Барлык яңалыклар

Балаларның яраткан тәрбиячесе

Мәрхәмәтле, хәстәрлекле, җаваплы, балаларны чиксез яратучы, ярдәмчел – Первомайский балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Степановна Дудинага (рәсемдә) хас сыйфатлар менә шундый.

Ул Оренбург өлкәсендә туып-үскән. Кияүгә чыккач, 1984 елда иренең туган авылы Никольскоега килгән һәм Первомайский балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлаган. Шул вакыттан бирле Марина Степановна намуслы эшли, беренче квалификация категориясенә ия.

Марина Степановна сабыйлар өчен икенче әниләре кебек. Ул бер үк вакытта мәрхәмәтле һәм катгый, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, һәр баланың күңеленә яткан шөгыльне таба, мавыктыра, кызыксындыра белә.

Юкка гына балаларны “тормыш чәчәкләре”, ә тәрбиячеләрне – “бакчачылар” дип әйтмиләр. Аларның хезмәтен төрле үсемлекләр үстергән бакчачы эше белән чагыштырырга мөмкин. Балалар да шулай ук. Аларның һәркайсына аерым игътибар бүләргә, сөю бүләк итәргә кирәк. Марина Дудина моңа бик оста ирешә. Ул балаларны аңлый, аларга тулысынча ачылырга ярдәм итә.

Моннан тыш, ул компьютер технологияләрен кулланып, белем бирү эшчәнлеген кызыклы үткәрә, балалар белән бергә район конкурсларында катнаша.

Марина Степановна – оста хуҗабикә, сөекле тормыш иптәше, хәстәрлекле әни, картәни. Тормыш иптәше Юрий Петрович белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларга югары белем алырга ярдәм иткәннәр.

Марина Дудина коллективта зур абруй яулаган. Без аны бәялибез, хөрмәт итәбез, һәрвакыт аның ярдәмен тоябыз. Аның белән эшләве җиңел һәм рәхәт.

Ул – үз эшен зур канәгатьлек белән башкаручы, һөнәренә гашыйк тәрбияче.

Аида ДӘҮЛӘТШИНА,

Первомайский балалар бакчасының башлангыч профсоюз оешмасы рәисе.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: