Барлык яңалыклар

Нинди тәмле кыярлар!

Календарьда апрельнең соңгы көннәре, ләкин һава торышы быел халыкка кояш җылысы һәм табигатьнең матур төсләре белән хозурланырга бирми. Шуңа карамастан, бакча үстерергә яратучылар һава торышының холыксызлануына игътибар итмәскә һәм яраткан эшләре белән ышанычлы шөгыльләнергә өйрәнгән. Мәсәлән, Хәлекәй авылыннан Зөфәр Әминев хуҗалыгында күптәннән инде гөрләп кыярлар һәм тәмләткеч үләннәр үсә.

Әлеге тату гаиләнең теплицасы икенче ел уңыш бирә. Ишеген ачсаң, җәйге мизгелгә кайткан кебек буласың. Поликарбонаттан эшләнгән ярым үтәкүренмәле стена тышында бар нәрсә соры төстә, ә монда юеш җир исе килә, өскә таба үрмәләгән кыяр сабакларында кыярлар үсеп утыра. Хәтта бал кортлары бызылдый! Әминевларның бакчасында ике дистәгә якын умарта оялары рәт-рәт тезелеп киткән.

- Сигез ел элек полиэтиленнан кечкенә теплица ясадык. Аны бәләкәй мич белән җылытып кыярлар үстердек. Бездә климат нинди икәнен үзегез беләсез, я чатнама суык, я тамчы тама. Бер төрле генә температура тоту авыр, ләкин без моңа ирештек, - дип сөйли гаилә башлыгы Зөфәр Әминев.

Ә узган ел алар заманча материаллар кулланып, теплицаларын киңәйтергә һәм яңартырга карар иткән. Улы Эльмир белән поликарбонаттан 5х10 метр үлчәмле яңасын төзегәннәр. Эльмир армиядә хезмәт итеп кайткан, Ишембай нефть техникумын тәмамлаган һәм белгечлеге буенча Төньякта эшләп йөри. Ул, әтисе кебек үк, бар эшкә дә оста. Бина эчендә бертөрле температура тоту өчен Эльмир махсус датчиклар урнаштырган, алар һава, туфрак температурасын һәм дымлылыкны күрсәтә. Температура күтәрелсә, автоматик рәвештә форточкалар ачыла. Ә дымлылык түбәнәйсә, мич өстенә урнаштырлыган «капельница» эшли башлый, ул парник мохите тудыра. Теплицада, мичтән тыш, электр җылыткычы куелган. Кызык өчен Әминевлар чыгымнарны исәпләп бара. Үткән елда чыгымнар 36 мең сум тәшкил иткән. Быел гыйнвар аенда ул бинаны җылытып, төрле сортлы 120дән артык кыяр орлыгы һәм бераз тәмләткеч үлән чәчкәннәр. Мартта тәүге уңыш алганнар. Тәмле, химикатларсыз үстерелгән яшелчәләрне танышлары, туганнанры, авылдашлары рәхәтләнеп сатып алган. Әминевларның үзләренең дә гаиләсе зур – алты бала, оныклары да бар. Әйткәндәй, өченче класста укучы кече уллары Эмиль һәм оныклары Владик, кызлары Гөлзана - беренче ярдәмчеләре. Алар утын ташый, көн саен яшелчәләргә су сибә, уңыш җыя, температураны күзәтә. Шулай итеп, кыш көне ничек яшелчә үстерергә кирәклеге турында да күп нәрсә белә.

- Былтыргы уңыш чыгымнарны каплады, дисәк тә була, - ди Зөфәр Зәйнулла улы. – Быел без көздән үк туфрак әзерләдек. Әле төп чыгым электрга китә.

Әминевлар бик эш сөючән һәм кунакчыл кешеләр. Бу шунда ук сизелә. Өстәлдә төрле сөт продуктлары, ит һәм әлбәттә инде, тәмле кыяр. Барысы да үзләренеке. Гөлйөзем Сөнәгать кызы, күп балалы ана буларак, хаклы ялда. Зөфәр Зәйнулла улы соңгы елларда Матросов исемендәге хуҗалыкта бригадир булып эшләгән. Күптән түгел аны тимерче итеп күчергәннәр. Өлкән кызлары Гөлфия гаиләсе белән Карагыш авылында яши. Кызлары Гүзәл һәм Зәлия Стәрлетамакта эшли. Гөлзана – 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең 9 классында укый. Әлеге зур гаиләдә тату яшиләр һәм эшлиләр, һәр көннең кадерен беләләр.

Без гаиләнең киләчәккә планнары турында кызыксынып тормадык, чөнки тырыш кешеләр бервакытта да ирешелгәннәрдә туктап калмый. Барлык хыяллары, планнары мотлак тормышка ашачагына шик тә юк.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: