Барлык яңалыклар

Күзгә күренмәс дошманга каршы көрәшкән

Бу көннәрдә без хәсрәтле көнне искә алабыз. Моннан 32 ел элек Чернобыль АЭСында авария булган. Меңләгән кеше гомерен һәм сәламәтлеген хәвеф астына куеп, аның нәтиҗәләрен бетерә. Алар исәбендә хәвеф зонасында Стәрлебаш авылыннан Әсгать Әхмәдиев та эшләгән.

12нче авыл һөнәри техник училищесында электромонтерлар курсын уңышлы тәмамлау турында документны кулына алып, яшь егет туган авылына кайта. РМСУда ике ел эшләгәннән соң, 1969 елда Әсгать армиягә китә. Ул моны тормышындагы чираттагы баскыч дип кабул итеп, Совет гаскәрләре сафына баса. Төньяк флотта матрос булып хезмәт итә. Ике ел сизелми дә үтә, Стәрлебашка кайткач белгечлеге буенча эшләвен дәвам итә – подстанциягә эшкә урнаша. Биш елдан соң урындагы “Стәрле” колхозына күчә. Бервакыт колхозга тикшерү белән ул вакыттагы янгын сүндерү часте начальнигы Тимер Әминев килә. Ул Әсгатьтә җаваплы хезмәткәрне күреп, аңардан сорый:

- Безгә “пожаркага” килергә теләмисеңме? Безгә шундый егәрле, яшь егетләр кирәк.

- Уйлармын, - дип җавап бирә ул, үзе бу тәкъдимгә бераз аптырап кала.

Берникадәр вакыттан соң Ә.Әхмәдиев янгын сүндерү частенең бердәм, тату коллективына кушыла. Башта отделение командиры булып эшли, аннары каравыл начальнигы итеп тәгаенләнә.

- 1986 елның декабрендә миңа, хәрби бурычлы кеше буларак, хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе тапшырдылар, - дип искә ала Әсгать Барый улы, - ә берничә көннән мин һәм безнең районнан тагын 11 кеше поезда Тоцкийга өйрәнүләргә китеп бара идек инде.

Артабан аларның төркемен Чернобыльгә җибәрәләр, ЧАЭСтан 35 километрдагы хәрби палатка шәһәрчегенә урнаштыралар. Һәр палаткада 20-30ар кеше яши, мич ягалар, бер взвод җыештыру һәм ашарга әзерләү белән шөгыльләнә. Көн тәртибе катгый була: һәр иртә 6.00 сәгатьтә торалар, иртәнге ашны ашыйлар. Аннары 20шәр кеше машиналарга төялеп, авария урынына баралар. Алар щеткалар һәм махсус эретмә белән радиация тузанын юалар. Бер сәгать, сәгать ярым, иң күп дигәндә ике сәгать эшлиләр. Смена ахырында кеше исәбе алына, чөнки станциядә адашуы бик җиңел, мондый очраклар кабатланып тора. Командирда нурланыш дозасын үлчи торган дозиметр була, кичен ул кемнең күпме радиация алганын язып бара. Рентгенның дозасы – 20 рентген-сәгать.

- Ә мин 19,87 нурланыш дозасы алдым. Өйгә кайттым. Тормыш үз чираты белән дәвам итте, әмма хатирәләр калды, - ди Әсгать Әхмәдиев. – Үзебезнең Чернобыль командасы егетләре белән һәрвакыт элемтәдә торам. Кызганычка каршы, бергә барган 12 кешедән бүгенге көндә бары тик дүртәү – мин, Ришат Хәмитов, Идик Якупов, Альберт Мөхәммәтьяров кына исән.

Әсгать Барый улы янгын сүндерү частенда хаклы ялга чыкканчы эшли. Үз эшенә намуслы мөнәсәбәте белән ул хезмәттәшләренең ихтирамын яулый һәм тирә-юньдәгеләрнең абруен казана. Әсгать Әхмәдиевның бик күп Почет грамоталары бар, ул – социалистик ярыш җиңүчесе, 2004 елда РФ Президенты Указы белән “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләнгән.

Җиребездә беркайчан да Чернобыль кабатланмасын. Бу фаҗига – тирә-як дөньяга җиңел акыл белән карарга ярамаганлыгын раслаучы катгый сабак, - дип йомгаклады Әсгать Әхмәдиев.

Фаягөл ЙОСЫПОВА.

Фото гаилә альбомыннан алынды.

Читайте нас: