Барлык яңалыклар

Тормышны кызыклырак итү үзебездән тора

Первомайский урта мәктәбенең 10 класс укучысы Вилсур Мөхәммәтҗанов нәкъ шундый фикердә. Әдәбият, музыка, театр – аның мавыгулары менә шулар.

Мәктәптә нинди фәннәрне ныграк яратасың, дигән сорауга Вилсур озак уйлап тормый: “Рус һәм татар әдәбиятын” дип җавап бирде.

Дәрестә кайсы гына язучыны үтсәк тә, Вилсур аның иҗатын, тормышын кызыксынып үзләштерә. Ул әдәбиятны башлангыч класстан ук ярата. Беренче укытучысы Клара Әхтәм кызы әйтүенчә, класстан тыш уку буенча барлык китапларны ул вакытыннан алда укый. Ә аннары кызыклы итеп сөйли. Ә 9-10 класс әдәбияты егет өчен иң мавыктыргычы булып чыкты. Вилсурның яраткан шагыйрьләре – Анна Ахматова, Владимир Маяковский, Ринат Вәлиуллин, Габдулла Тукай, Муса Җәлил. Яраткан китабы – Лев Толстойның “Война и мир”. Әдәбият дәресләрендә әсәрләрдәге проблемалар өстендә тиз фикер йөртүче, сораулар бирүче, анализ ясаганда үз фикерен белдерүче, аны яклаучы укучылар белән эшләве җиңел.

Мәктәптә төп дәресләрдән тыш, Вилсурның буш вакыты да минутлап бүленгән. Мәктәп бию түгәрәгендә, район Мәдәният йорты каршындагы “Эстәрле” татар халык театрының “Фикер-дума” яшьләр труппасында шөгыльләнү. Соңгы өч елда Вилсур мәктәптәге тантаналы линейкаларны һәм башкаларны алыштыргысыз алып баручы булып тора. Талантлы егет иҗади конкурсларда да катнаша. Һәм, әлбәттә инде, җиңүләр яулый. Ул – “Тукай моңнары” конкурсының район этабында ике тапкыр җиңде. 2017 елда Республика шигырь сөйләүчеләр конкурсында II дәрәҗә, 2018 елда – III дәрәҗә Лауреат булды. Мәктәп ансамбле составында “Мин яратам сине, Русия!” ватанчылык җырларын башкаручыларның район конкурсында икенче урынны алды. Сәләтле балаларның район слетында да катнашты.

Рух күтәренкелеге – Вилсурга хас сыйфат. Тормыш нинди генә көтелмәгән хәлләр китереп чыгармасын, ул күңелен төшерми, елмаеп алга атлый. Ә яшьтәшләренә карата: “Кешеләргә үзеңә теләмәгән начарлыкны эшләмә” дигән фикердә.

Вилсур мәктәптән соң үзен сәнгатькә багышларга хыяллана. Моны вакыт күрсәтер. Һәм, чынлап та, егет киләчәген үзе билгели. Бер нәрсә ачык – ул күңеленә ятмаган һөнәр сайламас.

Чын-чынлап әдәбиятны яраткан укучылар күбрәк булсын иде.

Земфира МӘҮЛЕТБЕРДИНА,

Первомайский урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Читайте нас: