Барлык яңалыклар

Язмыш сынаулары аша лаеклы үткән тыл эшчәннәре – чыдам һәм тыйнаклар

Безнең Яшерган авылында балачакларын һәм яшьлекләрен сугыш челпәрәмә китергән әбиләр күп яши. Аулак өйләр һәм танцылар урынына алар фермаларда һәм басу кырларында авыр эш башкарган. Шулай ук ирләр белән беррәттән колхозларны күтәрү өчен җиде кат тир түгеп эшләгән. Чәчләренә чал төшкән, тормыш авырлыкларын күп татыган тыл эшчәннәренә хезмәтләре өчен хөрмәтне күбрәк күрсәтәсе иде. Алар үзләре тыйнаклар, олы яшькә җитә алуларына сөенәләр. Минем шуларның икесе турында сезгә сөйлисем килә.

Минҗихан Булатова (рәсемдә) 1923 елның апрелендә дөньяга килгән. Һәм бу ел аның өчен юбилейлы. Яшерган авылының иң өлкән һәм хөрмәтле кешесенә 95 яшь тулган. Бүгенге көндә ул кызы Мәдинә гаиләсендә яши. Аның сөйләгәннәрен тыңлап, аңа һәм яшьтәшләренә нинди кыенлыклар аша үтәргә туры килүен аңлыйсың. Кечкенәдән алар олыларга печән чабышырга ярдәм итә, чүп утый, көтү көтә, өйдә һәм хуҗалыктагы эшләрне башкара, колхоз эшләрендә катнаша. Сугыш елларында кызны тәүдә ике елга Горький өлкәсенә торф чыгару, аннары Свердловск өлкәсенә агач әзерләү эшләренә җибәрәләр. Шул елларда ниләр кичерүен Минҗихан әби күз яшьләре белән искә ала. Авыр хезмәт, ачлык, ялангачлык, салкын судан шешенгән аяклар, бетләү...

Сугыш тәмамлангач кыз туган авылына кайта. Озакламый ир-егетләр дә сугыштан кайта башлый. Аулак өйләрнең берсендә Минҗиханга элекке фронтовик Мөнир игътибар итә.

- Мин аңардан 3 яшькә өлкәнрәк идем, үзем дә, ике яклап туганнар да безнең өйләнешүгә бик риза түгелләр иде. Ләкин сугыш утында чыныгып кайткан Мөнир ныкышмалы булды һәм аңа кияүгә чыгарга ризалыгымны алуга иреште, - дип елмаеп искә ала яшьлеген Минҗихан әби.

Өйләнешкәч яшьләр 1946 елда сугыш җимергән илне күтәрергә авылдан чыгып китәләр. Алар кайда гына яшәми һәм эшләми. Ерак Көнчыгышта, Урта Азиядә, Уралда, домна мичләрен ремонтлыйлар. Омскида, уллары тугач, алар туган авылларына кайтырга карар итәләр.

Кайткач җиңнәрен сызганып шәхси йорт төзүгә керешәләр, алты балага гомер бирәләр. 1956 елда Мөниргә су тегермәне төзүне йөкләтәләр. Аны Тәтер елгасында төзеп, Булатовлар, авылларыннан еракта яшәп, 10 ел буена бөтен гаиләләре белән шунда эшли.

- Анда өч кече туганыбыз туды, аларны миңа карарга туры килде, - дип сөйли Мәдинә. - Әти белән әни көне-төне тегермәндә булдылар. Китергән ашлыкны кабул итеп, тегермән тарту эшен башкардылар. Шуңа күрә өй, маллар карау, бакча, балалар тулаем безнең өстә булды. Ул тегермәнне авылдашлар әле дә Мөнир тегермәне дип йөртә.

1967 елда авылда электр энергиясе белән эшләүче тегермән барлыкка килә, һәм Булатовлар авылларына кайта. Аннары Мөнир абый бригадир, товар белгече, мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшли. Кайда гына эшләсә дә аны бар җирдә яраталар һәм хөрмәт итәләр, укучылар һәм укытучылар назлап кына «бабакай» дип йөртәләр. Ул мәктәп укучыларына сугыш турында күп нәрсәләр сөйли һәм урындагы дәрәҗәдә зур ватанчылык эшләре алып бара. Мөнир абыйның куллары алтын була. Ул авылдашларына мич чыгара, бу зур осталык таләп итә, һәм орчыклар ясый. Аны ясарга яшерганлылар гына түгел, шулай ук районның күп кенә авылларыннан да заказ бирәләр.

Күп еллар гаилә колхозда шикәр чөгендере эшкәртә. Кайвакыт үзлеренең генә түгел, хуҗасыз калган участокларны да алып эшләргә туры килә. Булатовлар бергә 61 ел гомер иткән, соңгы елларда азан әйтүче Мөнир абыйның тавышы авылдашларын сөендергән. Бүген, кызганычка каршы, ул арабызда юк инде. Бәла берүзе генә йөрми дип әйтәләр. Ире вафатыннан соң Минҗихан әби ике йөрәк пәрасын - улларын мәңгелек йортка озата. Көчле рухлы, акыллы, чыдам ханым әлеге авыр сынауларны да үтә. Тормыш ямен югалтмаган, сынмаган, яшәргә үзендә көч тапкан. Аны шулай ук оныгы Илдус, килене Миләүшә һәм биш оныкчыгы да тәрбияли. Гаилә маллар асрый, бакча үстерә, бердәм яшиләр һәм эшлиләр, күпләр өчен үрнәк булып торалар. Минҗихан әби оныкчыкларын караша, чебиләргә һәм каз бәбәкәләренә күз-колак була, бер сүз белән әйткәндә, эшсез утырмый. «Озак яшәүнең сере нәрсәдә?» дигән соравыма ул болай дип җавап бирде: «Иң мөһиме күңел һәрвакыт яхшылыкка омтылырга тиеш. Анда әшәкелеккә, кара уйларга, усалыкка һәм үчлеккә урын булмаска тиеш. Тормышны яратырга һәм анда, иң беренче чиратта, тик яхшы нәрсәне генә күрергә кирәк. Һәм, әлбәттә инде, сәламәтлекне сакларга. Ансыз тормышта яшәве авыр».

95 яшендә ул таякка таянып көн саен йөрергә чыга, күршеләре, авылдашлары белән сөйләшә. Нәрсә дип әйтәсең инде. Аның яшенә һәрберебезгә барып җитәргә һәм тормыш сөючән, егәрле булып калырга иде. Афәрин, Минҗихан әби!

Авылның икенче өлкән яшьтәге әбисе 90 яшьлек Галимә Гайсина өлешенә дә күп авырлыклар төшкән. Сугыш башланганда аңа 13 яшь булган. Нәкъ шундый үсмерләргә, өлкәннәр белән беррәттән заман авырлыкларын татырга туры килгән. Кыз үзенең яшьтәшләре белән бергә көлтә бәйләгән, басуда чүп утаган, иген урган, печән, утын хәзерләгән, сарыклар көтүе көткән һ.б.

7 классны тәмамлаган Галимәне почтальон итеп тәгаенлиләр. Тәтер-Арсланнан җәяү килеп, ул Яшерган авыл Советына: Яшерган, Ибрай, Акчишмә, Спас, Яңа һәм Иске Люблино авылларына гәзитләр, пенсияләр тараткан. Ул бу эштә намуслы эшләгән. Аннары хаклы ялга чыкканчы кибеттә сатучы булган.

...1959 елда кыз үзенең язмышын Яшерган егете Мәгафур белән бәйли. Мәхәббәт җимешләре булып өч кызлары - Минегөл, һәм игезәкләр Фәния белән Фәридә дөньяга килә. Кызганычка каршы, Галимәнең гаилә бәхете озакка бармый һәм аңа балаларын ялгызы үстерергә туры килә. Бүгенге көндә кызларының үз балалары һәм оныклары бар, ә Галимә әби кияүләренең эш сөючән һәм хөрмәтле кешеләр булуына сөенеп туя алмый. Оныкларының балаларын күрү дә зур шатлык түгел мени?

- Шунысы кызганыч, әнием якты дөньядан иртә китте. Аңа 66 яшь кенә иде. Ә аның ике бертуганы Хәмдениса һәм Гөлминиса 94 һәм 97 яшькә җиттеләр. Алар белән тату яшәдек, тыгыз аралаштык. Ләкин Хәмдениса апаның язмышы җиңелләрдән булмый. Ул ире белән унбиш кенә көн яшәп кала. Башкача кияүгә дә чыкмый. Шулай итеп, ул бала тапмый, - ди Галимә әби. - Аллаһы Тәгалә миңа сәламәтлек биргән, гомер буе сыер тоттым, аннары кәҗәләр асрадым. Әле дә ашарга пешерәм, һәм башка өйдәге җиңелрәк эшләрне эшли алам. Калганында социаль хезмәткәр ярдәм итә. Кызларым еш кына кайтып йөриләр, азык-төлек белән тәэмин итәләр, өйне җыештыралар. Ә гыйнвар аенда район һәм авыл хакимиятләре вәкилләре мине 90 яшем белән тантаналы котлады, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады, музыкаль бүләк ясады. Мине, хезмәтемне онытмаулары күңелгә рәхәтлек тойгысы бирә, аларга барысына да зур рәхмәт.

Минҗихан әби кебек ул да үзенең озак яшәвенең сере уйларының саф булуы, кешеләргә яхшы мөнәсәбәт, тормышны ярату дип исәпли. Галимә әби Аллаһы Тәгаләгә эчкерсез ышана, көн дә намаз укый һәм әйләнә-тирәдәгеләргә сәламәтлек тели, районның, республиканың, илнең чәчәк атуын, җитәкчеләргә акыллы фикерләр йөртүен һәм барлык кешеләргә аяз күк йөзе, гаиләләрендә иминллек тели. Озын гомер яшәп ул боларның иң мөһим икәнен белә.

Альфира ГАТАУЛЛИНА, Яшерган авыл биләмәсе ветераннанр советы рәисе.

Автор фотосы.

Читайте нас: