Барлык яңалыклар

Районыбызны данлаган шәхес ул

Стәрлебашта 1933 елның 10 июлендә әнисе арыш урган басуда дөньяга аваз салган Зәки артабан да гаҗәеп кызыклы да, катлаулы да тормыш юлына аяк басар өчен 1940 елда Стәрлебашның беренче татар мәктәбенә укырга кереп, аны 1950 елда тәмамлый да, берәр ел колхоз һәм Куганакбаш мәктәбендә эшләгәннән соң тормышын хәрби хезмәткә багышлый. Өч ел Иркутск хәрби авиация-техник училищесында укып, авиация технигы-лейтенант дәрәҗәсендә Ленинград хәрби округында самолет технигы булып хезмәт итә һәм өлкән лейтенантка әйләнә.

1958-1963 елларда Рига хәрби югары ракета инженерлык училищесында белемен камилләштереп, ракета һәм аның двигателе буенча инженер-механик һөнәрен үзләштереп, Зәки Семипалатинск атом палигонына эләгә: ярты елга якын дәһшәтле сынауларда турыдан -туры катнаша.

Арытаба биш елын Украина, Белоруссия атом базаларында атом һәм водород бомбаларын куллану буенча бүлек инженеры вазыйфасын башкарып, майор дәрәҗәсенә күтәрелә. Әмма һәр өлкәдә гыйлемлекнең чиге булмаган кебек, Зәки сайлаган һөнәр дә аңардан шуны таләп итә. Нәтиҗәдә ул янә Ригадагы ракета училищесына кайтып, адъюнктурага (хәрби аспирантура) укырга керә һәм өч елдан бик мөһим: “Ракета двигательләрендә каты ягулыкка көйләнгән зарядлар” темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый һәм ун елдан артык шул юнәлештә фәнни лабораторияләрдә эшли. Хезмәтенең соңгы 7 елын ул Ригадагы югары ракета училищесында өлкән преподаватель вазыйфасын башкарып, докторлык диссертациясе яклый һәм каты ягулыклы зарядларның чыдамлыгын тикшерү буенча фәнни җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелә. Гадәттән тыш яшерен булып сакланырга тиешле 68 ачыш ясаган һәм 8 мәртәбә хөкүмәт бүләгенә лаек булган. Ә инде курсантлары һәм коллегалары арасында абруй һәм ихтирам казанган.

Туган төбәгеннән, халкыннан, теленнән һәм авыл мохитеннән озакка аерылган хәрби галим Зәкиебез әдәбият дөньясына да көчле агым булып килеп керә. Бу бөтенләй чит вәзгыйтьтә ачыш ясар һәм уңышка ирешер өчен хәрбиләрчә әйтсәк, “тел” дигән арсеналың, “каләм” дигән коралың булу мотлак. Биредә “каләм”, аңлыйсыздыр, әдәби осталык мәгънәсендә әйтелә. Әмма офицерда алары юк һәм әйдәүчеләр, ярдәм кулы сузучылар да күренми. Шулай да ул катгый карарга килә: каләм аңа буйсыначак, әдәби үрләр яуланачак.

“Тәвәккәл - таш яра”, - диләр бит. Зәки Лотфулла улы шатланып әдәбият дөньясына юл яра: Казан язучылары, редакцияләре белән бәйләнешкә керә, әдәби китаплар, журналлар алдыра, язганнарын матбугат басмаларына җибәрә. Ә 1989 елны отставкага чыккач, май аенда Казанга килеп төпләнә һәм бөтенләй әдәбият дөньясына чума. Биредә ул үзенә киңәшче дуслар да таба.

Ныкышмалы эшчәнлек күп тә көттерми иҗади уңышларга, киң даирәдә танылу китерә һәм авторны дан-шөһрәткә күмә. Шунлыктан 1994 елда ук Татарстан Язучылар берлегенә бертавыштан кабул ителә. Казанда яшәп иҗат итсә дә, әсәрләрендә бигрәк тә якташлары игътибар үзәгендә тора. Чөнки аларның күпчелегендә, әйтик “Үрләр аша”, “Сугыш алды малайлары”, “Мәдрәсәләрдә китап киштәсе”, “Каршы таулар”, “Зират күперен чыккач”, “Ата нигезе”, “Яшьли сөйгән ярлар”, “Эстәрлебаш Фетнәсе» повестьларында, «Эстәрлебаш дөрелфәнүне», «Агай - эне, таныш -белешләр», «Арбалы хатыннар» китапларында райондашларының тормышы чагу яктыртыла, ил тарихына керткән өлешләре яшьләргә үрнәк итеп куела. Шуңа да Фәйзи Гомәров артыннан икенче булып 1996 елда районның “Акмулла” бүләге аңа бирелә. 2001 елның февралендә исә Татарстанның Һади Атласи, 2006 елда Гаяз Исхакый бүләкләрен алу бәхетен кичерә. Бүгенге көндә ул 34 повесть, 12 роман, 560 хикәя авторы. 20 китап, 11 спектакль иясе.

2011 елда дөнья күргән “Эстәрлебаш мәдрәсәсе” исемле әсәрендә Зәки абыебыз татар әдәбияты тарихына яңача караш ташлап, 1905 елгы инкыйлабка хәтле татар шигърияте үзәге булып явыз Иван чукындыруларыннан качып киткән Казан татарлары нигез салган Эстәрлебаш авылы мәдрәсәсе торган дигән фикерен ышандырырлык мисалларда тасвирлый. Шулай ук СССР Кораллы Көчләренең Генштабы начальнигы Генерал Антонов кебек бөтен илгә билгеле шәхесләр тупламасы “Татар ир-егетләре” китабына райондашы Зәйни Вилдановның да кертелүе Стәрлебашның данын тагын да арттыра төште.

Ярты гомерен руслар арасында үткәреп, телен шомарткан Зәки абыебыз русча да оста язып, “Проводы полковника”, “Сражения внутри Советской Армии”, “Учитель”, “Бойцы отряда Блюхера”, “Научная борьба в ракетных войсках“ китапларын һәм байтак кулъязмаларын рус матбугатында басып чыгарып, үзен Русия күләмендә дә танытты.

Ләкин кайда гына яшәмәсен, һәрчак аның йөрәге: “Милләтем”, “Татарым”, - дип тибә. Ә инде илгә Советлар Союзын үзгәртеп кору башлангач, азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәшчеләрнең полковнигына әйләнә. Латвиядә чакта ук Рига татарларын берләштереп, “Идел” исемле оешма төзи.

Шул ук елның язында Казанга бөтенләйгә күченеп килгәч, җиң сызганып эшкә керешә. Тәүдә Мәрҗәни исемендәге җәмгыять оештырып, аның рәисе итеп сайлана. Оешманың төп максаты итеп яшь буында үзенең ана теленә сөю тудыру өчен Казанда татар мәктәпләре, татар гимназияләре ачу куела.

- Мәктәп ачу өчен кимендә 250 бала булырга тиеш, - дип белдерәләр Мәгариф министрлыгында. Зәки кушуы буенча оешма әгъзалары шунда ук шәһәр буйлап йөреп ата-аналардан култамга җыярга тотына. Нәтиҗәдә 1991 елда Казанда бер татар мәктәбе һәм бер татар гимназиясе ачыла. Ә ике ел үтүгә татар мәктәпләрен оештыруны Мәгариф министрлыгы үз кулына ала. Зәки исә хәзер бар көчен Татар иҗтимагый үзәгенең эшен җанландыруга сала: шәһәр буйлап листовкалар тараттырып халыкны митингларга җыя, ачлык мәйданында ятып, татарларны көрәшкә туплый. Аның үҗәтлеге Президентлары Минтимер Шаймиевны да читтә калдырмый. Ул хәтта Зәкине кабинетына чакырып фикер алыша башлый. 1993 елдагы бер очрашуында фән докторыннан фән өлкәсендә ни белән шөгыльләнүен төпченә дә, нефть суыру системасына яңа, чыдамлы куәтләр кирәклеге хакында сүз кузгатып, Татарстан фәннәр академиясенә эшкә урнашып, шушы мәсьәләне хәл итү өстендә шөгыльләнергә чакыра. Зәки карышмый, академиягә өлкән фәнни хезмәткәр булып урнаша да, лаборатория ачып эшкә тотына. Берникадәр вакыт үтүгә ул бу җәһәттән дә теләгенә ирешеп, йөкләнгән бурычын намус белән үти. Бер үк вакытта Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе йөген дә яхшы тарта Зәкиебез һәм байтак уңыш яулана – татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә ия була.

Татарстан мөстәкыйль дәүләткә әйләнмәсә дә, күпчелек очракта үз мәсьәләләрен үзе хәл итә. Шунлыктан ул үзенә йөкләтелгән вазыйфалардан баш тартып, соңгы елларда бар булмышын иҗатка багышлый. Инде драматургияне дә үз итеп атаклы Камал театрында “41 нең арбалы хатыннары” спектаклен куйдыра. Туган Стәрлебашы белән элемтәсен ныгытып, 2007 елда биредә әдәби-мәдәни берләшмә оештырылды. Стәрлебаш иҗатчыларының күңел җимешләре 2012 елның ноябрь аенда “Казан утлары” журналында басылып бөтен Татарстанда танылу яулады. Боларның барысы да Казан белән Стәрлебаш арасында дуслык күперен ачуга китерде - 2010 елда Камал театры артистлары Стәрлебаш белән танышты. Үзләре исә 2012 елда районның Акмулла бүләген Казанда кабул итте. 2013 елда Рәфис Корбан җитәкчелегендә Казанның бер төркем әдипләре Стәрлебашта булып китте, шуңа җавап итеп дигәндәй районның ике каләм остасы Хисаметдин Исмәгыйлев һәм мин Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителдек.

Инде Зәки абыебыз туган Стәрлебашына кайтып төпләнсә дә, Казан белән ике арадагы бәйләнеш өзелмәде - Яңа гасыр телевидениесе хезмәткәре Фәнис Фәтхи командасы белән килеп тапшыру әзерләде дә, 80 яшьлек бәйрәмен ничек каршылаганын бөтен дөньяга күрсәтте. Яше картлык дәверенә керсә дә, иҗади эшчәнлеген ташламый абыебыз, ел саен яңа әсәрләр язып, китаплар чыгарып тора. Стәрлебаш җиренең абруен киләчәктә дә төшермәс өчен әлеге буын әдипләренә алмашчылар әзерләүне күздә тотып, ул районның мәгариф бүлеге һәм татар иҗтимагый үзәгеннән мәктәп укучылары арасында әдәби конкурс игълан иттерде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкне үз исәбеннән тапшырды.

Зәки абыебыз якташларының рухи көнкүрешен яхшырту җәһәтеннән дә актив эшчәнлеген күрсәтеп, «Стәрлебаш районының Почетлы гражданины» исеменә лаек булды. Бүген аның 85 яшен зурлап үткәрүне, район, оешмалар җитәкчеләре дә хәстәрлекләде. Чараның төп өлеше район Мәдәният йортында узачак. Анда Казан вәкилләре дә катнашачак. Без аңа бик рәхмәтлебез һәм юбилее белән котлап, исәнлек-саулык, яңадан- яңа иҗади уңышлар телибез.

Рәфгать Рысаев. Фото автор тарафыннан бирелде.


Читайте нас: