Барлык яңалыклар

Тормыш кыйммәте - гаилә

14 мартта Айдарәле авылында “Гаилә бәхетенең сере” дип аталган Гәрәевлар гаиләсе белән танышу кичәсе үтте.

Гаилә – язмышның иң кадерле бүләге. Бу сүз һәрберебез өчен үзенчәлекле мәгънәгә ия. Рәзилә һәм Хәйдәр Гәрәевлар өчен ул – аларның балалары, оныклары һәм алар белән бергә яшәүче Хәйдәр абыйның әнисе Гарифә апа. Аңа 92 яшь, ләкин ул үзенең тормыш сөючәнлеге белән теләсә кемнең күңелен күтәрә, әлегә кадәр ул җырлар җырлый һәм яшьләрчә биергә дә булдыра.

Гәрәевларның гаилә тормышы 42 ел элек башланган, алтын туйга да күп калмаган. Алар студент чагында Айдарәлегә малярлар булып эшләргә килгәч танышкан. Өйләнешкәч, Хәйдәр үзе шушы авылныкы булганлыктан, шунда яшәп калганнар. Колхозда эшләгәннәр, өй салганнар, өрлек кебек дүрт улларына гомер биргәннәр. Алар барысы да гаиләле, нефтьчеләр булып эшлиләр, һәм, үз чиратларында, аларга сигез онык бүләк иткәннәр.

Гади, тыйнак кына гаиләдә күпме изгелек һәм мәрхәмәтлек. Мин гаилә башлыгына сорау бирдем: “Сез алтын балык тотсагыз, нинди өч теләгегезне үтәвен теләр идегез?” Ул озак кына уйланып торганнан соң: “Мин аны җибәрер идем. Мин тормышта барысына да үзем ирешергә күнеккәнмен, бар нәрсәдән дә канәгатьмен”. Һәм шулайдыр да. Алар мал-туар, атлар асрыйлар, барысына да көчләре җитә.

Бәйрәм саен гаиләләре белән балалары кайта һәм алар өчен бергә зур өстәл артына җыелышу бәйрәмгә әверелә. Күршеләре аларны хөрмәт итә, һәрвакыт бер-берсенә ярдәмләшәләр, чөнки аларда бернинди эчкерлек юк, бары тик яхшылык кына. Гаиләдә кайгылар да булган, ләкин Гәрәевлар сынауларга бирешмәгән, чөнки алар бергә бербөтен. Рәзилә апа улларының фоторәсемнәрен күрсәтеп, болай диде: “Мин аларны нык яратам! Алар минем булмышым!”

Әлеге кичәгә күршеләре һәм туганнары килгән. Шушы юллар авторы һәм Флүзә Кадыйрова Гәрәевлар турында бик күп җылы сүзләр әйтте, алар хөрмәтенә җыр башкарды. Китапханәче Наталья Мусина да “Родительский дом” җырын җырлады. Өстәл артында да җырлар тынып тормады – барысы да күңелле мохиттә үтте. Татар бию көйләренә барысы да рәхәтләнеп биеде, ә 92 яшьлек Гарифә апа бәйрәмнең уртасында булды. Хәйдәр һәм Рәзилә үзләренең тормышыннан күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Чәй табыны тәмле ризыклардан сыгылып торды, ә башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки алар кунакларны ачык күңел, сый-хөрмәт белән каршы алырга күнеккән.

Шундый зур һәм тату гаиләләр күңелдә шатлык хисләре генә уята. Чөнки тормышта һәркем балалар үстерергә, аларның тормышын бәхетле итәргә бурычлы. Аннары үзләре дә әти-әниләре үрнәгендә үз ояларын корырга тиеш. Гәрәевларда барысы да нәкъ шулай.

Гөлшат ХӘБИБУЛЛИНА, Айдарәле авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Читайте нас: