ибраһимов, Рифа Рахман һәм Александр Долгов Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировтан юбилярга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
- Зәки Лотфулла улы бик сизгер, ачык күңелле, туры сүзле кеше, ул алдакчыларны, эләкчеләрне һәм гайбәтчеләрне яратмый. Ул Башкортстанга кайтып киткәч Казан ятимсерәп калды. Пушкинның - Болдиносы, Тукайның - Кырлае булган, ә Зәки абыйның гомер буе сөйгән Стәрлебашы бар. Яраткан авылы турында ул шулкадәр күп язган, хәтта энциклопедиягә кергән, стәрлебашлылар шундый ватанпәрвәрләре булуы белән бәхетле, - диде алар.
Рифа Рахман Зәки абый Казанда яшәгәндә рәхәтләнеп чәй эчүләре турында искә алды, аларның өе капма каршы гына булган. Кызыклы һәм күпкырлы әңгәмәләр алып барганнар. Аңа әле дә туры әйтелгән, вакыйгаларны катгый бәяләгән сөйләшүләре җитешми. Кунаклар юбилярга матур шигырьләр багышлады. Зәки абый өчен аларның килүе зур сөенеч иде. Шулай ук балалары белән очрашу да тәэссоратлы булды. Чөнки улы Зөфәр тормыш иптәше Рәгыйдә белән еракта - Латвиядә яши, ә кызлары Зөлфия Стәрлетамакта.
- Гомер буе без әтидән Стәрлебаш кебек авыл башка бер җирдә дә юк һәм ул иң яхшысы дигән сүзләр генә ишеттек. Анда еш кайта алмасак та, без дә аны яраттык.
Әтиебез тормышта юлбашчы, саклаучы. Әле латышларның, әле татарларның мәнфәгатьләрен яклаган. Нәрсәгә генә тотынса да уңышка ирешә, хөрмәт һәм ихтирам яулый. Аллаһы Тәгалә аңа сәләт тә, максатка омтылу да, эш сөючәнлек тә биргән. Аның белән разведкага да, сугышка да барырга була. Без аның белән горурланабыз һәм мондый әтиебез булу белән бәхетле. Әгәр дә бөтен балаларның да әтиләре шундый булса, тормыш күпкә яхшырак булыр иде, - диделәр алар рәхмәт әйтеп. Бүгенге көндә әтиләрен караучы Шәфкать Мәмаликовка аерым рәхмәт белдерделәр.
Миякә районыннан килгән кунак Юлай Минебаев Зәки абый турында болай диде: «Мондый кешеләрдән кадак ясарга кирәк, дөньяда аннан да ныклы кадаклар булмас иде».
Юбиляр адресына шулай ук җылы һәм изге сүзләрен Гөлчирә Хисмәтуллина, Гөлнәзирә Травникова (Әмир авылы), Мәгъдәния Габбәсова, Зәйтүнә Галиева, аның классташы Зөбәрҗәт Шәмсетдинова (Усманова) да әйтте.
Ә Зәки абый үзенә хас булган мәзәк белән чыгыш ясаучылар турында кызыклы нәрсәләр сөйләде. Киләчәккә планнары белән бүлеште. «Стәрлебашның асыл уллары» дигән роман язуы, һәм аның өстендә тәүлегенә егермешәр сәгать эшләве турында әйтте. Үзенең 85 яшьлек юбилеена бүләк ясап, 600 битлек яңа китап чыгарган һәм чын күңелдән аларны халыкка бүләк итте. Китапны чыгаруда ярдәмләшкән Александр Долговка ихлас рәхмәт әйтте.
Кызганычка каршы, юбилярның сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул китап укучыларга автографлар тарата алмады, ләкин бүләккә китап алучылар канәгать калды. Кичә күтәренке рухта үтте, монда сценарий авторы һәм алып баручы Зөлфия Гыйззетдинованың өлеше зур. Рөстәм Галиев, Зөлхиҗә Әсәдуллина башкаруындагы юбилярның яраткан җырлары, шулай ук «Эстәрле» үзешчән татар халык театры артистлары күрсәткән З.Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары. Дәвамы” пьесасыннан өзекләр чараны бизәде.
... Ватанпәрвәр. Сынчы. Полковник. Галим. Җәмәгать эшлеклесе. Районның почетлы гражданины. Язучы. Җиде исем. Һәм болар барысы да - Зәки Зәйнуллин, диде соңгы шигырен укыганда Зөлфия Гыйззетдинова. Ул шундый берәү генә! Без Сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Зәки Лотфулла улы!
Рәйсә МУСИНА. Автор фотолары.