Барлык яңалыклар

Днепрның утлы ярында яуланган дан

Тәгәрмәчләрнең бер төрле шакылдавы астында яшь солдатлар, әлбәттә, төрлесен уйлады. Туган як, туганнары һәм якыннары күз алдына килде. Бер үк вакытта киләчәктә аларны нәрсә көтүе турында да борчулы уйлар бимазалады. - Син тумышың белән кайсы яктан? – дип кызыксынды Абдулла Әхмәтовтан вагон буенча күршесе Минияр чираттагы тукталышта. - Йомагуҗа авылы. Стәрлебаш районы. - Гаиләлеме? - Әлегә юк. Миңа 20 яшь. - Әйдә, якыннанрак танышыйк. Кайда эшләдең? - Башта колхозда. Аннары - укытучы. - Ә мин колхозда хисапчы булдым, - диде Минияр. – Өйләнмәдем әле. - Өлгерербез. - Әле 38нче елның сентябре, - диде уйчан гына Минияр. – Хезмәтне тутырырбыз да, 41нче елда өйләребезгә кайтырбыз. - Шулай булыр, Аллаһы боерса.

Поездда Абдулла үзенең авылын исенә төшерә. Бер якта урман. Икенче яктан дала сузылган. Берничә дистә өй. Йөрәккә якын күренеш.

Аның балачагы авыр була. Кечкенә чагында ук әнисез кала. Кайвакыт аны уйнарга чакыралар, ул йөгереп чыга, ә кулларын артына яшерә. Ул кулына ябышкан камырны күрүләреннән ояла.

- Син нәрсә, пешекче булып киттеңме әллә, - дип шаярта кызлар.

Ләкин иптәшләре арасында аны кыюлыгы, тыйнаклыгы, матур җырлый һәм бии белгәне өчен яраталар.

- Бие әле, Абдулла, - ди кайвакыт күрше кызы Шаһидә.

Ә ул шундый итеп тыпырдый, барысы да аңа сокланып карый. Өстәвенә, такмаклар да җырлый. Боларның барысын да ул тәү тапкыр озакка калдырып киткән туган җиренең соңгы васыяте кебек кабул итә.

Эшелон көнчыгышка таба бара. Новосибирскида төшәләр. Монда Абдулла кавалерия полкына эләгә. Тиз ияләшә. Көннәр, айлар үтә, ләкин тиздән тәмамланачак хезмәт турындагы уйларны сугыш челпәрәмә китерә.

Бервакыт аны полк командиры чакыра.

- Без төркем җыйдык, кече элемтә командирларын мәктәпкә җибәрәбез, - ди ул. – Шул исәптән сине дә, Әхмәтов. Әзерлән.

Нәрсә әзерләнергә. Документ кесәдә. Әйберләр салынган капчык җилкәдә – юлга чыгарга әзер.

Укулардан соң көнбатышка.

Фронтка Абдулла 1942 елның гыйнварында эләгә. Донбасста, Ростов янында авыр алышлар. Артка чигенү ачысы. Составында ул булган дивизия кайбер башка частьлар белән бергә көньякка китә.

Әхмәтов үзенә нинди хәрби эш йөкләтелүен шунда ук аңлый. Взвод командиры, лейтенант Владимир Калинов тәүге көннәрдә үк бу турыда исенә төшерергә онытмый.

- Алышның һәм бөтен операциянең уңышы нәкъ элемтәчедән тора, - ди ул. – Элемтәче – ул ут астында һәм ышыкланусыз диярлек подразделение белән идарә итүне тәэмин итүче солдат. Элемтәсез хәрби часть – күзләре бәйләнгән батыр белән бер, ярдәмсез һәм көчсез.

Әхмәтов соңыннан үзе дә гаҗәпләнә: ни өчен дошманнар элемтәчеләрне аеруча яратмый? Кайвакыт өзелгән тимерчыбыкларны ялгарга йөгерәсең яки шуышасың, ә утны сиңа юнәлтәләр. Куркынычмы? Дөньядагы бөтен нәрсәне онытып, өзелгән тимерчыбык турында гына уйлыйсың.

Кырык икенче елның августы. Төньяк Кавказда сугыш бара. Безнең гаскәрләр берничә шәһәрне калдыра. Дошман мөһим Клухор артылышын басып ала. Туапсе янында безнең солдатлар немецларны кире кага. Әмма алар Кара диңгез ярына, соңыннан илнең нефтьле районнарына чыгу өчен янә сугыш ача. Әмма аларның һөҗүме Төньяк-Кавказ фронтының 18 армиясе көчләре тарафыннан кире кагыла.

Бервакыт элемтәчеләр бүлеге командиры Әхмәтов таулар аша телефон линиясен сузарга дигән боерык ала. Комбат уйланып кына:

- Бу нинди эш булуын үзең аңлыйсыңдыр, - дип билгели.

- Аңлыйм, - дип җавап бирә Абдулла.

Зур батырлык күрсәтеп, Әхмәтов һәм аның иптәшләре бу катлаулы заданиене үти.

Дүрт ай оборонадан соң Совет гаскәрләре 1943 елның гыйнварында һөҗүм итә. Тау-урманнар аша авыр шартларда солдатлар алга бара.

Төньяк Кавказны азат иткәннән соң Украинага юнәләләр. 2нче Украина фронты составына керәләр.

25 сентябрьдә полк командиры майор Гусев шәхсән батальон һәм роталар буйлап йөреп чыга. Барысын да дәртләндерә.

- Безнең дивизиягә дә Днепрны аша чыгу боерыгы бирелде, - дип хәбәр итә ул.

Әхмәтов белән - аерым әңгәмә.

- Сезнең бурычыгыз аеруча мөһим. Сезгә һөҗүм итүче частьларны дивизия штабының күзәтү пункты белән элемтә белән тәэмин итәргә кирәк. Аңлашылдымы?

- Әйе.

Иртәгә иртән иртүк полклар Днепропетровск өлкәсенең Сошиновка авылы районында елга аша чыга башлый. Дошман көчле утка тота. Катушка һәм телефон аппаратларын алып, Абдулла һәм тагын өч элемтәче салга утырып, такта кисәкләре белән ишеп, алга бара. Сал чайкала. Бер солдатны көчле дулкын алып очыра. Абдулла аңа ишкәкне суза.

- Тотын! Салга үрмәлә.

Ярга башкаларга караганда бераз тизрәк килеп җитәләр. Километр ярым арада ике яклы элемтә линиясе сузалар. Шулай итеп дивизия командирына сугыш белән идарә итү мөмкинлеге бирәләр. Бу стратегик планда иң мөһим участокларның берсе була.

Аның өч элемтәче иптәше һәлак була. Ә Әхмәтов дошман артиллериясе китергән төзексезлекләрне бетерү өчен линиягә кайта. Ул дүрт дистәгә якын өзеклекләрне ялгый. Бу күпме кыюлык һәм түземлелек таләп итә! Могҗиза белән генә исән кала. Ул яраланганчы линиядә була.

Госпитальдән соң частенә кайткач аны полк командиры күрергә тели. Бераз дәшми торганнан соң:

- Сине, Әхмәтов, Днепрда аеруча батырлыгың өчен илнең югары наградасына күрсәттеләр, - ди.

Көтелмәгән хәлдән Абдулла тәүдә бер сүз дә әйтә алмый.

Соңыннан тагын авыр алышлар була.

Бервакыт аларга взводка полкның замполиты килә. Әхмәтовка елмаеп «Правда» гәзитен суза.

- Беренче битне укы.

Монда СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февралендәге Боерыгы белән Әхмәтовка Советлар Союзы Герое исеме бирелде, дип хәбәр ителә.

Ә моңа кадәр Абдулла I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Апрель аенда - янә полк штабына чакырталар.

- Я, Абдулла, бүген син нинди төш күрдең?

- Белмим. Онытканмын. Нык йоклаганмын!

- Ерак командировкага барырга туры киләчәк.

- Кайда һәм ни өчен?

- Сине Мәскәүгә чакырталар.

Иртәгәсенә өлкән сержант Әхмәтов һәм сержант Трушников армия штабына юнәләләр. Анда кирәкле документлар әзер була. Аннан - башкалага. Ун тәүлек баралар.

Беренче элемтә полк казармасында 12 көн ял итәләр. 11 майда - Кремльгә.

СССР Югары Советы Президиумы рәисе М.И.Калининга Әхмәтовны беренче булып чакырталар. Ул югалып кала. СССР Югары Советы Президиумы секретаре Александр Горкин кычкырып аның фамилиясен әйтә. Шулчак Абдулла алга атлый.

- Оялма, - дип билгели Михаил Иванович (аны халык арасында хөрмәтләп бөтенсоюз старостасы дип тә йөртәләр).

Җылы һәм ихлас күңелдән котлап, ул Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз тапшыра.

Бүләкләү тантанасыннан соң барысы да бергәләп ихлас әңгәмәләшә.

Шунда Абдулла аны Геройга күрсәтү турында бүләкләү кәгазенә 31нче укчылар дивизиясе командиры генерал-майор Богданович, 46нчы армия командующие генерал-майор Глаголев, армия Хәрби Советы әгъзасы полковник Санакоев, 2нче Украина фронты гаскәрләре командующие армия генералы Малиновский, фронтның Хәрби Советы әгъзасы генерал-лейтенант Желтов, Дәүләт оборона комитетының бүләкләү комиссиясе рәисе кул куюын белә. Мәскәүдән Абдулла янә үзенең частена кайта.

Бервакыт аны дивизия штабына чакырталар.

- Менә нәрсә, Әхмәтов, - дип кыскача гына әйтә полковник. - Сине Киев хәрби элемтә училищесына җибәрергә карар иттек. Ике көннән кузгаласың.

Училищены тәмамлаганнан соң аны сәламәтлек торышы буенча запаска озаталар.

Шат күңелле пәһлевандай егет күкрәгенә Герой йолдызы тагып авылына кайта. Барысы да шатлана.

Күрше кызы Шаһидәгә килә. Һәм менә, алар бер-берсенә карап тора, икесенең дә күзләре яшьләнгән...

1946 елда өйләнешәләр. Бу вакытта Абдулла Уфада була. Хатыны аның янына күченә. Ул ике еллык өлкә партия мәктәбен тәмамлый. БАССР Югары Советы Президиумында, Социаль тәэминат министрлыгында эшли.

1952 елда аны Стәрлебаш авылына район башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп җибәрәләр. Артабан БАССР хәзерләүләр министрлыгы уполномоченные, ашлык кабул итү предприятиесе, Аксен элеваторы директоры, Стәрлебаш район башкарма комитетының социаль тәэминат бүлеге мөдире була. Шаһидә Хәйбрахман кызы укытучы булып эшли.

- 1984 елның апрелендә аларга хат килә. Шаһидә Хәйбрахман кызы аны иренә суза.

- Кемнән? - дип сорый ул.

- Белмим. Җибәрелгән адресы - Пенза шәһәре.

Абдулла Шәнгәрәй улы хатны укый башлый. Елмая.

- Бу хат фронттагы иптәшем Константин Яковлевич Кулебякиннан. Днепрның утлы ярында шул көннең минем өчен ничек тәмамлануы турында сөйли. Шул чакта окоп янында авыр снаряд шартлады. Калганын хәтерләмим. Биш кешене, шул исәптән мине дә, җир белән күмгән иде. Ә ул, Кулебякин, безне «кабердән» чокып алганнарның берсе булган икән. Ул чакта мин генә исән калганмын.

Ә менә ул, Константин Яковлевич, аларның Стәрлебаштагы адресын ничек белүе сер булып кала.

... Яз барысын да: олысын да, кечесен дә тигезли, диләр. Яшьләргә ул өмет бүләк итә, ә өлкәннәрне җирнең яңаруы белән дулкынландыра. Ә кемдер өчен һәр яз алар өчен шул чактагы, 45нче елдагы кебек үк кала.

- Менә янә май җитеп килә, - дип уйланып кына әйтте миңа 1995 елның апрелендә авыл үзәгендә очраклы очрашканда Абдулла Шәнгәрәй улы. - Хатирәләр янә яңарып, күңелне әрнетәчәк. Күпме авырлыклар һәм сынаулар аша үтәргә туры килде.

Өч атнадан ул Уфа шәһәренә Бөек Җиңүнең 50 еллыгы хөрмәтенә тантанага барды.

Ә киләсе язны аңа күрергә насыйп булмады. Көзен ул авырып, ноябрьдә вафат булды. Аңа 77 яшь иде.

Кызы Светлана Абдулла кызының һәм улы Айрат Абдулла улының (икесе дә Стәрлебашта яши) өй архивларында әтиләреннән калган төрле еллардагы документлар саклана. Полкташлары белән язышуы. Хәрби дан урыннарында фронтовиклар белән очрашулар. Аның көндәлекләре дә сакланган. Бихисап кызыклы фоторәсемнәр.

Менә шуларның берсе - Кремльнең Георгий залында төшерелгән. Бүләкләнгән фронтовиклар төркеменең үзәгендә - бөтенсоюз старостасы М.И.Калинин. Яки менә икенче фоторәсем, анда бер ир елмаеп тора. Бу Ленинградтан (хәзер - Санкт-Петербург) Степан Маскаев. Ул Стәрлебашка фронт дустына кунакка килгән.

- Әтиебез тыйнак, кешеләр белән аралашканда гади һәм ихлас булды, - дип фикерләре белән уртаклаша Светлана Абдулла кызы һәм Айрат Абдулла улы. - Бервакытта да үзен күрсәтергә тырышмады.

Стәрлебашлыларның хәтерендә ул менә шундый булып саклана.

Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН. Фото Әхмәтовларның гаилә архивыннан.


Читайте нас: