Барлык яңалыклар

Бриллиант туегыз белән!

Гомер түгелдер күпер: чыгып китәргә генә түгел, бөтенесен күрәсең... Зирәк акыллы кешеләрнең бу тапкыр сүзләре тормыш юлларының катлаулы булуы турында. Гаилә корып яшәү ул җитди сынау. Янәшәсендәге кешене тыңлый һәм ишетә белүчеләр гаилә тормышында бик бәхетле. Гәзит укучыларга шундый гаиләләрнең берсе, үземнең күршеләрем турында сөйләргә телим.

Яшерган авылында яшәүче Рәмзия Хәбибрахман кызы һәм Хәбибрахман Камалетдин улы Солтановлар гаиләсен авылда һәрвакыт яшьләргә үрнәк итеп куялар. Бу гаилә пары озак еллар бергәләп гомер итү дәверендә бер-берсенә булган сөю һәм хөрмәтне саклап кала алган.

Хәбибрахман 1932 елда 12 балалы гаиләдә иң кечесе булып дөньяга килгән. Ул чакта, кызганычка каршы, балалар күп үлгән... Алар бишәү генә кала. Аңа балачактан ару-талу белми эшләргә, түзем, сабыр булырга, сугыш чорының ачысын-төчесен күрергә туры килә. Маллар көтү, печән хәзерләү, җир сөрү һәм башка эшләр аның иңнәренә төшкән. 13 яшендә ул өлкәннәр рәтеннән колхозчы булган. 1952-1955 елларда Хәбибрахман Совет Армиясе сафларында була. Украинада хезмәт итә. Шунда ук шофер һөнәрен үзләштерә. Армиядән кайтуга биш ел колхоз рәисен йөртә. Авылга агач кабиналы ЗИС машинасын алып кайткач, аны аңа бирәләр, аңарда ул 30 ел эшли. Соңгы җиде елын – заправкада. Ветеранның гомум хезмәт стажы - ярты гасыр. 1967 елда “Коммунистик хезмәт ударнигы” почетлы исеменә лаек була.

Оренбург өлкәсенең Зирекле авылы кызы Рәмзиягә дә тормыш байтак сынаулар куя. Аның әтисе сугыштан кайткач 33 яшендә вафат була. Рәмзия, гаиләдә өлкән бала буларак, сеңелесен һәм энесен тәрбияләүдә әнисенең төп ярдәмчесенә әверелә. 13 яшеннән колхозда эшли башлый. Төрле сәбәпләр буенча ул бары тик биш класс кына укый ала.

Хәбибрахман Камалетдин улы аңа бер күрүдә гашыйк була. Ул вакытта колхозчыларның паспорты булмый, шуңа күрә алар язылыша алмый. Бары тик 1958 елда, олы уллары Хәбир тугач кына өйләнешәләр. Рәмзия Хәбибрахман кызы гомере буе чөгендерче була, ә кышын савучы булып эшли. Дүрт улларына һәм кызларына гомер биреп, ул “Ана даны” медале белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, олы уллары яшьли вафат була. Аны югалтуны якыннары бик авыр кичерә. Ләкин тормыш дәвам итә. Солтановлар киленнәре һәм оныклары белән аралашып яши. Халит белән Хәлим үз эшләрен ача – сатуга бавырсак, тортлар әзерли, тукмач һәм башка изделиеләр сата. Аларны Яшерган авыл халкы гына түгел, районныкылар да сатып ала. Эшләре әйбәт бара. Алар авылдашларына эш урыны биргән. Хәйдәр дә башта икмәк пешерү белән шөгыльләнә, хәзер умарта үрчетә. Кызлары Лүзия Уфада аптекада эшли. Һәркайсының үз гаиләсе. Картәти белән картәни оныклары өчен җан ата.

Үрнәкле гаилә зур иркен өйдә яши, өлкән яшьтә булуларына карамастан, кош-корт тота, бакча үстерә. Алар пенсионерларча тыныч кына яшәп яталар. “Ишегебез һәркем өчен ачык: балаларга да, дус-ишләргә, күршеләргә дә”, - диләр 60 ел бергә иңгә-иң куеп гомер кичергән гаилә пары. Бу датаны бер-берсенең кадерен чын-чынлап белгән кешеләр генә шулкадәр гомер кичергәнгә дә “Бриллиант туй” дип әйтәләрдер, мөгаен. Аларның да гаилә берлеге, шушы асылташ кебек үк, ныклы, кыйммәтле.

Альфира ГАТАУЛЛИНА,

Яшерган авылының ветераннар советы рәисе.

Фото Солтановларның гаилә альбомыннан.

Читайте нас: