Барлык яңалыклар

- 60 ел гомер иттек, ә нибары алты ел кебек тоела, - ди Гайфуллиннар

Республикада 50, 60 һәм аңардан да артыграк бергә тату гомер иткән гаилә парларын хөрмәтләүнең матур традициягә әверелүе сөенечле. Күптән түгел ЗАГС хезмәткәрләре Стәрлебашта яшәүче Кәримә һәм Минехан Гайфуллиннар гаиләсендә булып, аларны бергә яшәүләренең 60 еллыгы белән котлады. Бу көнне гаилә парының йөзләрендә дулкынлану чагылуы гаҗәп түгел. Шулай булмый ни? Шулкадәр гомер яшәгәннән соң балаларың һәм оныкларың әйләнәсендә ЗАГС хезмәткәрләреннән җылы котлау сүзләре кабул итү – бәхет түгелмени?

60 ел бергә гомер итүне бриллиант туй дип атыйлар. Болай әйтү каян башлангандыр, билгесез, әмма ул үзе үк аңлашылып тора. Ныклык һәм матурлык – бергә яшәгән елларны чагылдыручы сыйфатлар. Кәримә һәм Минехан Гайфуллиннар бер-берсенә тугрылык саклап, шулкадәр гомер яшәгән.

Алар 1958 елның 2 июнендә никахларын теркәгән. Бу вакытка Минехан армия хезмәтеннән кайткан була. Ул Миякә районыннан. Гаиләсе Стәрлебашка күченгәндә аңа алты-җиде яшь була. Армиядән соң егет район механикалаштырылган төзелеш оешмасына ташчы булып эшкә урнаша. Шаян, әле җитмәсә гармунчы да булган Минехан кичәләрдә һәрвакыт игътибар үзәгендә була, Кәримә белән дә шунда таныша. Кечкенә буйлы сылу кыз игътибарны үзенә җәлеп итә. Аның иңнәренә күп авырлыклар һәм сынаулар төшә. Ул балачактан авыр крестьян хезмәтен татып үсә. Барлык яшьтәшләре кебек үк, сугыштан соңгы елларда Чиләбе өлкәсендә агач әзерләү эшләрендә көч сала, аннары Стәрлетамак шәһәрендә предприятиеләрнең берсенә изоляцияләүче булып урнаша. Язгы матур көннәрнең берсендә Минехан Кәримәне үз өенә алып кайта. Аның әти-әнисе дә тырыш һәм изге күңелле киленне үз итәләр.

Алар өч бала тәрбияләп үстерә, гомер көзен бергә каршылый. Бу ел Кәримә Хуҗагали кызы өчен юбилейлы. Көзен аңа 90 яшь тула. Әйткәндәй, балалары үзләре дә пенсиядә. Гайфуллиннар уллары Илдар белән яши. Кызлары Ирина гаиләсе белән Төмән өлкәсендә. Кече уллары Илдус киленнәре Әлфия белән район үзәгендә яши.

- 60 ел гомер иттек, ә нибары алты ел кебек тоела. Күңелебез һаман яшь әле, - дип көлә Гайфуллиннар. – Тормыш көткәндә авырлыклар, сынаулар да булды, әлбәттә, бергә-бергә аларын да җиңүе җиңелрәк. Хәзер тормыш шундый матур, сөенеп туймаслык. Болар барысы да ил җитәкчелегенең тырышлык нәтиҗәсе. Һәрвакыт тынычлык һәм иминлек хакимлек итсен иде.

- Сезне шундый юбилей белән котлавыбызга бик шатбыз. Бергә-бергә бәхетле булып тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын. Сез – яшьләр өчен матур үрнәк, - диде ЗАГС бүлеге начальнигы Роза Кәримова, юбилярларга Республика Башлыгы Р.З.Хәмитов исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк, районның хатын-кызлар советыннан һәм ЗАГС бүлегеннән чәчәк гөлләмәсе һәм бүләк тапшырып.

Бу көнне әти-әни йортында Гайфуллиннарның зур, тату гаиләсе: балалары, оныклары, аларның балалары җыелды. Менә алар – зур байлык. Бу бриллиант туй – бер табын артына җыелып, иң кадерле һәм газиз кешеләренә йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрне җиткерү өчен менә дигән сәбәп.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: