Барлык яңалыклар

Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышанган, чәчкәләр, китаплар яраткан кеше

Гафур Туктаровны яхшы белгәннәрнең күпләре өчен аның кинәт кенә вафат булуы аяз көнне яшен суккан кебек булды. Изге күңелле, Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышанган, Исламны, тел сафлыгын пропагандалаган, гадел һәм бер үк вакытта уй-фикерләре һәм принципиальлеге белән башкалардан аерылып торган Гафур Туктаров кайда гына булса да үзенә игътибар җәлеп итә иде.

Гафур 1934 елда Карагыш авылында туа. Туган авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, фермада хисапчы булып эш башлый. 1951 елда яшь егет Ишембай шәһәренә барып, анда нефть эшкәртүче заводта оператор булып эшкә урнаша. Артабан Хәрби-диңгез флотында су асты көймәсендә хезмәт итә. Хезмәтен тәмамлагач, ул югары белем алырга теләп, Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтына укырга керә. Хезмәт эшчәнлеген Гафур Нәкый улы Иркутск шәһәрендә Ангара нефть-химия комбинатында инженер-технолог булып башлый. Соңыннан бүлек, цех, Стәрлетамак химия заводында, Яр Чаллы шәһәрендә Кама автомобиль заводында производство начальнигы булып эшли. Шушы хезмәт еллары дәвамында ул Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанып яши. Һәм шуңа да, хаклы ялга чыккач күптәнге хыялын тормышка ашыра - Яр Чаллы шәһәрендә дини-фәлсәфи институт-мәдрәсәсенә укырга керә. Ә аны тәмамлаганнан соң 1998 елда Төркиядә Стамбул университетының теологик факультетында стажировка үтә. Шушы вакыт эчендә ул зур иҗтимагый дини эшчәнлек алып бара.

1998 елда Гафур Туктаров мәчет төзелә башлаган Карагыш авылына күченә. Аллаһы Тәгалә йорты рәсми ачылганга кадәр үк ул урындагы мәктәптә гарәп телен һәм язуын өйрәнү буенча дәресләр алып бара. Дин гыйлеменә сусаган авыл халкы рәхәтләнеп дәресләргә йөри, Гафур хәзрәт аларны кызыклы һәм фәһемле алып бара. 1999 елда Федоровка районының Өчбүләк авылында мәчет ачыла, анда да Гафур хәзрәт авыл халкын шулай ук гарәп теленә өйрәтә. Автобус йөрмәгәнлектән ул Дедово авылыннан җиде километр араны җәяүләп үтеп, укучыларына дәрес бирергә йөри. Шул ук елларда ул Акбулат, Балыклы, Динес һәм Федоровка авылында укыта.

Карагыш авылында мәчет төзелгәнче, Гафур Нәкый улы аны тизрәк тәмамлау өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Һәм ул, ниһаять, барысын да шатландырып, ишекләрен ачканда, кадерле кунаклар арасында Русиянең Баш мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, бихисап дин әһелләре була. Таҗетдинның карары белән Гафур хәзрәт Карагыш авылының 1891 санлы мәхәлләсенең имам-хатибы итеп тәгаенләнә.

Әйтергә кирәк, мәчет ачылганнан соң авыл халкы күпләп мәчеткә йөри башлый, укырга теләүчеләр саны арта, күпләр гарәп телен өйрәнергә теләк белдерә. Шәкертләр саны елдан ел күбәя. Алар арасында олысы да, кечесе дә була. 14 ел дәвамында Гафур хәзрәт шушы мәчеткә җитәкчелек итә. Шушы вакыт эчендә бихисап изге эшләр башкара. Мәчетнең янәшәсендә генә урнашкан элекке медицина пунктына капиталь ремонт үткәргәннән соң авыл халкы монда гарәп телен һәм Ислам кануннарын өйрәнә. Гафур хәзрәт бу территорияләрне төзекләндерү өчен күп көч сала. Туймазы урман хуҗалыгыннан үз көче белән бик күп файдалы барбарис, дүләнә, гөлҗимеш, юкә, каен үсентеләре алып кайтып утыртты. Алар әле дә мәчет бакчасында гөрләп үсеп утыра.

Гафур хәзрәтнең эшен хәзер аның шәкертләре: Карагыш авылында Кәбир Нариманов, Наил Мортазин, Федоровкада - Рамазан Кашаев, Гафур Фәйзуллин, Акбүләк авылында - Надир хәзрәт дәвам итә.

Гафур хәзрәт байтак еллар карагышлыларның сәламәтлеге сагында торган хатыны Вәсилә белән 13 ел тату гомер кичерде. Алар яшьли өйләнешми, ә тормышта үз урыннарын табып, һәркайсының үз балалары булгач кына бер-берсен табыша. Вәсилә Шакир кызына капыл гына инсульт булып, ул республика шифаханәләренең берсендә реабилитация үткәндә өйләнешәләр. Гафур Нәкый улы аңа терелергә ярдәм итә, аны һәрьяклап хуплый, хәстәрли. Шулай ук Гафур хәзрәт... үсемлекләр, гөлләр үстерергә ярата иде. Карагыш мәчете территориясендә күзнең явын алып төрле-төрле чәчкәләр монда килүчеләрне шатландыра. Ул китап укырга да ярата иде, Стәрлебаш район музеена 289 данә, шулай ук яраткан шәкертләренә дә сирәк очрый торган, күбесенчә дини китаплар бүләк итте. Алар аны яраткан укытучылары турында кадерле истәлек буларак яратып саклыйлардыр, мөгаен.

Гафур хәзрәт тормышта принципиаль, үз уй-фикерендә анык торучы кеше булды, шуңа да ул башка имамнар арасында «радикал» имиджын алды.

Менә шундый күпкырлы, төрле яктан үсешкән шәхес булды. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны ожмахта булсын.

Рәйсә МУСИНА. Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: