Барлык яңалыклар

Эшләр кызу бара

Җаваплылыгы чикләнгән “Урожай” җәмгыятенә без иртән килдек. Бу вакытта механизаторлар, язгы чәчү эшләренә җәлеп ителгәннәрнең барысы да техник хезмәтләндерү һәм үз тракторларына ягулык салу белән мәшгуль иде. Көн җылы һәм кояшлы. Чәчү кампаниясе башында көйсезләнгән һава торышы хәзер эшләрне кызу алып барырга ярдәм итә.

- Чәчү эшләре тулы көченә бара, - ди хуҗалык җитәкчесе Илдар Гаскәров. – Бүгенге көнгә сабан культуралары мәйданнарның яртысына диярлек чәчелде. Шулардан бодай 150, арпа 250, солы 200 гектарны били.

Бөртекле сабан культураларын Владимир Петров һәм Анатолий Тимофеев чәчә. Әйткәндәй, Владимир Николаевич бу язда хаклы ялга чыккан. Ул хуҗалыкта иң яхшы эшчәннәр исәбендә. Чын-чынлап ышанычлы эшчән. Җәй көне иртәдән караңгы төшкәнгә кадәр басуда, кышын юлларны һәм урамнарны кардан тазарту белән шөгыльләнә, фермада да аңа эш җитәрлек.

Тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән яшьләр дә эшли. МТЗ-82.1 тракторында Айнур Гаскәров яңа агрегат – энәле әйләнмәле тырма кулланып күпьеллык үләннәрне тырматкан. Айнурны без кандала үләне басуында очраттык.

- Монда соңгы гектарларда эшлим. Аннан соң Банковка авылы янында уҗым бодае чәчүлекләрен эшкәртәчәкмен. Элегрәк мин иске тракторларда эшләдем, хәзер яңа техниканы ышанып тапшырдылар, аңарда эшләве бик рәхәт, - ди канәгать елмаеп егет.

Чәчүдә катнашучы Идрис Фәхриев, узган еллардагы кебек үк, көнбагыш чәчү белән мәшгуль. Аннары ул рәтара эшкәртү үткәрәчәк. Аның хезмәттәше Азат Исмәгыйлев чәчү алды культивациясе белән шөгыльләнә. Әлеге майлы культура 200 гектар мәйданны биләячәк, аның 120 гектары чәчелгән дә инде.

Гомумән, эшләр гадәттәгечә киеренке бара.

- Ягулык, орлык, кадрлар белән кыенлыклар юк. Игенчеләрне басуда кайнар төшке аш белән тәэмин итәбез. Һава торышы үзгәрешләр кертмәсә, якын арада барлык эшләрне дә тәмамлаячакбыз, - ди ышанычлы итеп Илдар Рим улы.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.

Рәсемдә: Владимир Петров басуга чыгар алдыннан тракторына ягулык сала.

Айнур Гаскәров үзенең “тимер аты” янында.



Читайте нас: