Барлык яңалыклар

Башкортстанның һәм авылдашларының яраткан рәссамы

Яшерган авыл мәдәният йортына бәйрәм концертларына килгән кешеләр сәхнәгә урнаштырылган баннерны шунда ук күреп кала. Биредә яшәүче һәркемнең күңеленә якын, гүзәл, бай авыл табигате сүрәтләнгән. Аны булдыруда Яшерган авылыннан чыккан,бүгенге көндә Стәрлетамакта яшәүче, чаралар үткәрүдә күп тапкырлар ярдәм кулы сузган Илдус Мөхәррәмов, Ренат Хәйруллин, Дамир Ишембитов, Хәлил Солтанов һәм танылган Русия рәссамы, шулай ук Яшерганда туып-үскән Рушания Бәдретдинова спонсорлык ярдәме күрсәткәннәр. Аның турында гәзит укучыларыбызга Яшерган авылының ветераннар советы рәисе Альфира Гатауллина сөйләргә тели.

Кеше җир йөзендә кабатланмас һәм бер генә гомер кичерә. Бу гаҗәеп ханым барысына да өлгерә – иҗатын һәм гаиләне берләштерә, халыкара проектларда республика данын яклый. Рушаниянең игътибар үзәгендә – кешенең эчке дөньясы, үзара мөнәсәбәтләре, шулай ук Туган ил һәм якын кешеләр темасы.

Ул 1974 елда Яшерган авылында туган. Әнисе бухгалтер булып эшли, әтисе белгечлеге буенча сварщик. Бу бик талантлы гаилә. Рушаниянең әтисе һәм энесе Габдрәхим дә оста рәсем ясыйлар, әтисе шигырьләр дә яза. Ә әнисе, бухгалтер эшеннән тыш, кешеләрне дәвалый. Куллары белән сыпырып кешенең кайсы җире авыртканын билгели, сөлек салу белән шөгыльләнә. Рушания башлангыч классларны тәмамлаганнан соң гаилә Ишембайның “Перегонный” микрорайонына күченә. Монда кыз 5 санлы урта мәктәпкә һәм “Рәсем сәнгате” белгечлеге буенча Балалар сәнгать мәктәбенә укырга бара. Аңа кызның икенче әнисенә әверелгән Любовь Леонидовна Грачева рәсем төшерергә өйрәтә. Соңрак үзенең беренче күргәзмәсен Рушания аңа багышлый. “Художка”ны тәмамлаганнан соң 1988 елда үзе укыган 5нче мәктәптә рәсем дәресен укыта. 1989 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң “Черчение һәм рәсем укытучысы” белгечлеге буенча 2 санлы Уфа педагогия колледжына укырга керә. Колледжны тәмамлаганнан соң Уфа дәүләт сәнгать институтына (хәзерге Сәнгать академиясе) укырга керә. Уку вакытында “Иске Уфа” нәшриятында эшли. Рушания бар эшне дә башкара: эчемлекләр өчен наклейкалар уйлап чыгара, төрле баннерлар, чакыру билетлары ясый, брошюраларны бизи, журналлар версткалый. Ул тиз, бер утыруда эшли. Төгәл кул хәрәкәтләре һәм үткер күз күреме күнекмәләр белән, практикада остара. Ул каләм белән беркайчан да төшереп утырмый – шунда ук акварель яки гуашь кәгазьгә ята. Колледжда һәм институтта укыганда яшьләр, шәһәр, төбәк һәм халыкара күргәзмәләрдә даими катнаша. Моннан тыш, уннан артык персональ күргәзмә оештыра.

2003 елдан “Йолдызлык” балалар иҗаты үзәгендә рәсем төшерү серләренә өйрәтә башлый.

“Республика Башкортостан” гәзите мәгълүматлары буенча 2014 елда ул авыру балаларга актив хәйрия ярдәме өчен “Ел укытучысы” дип танылган.

Русия һәм чит ил проектлары, хәйрия аукционнары. Аның көне минутлап исәпләнгән. Рушания Бәдретдинова үзенең рәссам буласын балачактан белгән. Ә зур гаилә турында хәстәрлек һәм иҗатны берләштерә белү – аның тагын бер таланты. Тормыш иптәше белән алар ике ул, кыз, шулай ук тәрбиягә алган улларын тәрбиялиләр.

Ул беркайчан да күңелен төшерми, аның эшкә сәләтлелегенә көнләшергә генә мөмкин. Рушаниянең эшләре АКШда, Канадада, Германиядә, Намибиядә, Кытайда һәм башка илләрдә музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. Шулай ук Владимир Спиваков, Филипп Киркоров, Федор Емельяненко кебек билгеле кешеләрдә дә. Бу аның картиналары ияләре исемлегенең бер кечкенә генә өлеше.

Күптән түгел Уфада “Башкортстанның яраткан рәссамнары” проектына йомгак ясалган. Тантаналы бүләкләү “Башкортостан” шәһәр концерт залында үткән. Җиңүчеләр Интернет кулланучылар тавыш бирүе, шулай ук абруйлы жюри эше нәтиҗәсендә билгеләнгән. Бүләкләр дүрт номинациядә тапшырылган.

Тормыштан киткән, әмма рәсем сәнгатендә зур эз калдырган рәссамнар. Күренекле рәссамнар Адия Ситдыйкова, Әхмәт Лотфуллин һәм Николай Пеганов аеруча күп тавыш җыйган. Проектны оештыручы Наил Мәхмүтов әйтүенчә, барлык өч “легенда” исемнәре белән рәссамнар өчен премияләр аталачак.

Аларның беренчесе – Н.Пеганов исемендәгесе бирелгән дә инде. Моның өчен рәссамның улы – күренекле Уфа меценаты Василий Пеганов 300 мең сумлык приз фонды бүлгән. Н.Пеганов исемендәге махсус премияләр Михаил Назаровка, Рушания Бәдретдиновага, Расих Әхмәтвәлиевка һәм Федор Кащеевка тапшырылган.

Рушания Мөсәвир кызы авылдашлары белән тыгыз бәйләнештә яши. Чаралар үткәрүдә төрле спонсорлык ярдәме күрсәтә, Кызылъяр авылында чишмәне төзекләндерергә ярдәм иткән. Дөньякүләм танылу алуына карамастан, ул бик гади һәм аралашучан. Гаиләдә ул алыштыргысыз хуҗабикә, сөекле әни, туганнары, якыннары һәм, әлбәттә инде, авылдашлары, якташлары өчен зур горурлык.

Лиана ЯРМИЕВА язып алды.

Фото гәзит редакциясе архивыннан алынды.

Читайте нас: