Барлык яңалыклар

“Район горурлыгы”, - ди аның турында аскынлылар,“Безнең якташыбыз”, - дип җавап бирә куганакбашлылар

Альбина Фатыйхова (рәсемдә) – БР атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, эш өчен янган, һөнәренә бар булмышын биргән шәхес. Ул – Аскын районының 2 санлы Аскын мәктәбенең химия һәм биология укытучысы. 2017 елда ул республика конкурсында агарту эшләре өчен “Ел кешесе” исеменә лаек булган. Чыгышы белән ул районыбызның Куганакбаш авылыннан.

“Минем шушы һөнәрне сайлаячагым алдан ук билгеле иде. Әти-әниемнең, туганнарның үрнәге миңа укытучы һөнәрен сайларга этәргеч булды”, - дип сөйли Альбина Вәрис кызы. Ул кечкенәдән үк күп укырга яраткан, үсә төшкәч әти-әнисенә класстан тыш чаралар үткәрергә ярдәмләшкән. Альбинаның әтисе Вәрис Минегариф улы Батталов Куганакбаш урта мәктәбе директоры була, әнисе Әминә Минрәхим кызы – башлангыч класслар укытучысы. Соңрак Вәрис Минегариф улы химия һәм биология укыта, мәктәп яны интернатында мөдир була. Ул үз фәнен бик ярата һәм укучылар яхшы белем алсын, югары уку йортларына керә алсыннар өчен зур тырышлык сала. Аның укучылары һәрвакыт шушы фәннәр буенча район һәм республика олимпиадаларында катнаша. Мәктәп яны участогында бакчачылык һәм җиләк-җимеш үстерүне кертү белән шөгыльләнә. Мәктәпне алмагачлар, карлыган куаклары, чагу, төрле тәстәге түтәлләр уратып ала. Бу гаиләдә барысы да табигатькә гашыйктыр, мөгаен. Әминә Минрәхим кызының әти-әнисе Минрәхим абый һәм Нәзифә апа да бакчалары белән дан тоткан. 1960-1970 елларда халык авылларда яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерми әле. Аларның бакчалары яныннан үткәндә генә ак, алсу чәчәк атып утырган җимеш агачларына сокланырга мөмкин була.

Батталовлар гаиләсендә 1968 елда кызлары Альбина туа. Аның укытучы булачагына әти-әнисе аз гына да шикләнми. Балачактан мәктәпле уйнарга ярата, зур кызыксыну белән аларга чараларны үткәрергә ярдәм итә. Куганакбаш урта мәктәбен тәмамлагач, башкорт дәүләт университетының биология факультетына укырга керә. Язмыш аны Аскын районына алып килә, анда Альбина Илшат Фаат улына кияүгә чыга. 2 санлы Аскын урта мәктәбендә ул 27 ел эшли. Хәзерге вакытта химия һәм биология укыта. Альбина Вәрис кызы биология һәм химия буенча мәктәп укучыларының бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау һәм республика этаплары, төрле тикшеренү эшләре конкурслары призерларының һәм җиңүчеләренең берничә буынын әзерләгән, югары квалификацияле категориягә ия. Ул – “Ел укытучысы- 2014” конкурсының муниципаль этабы призеры, биология укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе. Ул югары педагогик һәм методик осталыкка ия иҗади шәхес. Аны укытучы булып эшли дип кенә әйтү бернәрсә дә әйтмәүгә тиң булыр иде. Ул могҗизалар тудыра: аскынлылар ишетеп тә белмәгән алмагач, виноград сортларын үстерә. Табигатьне саклау буенча күп эшли, экология буенча мониторинглар булдыра. Экология мәсьәләсенә кагылышлы бер генә чара, семинар аның актив катнашлыгыннан башка үтми. Альбина Вәрис кызы – республика чикләрендә дә билгеле публикацияләр герое. Үсеп килүче буын белән агарту эше белән шөгыльләнеп, ул экологик белем бирү мәсьәләләренә зур игътибар бүлә. Укучыларны үз фәненә гашыйк итә – алар һәрвакыт нәрсәнедер үзләштерә, күзәтә, эзли.

Соңгы вакытта Альбина Вәрис кызы селекция эше белән кызыксына, катлаулы климат шартларына карамастан, груша һәм алмаларның мул уңышын җыеп алган. Үткән ел конкурс йомгаклары буенча Аскын районында “Ел кешесе” булган. Гыйнварда БР Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашкан, ул аңа үз районында абрикослар һәм мандариннар үстереп карарга тәкъдим иткән һәм Альбина бу селекция эшен башлаган да инде.

Тормыш иптәше Илшат Фаат улы белән уллары Айдар һәм Илдарны тәрбияләп үстергәннәр. Шәхси хуҗалыкларында зур бакчалары бар, анда искиткеч җимеш агачлары үсә. Аларның гаилә архивында район, республиканың Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары, гражданнарның рәхмәт сүзләре. Очрашуда Рөстәм Зәки улы әйтүенчә: “Сезнең кебек кешеләр җәмгыятьне тота, Сезнең кебек кешеләр республиканың үсешенә уңай йогынты ясый”.

Фәрит ИСКӘНДӘРОВ. Стәрлебаш авылы. Фото гаилә альбомыннан алынды.

Читайте нас: