Барлык яңалыклар

Җаваплы хезмәткәр

Азат Заһидуллин Бузат урта мәктәбендә тракторчы һөнәренә укып чыккан. Ул елларда өлкән классларда машина йөртү дәресләрен укыталар иде. Шулай итеп урта белем турында аттестат белән бергә ул тракторчы-машинист таныклыгы да алган.

1984 елда, мәктәптән соң ул урындагы хуҗалыкта механизатор булып эшли башлаган. Аннары хәрби комиссариат юлламасы буенча Салават автомәктәбендә машина йөртүче һөнәрен үзләштергән. 1985-1987 елларда Ульяновск өлкәсендә хәрби хезмәт үтә. Туган авылына кайткач ул эшен МТЗ-80 тракторында дәвам итә. Шул чордан бирле ул ел саен барлык басу эшләрендә актив катнаша. Кышын терлекчелектә хезмәт сала. Әлеге вакытта язгы басу эшләренә әзерләнә. Җаваплылыгы чикләнгән “ТУЛПАР” җәмгыятенең хуҗалык җитәкчесе Зәбир Бәдретдинов сүзләре буенча, А.Заһидуллин җаваплы, тырыш эшчән, техниканы ярата. Шуңа күрә аның тракторы һәрвакыт төзек. Ярдәмчел һәм эш сөючән булганы өчен Азат Нигъмәтҗан улын хезмәттәшләре дә, авылдашлары да хөрмәт итә.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: