Теплица турындагы идея өч ел элек Кәримовларның олы улларының башына килә. Тиздән ул бу турыда әти-әнисенә әйтә. Бу фикер аларга ошый. “Чынлап та, - диләр алар, - нишләп әле үстереп карамаска? Икебез дә пенсиядә, вакыт җитәрлек, сәламәтлеккә зарланмыйбыз, җир эшен беләбез”. Хәзер инде алар үзләре, уллары Илгиз һәм Илдус, аларның тормыш иптәшләре, барысы да теплица бизнесы белән мавыккан.
Гөлчирә Вагыйзь кызы һәм Рәхим Минегали улы – төп сарайсалылар.
- Мәктәпне тәмамлаганнан соң шәһәргә киттем, анда укып эшкә урнаштым, кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем белән бер урамда үстек, күрше булып яшәдек. 30 елдан артык бергә. Салават шәһәре предприятиеләренең берсендә эшләдек. Ләкин туган җир белән бәйләнешне өзмәдек. Балалар каникулга монда кайта иде, алар шәһәрнеке дә, авылныкы да булып үсте, - дип сөйли Гөлчирә Кәримова. – Әти-әни йортында бертуганым яши иде. Кызганычка каршы, ул берничә ел элек вафат булды. Йортны ятим итәсебез килмәде. Рәхимнең туган йорты да янәшәдә. Әлеге ике участокны Илгиз үзенә рәсмиләштереп, эшләп карау өчен 3,6 сутыйлык теплица куйдык. Яшелчәләр, нигездә кыярлар үстерү белән шөгыльләнә башладык. Тәү вакытта шәһәр һәм авыл арасында йөрдек. Хәзер монда даими яшибез. Баз, мунча төзедек. Яңа өйгә нигез салынды. Балалар шәһәрдә яши, эшли. Ләкин һәр ял саен бирегә кайта. Үткән ел тагын бер оранжерея төзи башладык, ул өч тапкыр диярлек зур. Гыйнварда полиэтилен тарттык, газ үткәрдек. Яңа теплицаны әзерләгәнче, искесендә кыяр һәм помидор үсентеләре үсеп ныгынды. Март аенда 5 мең төп кыяр үсентесе яңа урынга күчерелде.
Хуҗалар безнең өчен зур булмаган экскурсия оештырды. Кечкенә теплицадан башладык. Монда шундый корылмалар өчен үзенчәлекле микроклимат – гадәти булмаган дымлы, һавада помидорлар исе һәм теплицаның күпчелек өлешен алып торган кыярларның искиткеч хуш исе таралган – алар монда мең данәгә якын. Помидорлар зур булмаган өлешне били. Аларны ишек тирәсенә утыртканнар, чөнки кыярларга караганда, салкыннарга һәм температура үзгәрүенә алар чыдамрак. Аларның куаклары шәп, юан, һәр ботакта помидорлары бар, тик әлегә яшел.
- Нинди сортларны үстерәсез? Бик шәпләр.
- Бу сорт “Махитос” дип атала, махсус теплицаныкы. Туймазыдан сатып алдык, кыяр орлыгы да шуннан.
Бу теплицаны эшкәртелгән майда эшләүче калорифер ярдәмендә җылыталар. Ә яңасына газ мичләре куярга карар иткәннәр. Алар дүртәү, һәркайсы 500 квадрат метрга исәпләнгән.
- Безгә өчесе дә җитәр иде, - ди Рәхим Минегали улы, - ләкин тагы да киңәйтергә ниятлибез.
Быел Кәримовлар чираттагы тапкыр яңа эш башлаган фермерларга ярдәм дәүләт программасында катнашырга ярдәм иткән, грант отарга ниятләре зур (элекке ике омтылыш уңышсыз булган). Ике теплица арасында зур гына ара бар, димәк, яңасының мәйданын тагын берничә сутыйга арттыру мөмкинлеге бар. Ул әле дә зур гына, әйләнеп чыккысыз. Бау буйлап югарыга үрмәләгән кыяр сабаклары бөтен мәйдан буйлап тигез таралган – очы да, кырые да юк. Үзеңне джунглидагы кебек хис итәсең. Мондый хуҗалыкны алып бару җиңел түгелдер, әлбәттә. Яшелчә үрчетү мәшәкатьле эш.
- Эшчеләр табу кыенрак, - ди хуҗабикә. – Туганыбыз Алмаз Аканаевка рәхмәт, ул һәрвакыт ярдәм итә. Балалар кайтса да шунда ук теплицага юнәлә. Эшнең бетәсе юк, үзегез аңлыйсыз, сезонның кызган мәле.
Үстерелгән продукцияне сату белән Рәхим Минегали улы шөгыльләнә. Сатып алучыларны эзләп йөрисе юк, алар шәһәрдә дә, авылда да җитәрлек. Бер өлешен түтәлдән үк саталар. Дистәләгән километрлардан килеп алучылар бар. Аңлашыла инде – шундый тәмле, сусыл, кетердәп торган кыярларны кемнең генә ашап карыйсы килмәс!
Әйткәндәй, яшелчәчеләр минераль ашламалар кулланмый, бары тик органика. Сыер тизәге эремәсе белән алар үсемлекләрне атна саен ашлап тора – бер куакка бер литрдан. Тамчылап сугару ысулын кулланалар.
Кызганычка каршы, без Кәримовларның улларын очрата алмадык. Алар да безгә бик күп кызыклы нәрсә сөйләр иде. Алар белән очрашуны киләсе юлга калдырыйк. Ә әлегә Гөлчирә Вагыйзь кызына һәм Рәхим Минегали улына кунакчыллыклары өчен рәхмәт әйтәсе һәм мул уңыш кына телисе килә!