Укытучы һөнәренә Рим көтелмәгән юллар аша килгән. 1976 елда Стәрлебаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң классташлары белән ул Уфага авиация институтына укырга керергә дип китә. Имтиханны тапшыра, ләкин конкурс аша үтми. Шулай, күп уйлап тормый, институтка лаборант булып урнаша һәм чаңгы секциясенә языла. 1977 елның августында, ниһаять, студент була. Бервакыт күнекмәләр вакытында аңа винтовкадан атып карарга тәкъдим итәләр. Килеп чыга. Шулай итеп аның тормышына биатлон килеп керә. Пермь өлкәсенең Губаха шәһәрендә биатлон буенча СССР беренчелеге үткәндә, составына Сөяргулов та кергән СССР студентлары (ДСО “Буревестник”) командасы эстафетасы өченче була.
Еш занятиеләр калдыру, даими тренировкалар аның укуына файда китерми. Өлгәшмәве нәтиҗәсендә аны институттан чыгаралар. Шул вакытта Башкорт дәүләт педагогия институтының биатлон буенча тренеры аны әлеге уку йортының география факультетына укырга чакыра. Ул пединститут студенты була, ләкин спорт турында да онытмый. Авиация институтында алган ачы сабакны истә тотып, Р.Сөяргулов сборлар алдыннан биремнәр ала, ашыгыч рәвештә зачетлар һәм имтиханнар тапшыра. 1979 елда җәйге биатлон буенча Раубичта (Белоруссия) СССР чемпионы була.
1986 елда укуын тәмамлаганнан соң яшь педагогны Дуван районына җибәрәләр. 30 елдан артык эшләү дәверендә ул җитәрлек тәҗрибә туплаган.
- Балаларны кызыктыру өчен укытучының сәнгать күзаллауга ия, эрудицияле булуы зарур, дип уйлыйм. Мин еш кына еракта калган балачагымны искә алам. Без Мөхәммәтдәмин авылында үстек. Башка малайлар кебек үк, әти-әниләребезгә көтү көтәргә ярдәмләштек. Ул вакытта әтиебез “Урал-батыр”, “Акбузат” халык эпослары сөйли торган иде. Бигрәк тә Сәмеркош турында әкияте истә калган. Тирә-якта тып-тын, әтиебезнең тывышы һәм яфраклар кыштырдаганы гына ишетелә. Әкияти кошта очып баручы егет аны алдан әзерләп куелган ит белән сыйларга тиеш, ләкин ул беткән. Нәрсә эшләргә? Ул үз ботыннан ит кисәге кисеп ала да, кошка ашата. Аннары кош әлеге ит кисәген коса һәм геройның аяклары янә төзәлүен беләбез, ләкин һәрвакыт борчылабыз. Мондый әкиятләр мине рухи күзаллауга өйрәтте. Мин дә күрше малайлар һәм кызларга әкиятләр, төрле хикәяләр сөйләргә ярата идем, шуңа да бәлки укытучы булып киткәнмендер.
- Картәнием Хәдичәгә аеруча рәхмәтлемен, - дип дәвам итә сөйләвен Рим Раян улы. – Ул беркайда да укымаган, гомер буе авылда яшәгән. Ләкин аның белән шундый кызык иде! Әкият сөйләсә – тыңлап туймаслык, киңәшләр бирсә – бик урынлы була торган иде. Төпле акыллы, ачык күңелле кеше. Хәтеремдә, бәйрәмгә открыткалар сатып ала да, авылдашларына язарга мине чакырта. Туганнарның берсен дә онытмый. Ләкин язу тәртибе катгый: башта ир-егетләрне котлый, аннары хатын-кызларны, соңыннан гына балаларга чират җитә. Ул Стәрлебашта үскән. Аларның гаиләсе К.Маркс исемендәге әлеге мәчет янәшәсендә генә яшәгән, ә элек анда хәтерләвемчә, базар булган. 1920 елда картәнием Хәлекәй авылы егете Зәйнулла Латыйповка кияүгә чыккан. Аларның уллары Зиннур, кызлары Бибинур, Шәрәфәт, Асия (минем әни), Мәрьям һәм Мөхтәрәмә туган. Хезмәт армиясе линиясе буенча ире Мәскәүгә киткән, чирләгән һәм 1940 елда вафат булган, картәниебезгә бу елларда бик авырга туры килгән. Сугыш елларында бөтен халыкка да авыр булган. Ә картәнием алты баланы берүзе аякка бастырырга тиеш булган. Иртән иртүк урманнан бер чиләк җиләк җыеп, күрше Федоровка районына җиләкне берничә килограмм онга алыштырырга баруы турында сөйләве хәтердә. Сугыш елларының бер язында сыер өчен хәзерләнгән печән беткәч, аңа өй түбәсенә ябылган саламны ашатырга туры килгән.
- Минем әти-әнием хөрмәтле, эш сөючән, кунакчыл һәм юмарт кешеләр иде. Әтием бар эшкә дә оста иде. Авылдашларның һәм Булаж авылында яшәүчеләрнең көнкүреш техникасын – сепараторларын, утюгларын төзәтә торган булган. Күп еллар “Стәрле” колхозында электрик булып эшләгән, берничә тапкыр социалистик ярышлар җиңүчесе булган һәм Стәрлебаш районының башка алдынгы эшчеләре кебек үк Болгарияга түләүсез путевка белән бүләкләнгән. Әнием Асия колхозда яшелчә, чөгендер үстергән. Аларны һәрвакыт яхшы сүз белән искә алалар. Безне, өч баланы тәрбияләп үстерделәр, Уфа шәһәренең югары уку йортларында белем алырга ярдәм иттеләр. Аларга барысы өчен дә зур рәхмәт! – ди Рим Сөяргулов.
Булачак тормыш иптәше Гөлнур белән Рим Башкорт дәүләт педагогия институтында танышкан.
- Аның белән очраштырганына язмышка рәхмәтлемен. Ул физкультура укытучысы Риф Закир улы Ждановның сеңелесе булып чыкты. Мин үзем 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбендә укыдым, ә ул 2 санлы мәктәптә. Риф абый чын ир-егет, эш сөючән кеше, спортчы иде. Бүгенге көнгә кадәр аның көчле, ныкышмалы булуына һәм теләсә нинди хуҗалык һәм тормыш мәсьәләләрен оста чишә белүенә сокланам. Без аның турыда беркайчан да онытмаячакбыз, - ди ул.
2000 елдан алып тормыш иптәше Гөлнур Закир кызы белән Стәрлетамак шәһәренең 3 санлы Башкорт лицей-интернатында эшлиләр. Инглиз теле укытучысы буларак, ул күп еллар чит ил телләре укытучыларының шәһәр методик оешмасы җитәкчесе булып тора. Ул – “Башкортстан Республикасының агарту отличнигы” һәм “Русия Федерациясе гомум белем бирүнең почетлы хезмәткәре”.
Рим Раян улы әйтүенчә, аның тормыш иптәше – уңган хуҗабикә (юкка гына картәнисе Фатыйма Дәүләт Думасы депутаты Тукаевның пешекчесе булмаган). Аның пешергән ризыклары – ләвәшләр, манты, пилмәннәр, җәйгән тукмач, кышкылыкка әзерләнгән салатлар, кайнатмалар һ.б. – иң тәмлесе. Туганнары да аларга кунакка еш килә, тәмле ризыклар белән сыйлана, җырлап-биеп күңел ача, төрле уеннар уйнап вакытны кызыклы үткәрә.
Укытучы буларак, яшьләргә нинди теләкләр әйтер идегез, дигән сорауга Рим Раян улы яхшы кешеләрдән үрнәк алырга кирәк, дип җавап бирде.