Барлык яңалыклар

Тормышларына күпләр соклана

Физкультура техникумы директоры кулында хәрби комиссариаттан чакыру кәгазен әйләндереп-әйләндереп карый. Янә озын буйлы, төз гәүдәле егеткә караш ташлый. - Китүең кызганыч. Торып, тәрәзә янына килде. Тәрәзә пәрдәсен этеп куйды. - Үзеңнең хәрби хезмәткә барасың киләме соң? - Үземне сынап карыйсы килә, - дип җавап бирде Тәлгать. - Ярар алайса, уңышлар телим. Спортка булган сөю Табылды авылыннан Тәлгать Исмәгыйлевны мәктәпне тәмамлаганнан соң Стәрлетамактагы шушы уку йортына алып килә. Бер ел укый. Һәм капыл аны армиягә чакырулары турында хәбәр итәләр. Ул вакыттагы Германия демократик республикасы территориясендә урнашкан хәрби частьларның берсенә хезмәткә эләгә. Өйрәнүләр вакытында аның осталыклары турында дивизия гәзитендә язалар. Запаска старшина званиесендә китә.

Кайткач, Тәлгать янә физкультура техникумына юнәлә. Шул ук директор бик нык сөенә.

- Әйдә, безнең җыелма волейбол командасына кер.

Бу команда шәһәр, республика турнирларында җиңүләр яулый. Урта махсус уку йортлары арасында Русия Федерациясе беренчелегендә иң яхшысы була. Тәлгать тә мәйданда иң яхшылардан була.

Ә Табылдыда урындагы мәктәп укытучысы Нурия Сабитова егетнең күңелен яулый, Нурия да аны ошата. Тәлгать укуын тәмамлагач, алар 1977 елда туй ясыйлар.

Тәлгатьне Бакый урта мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Тормыш иптәше дә шунда күчә.

Нурия үзе Ибракай авылыннан. 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбендә укый.

- Физика-математика факультетына укырга кер, - дип киңәш бирә аңа мәктәп директоры Хәлил Гали улы Салихов. – Синең бу яклап сәләтең бар.

Нурия шулай итә дә. Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлаганнан соң Табылды мәктәбенә юллама ала.

Монда ул эшкә чума. Шунда ук чыгарылыш класс укучыларына җитәкче итеп куялар. Җәмәгать башлангычында өлкән пионервожатый итеп тәгаенлиләр. Атнага бер тапкыр авыл коммунистлары белән укулар үткәрә, драмтүгәрәккә йөри. Башкалар белән бергә сәхнәдә чыгыш ясый.

Нурия фатирда торган өйнең хуҗасы аны кызганып:

- Ничек бөтен җиргә өлгерәсең? Күпме көч кирәк! Арыйсыңдыр инде? – ди.

- Бу турыда уйларга вакыт юк, - дип җавап бирә кыз.

Хезмәттәшләренең берсе болай ди:

- Кичә мин район үзәгенә бардым. Һәм беләсеңме анда нәрсә күрдем?

- Әйтсәң белермен.

- Синең портретың комсомол райкомының Мактау тактасында тора.

Нурия тыйнак кына елмая.

Бакыйда ул вакыйгаларга бай тормышын дәвам итә. Математика һәм физика укытучысы. Авыр фәннәр. Бервакыт бер ханым аңардан үтенә:

- Безнең улыбыз белән өстәмә шөгыльләнә алмассыз микән?

- Ярый, - дип килешә Нурия Габделхак кызы.

Шөгыльләнү файдага була.

Өч елдан аны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп тәгаенлиләр. Эше тагы да арта. Авыл Советы депутаты итеп тә сайлыйлар.

Уңышлы хезмәт еллары. Район педсоветларында Бакый мәктәбен барлык күрсәткечләр буенча иң яхшыларның берсе буларак билгелиләр.

- Безнең укытучылар коллективы бик көчле, - ди тормыш иптәшенә Нурия Габделхак кызы.

- Бу турыда мин үзем дә беләм, - дип елмая Тәлгать Хаҗгали улы.

Бик күп кызыклы эшләр. Укучылар, ата-аналар белән әйбәт мөнәсәбәт.

- Бакый хатын-кызларының сиңа карата рәхмәт сүзләре әйтүен ишеттем, - ди бервакыт Тәлгать Хаҗгали улы тормыш иптәшенә.

- Нәрсә өчен?

- Педагогик эштәге зур тырышлыгың өчен.

Тәлгать Хаҗгали улы да 1977 елда җиң сызганып укытучылык эшенә керешә. Кичен өйгә арып, ләкин канәгать кайта.

Ул физкультура дәресләрен кызыклы итеп үткәрүгә ирешә. Спорт секцияләрендә дә занятиеләр үткәрелә. Спорт инвентарен тулыландыралар.

Бервакыт Тәлгать Хаҗгали улы мәктәп директорына мөрәҗәгать итә:

Җәйге спорткомплекс кебегрәк нәрсә төзергә кирәк иде.

- Яхшы башлангыч, - ди директор. – Әйдә, бу эшкә үзең җитәкчелек ит.

Мәсьәләне ныклы тикшерәләр. Укучыларның кайбер әти-әниләре дә ярдәм итәргә теләк белдерә.

- Менә дигән килеп чыкты, - дип сөенә укытучылар.

Спорт занятиеләре тагын да кызыклырак үтә башлый.

Тиздән монда әлеге мәсьәлә буенча район семинары үткәрәләр.

Эшләр уңышлы бара. Бакыйлыларның яхшы даны тагы да тарала. Яшь волейболчылар, баскетболчылар район беренчелекләрендә беренче урыннар ала. Чаңгычылар командасы иң яхшы өчәү арасында була. Җиңел атлетлар да уңышлы чыгыш ясый.

1981 елда Рифат Вәлиев районның җыелма командасы составында авыл мәктәп укучылары арасында чаңгы буенча Башкортстан беренчелегендә катнаша. Һәм чемпион булып кайта. Бу Бакый мәктәбе өчен чын-чынлап зур вакыйга була.

Аннары районның чаңгы юлында тагын бер Бакый укучысы – Фәнүр Вәлишин уңышлар яулый. 1983 елда ул республика чемпионатына китә. Район командасына 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе укытучысы Риф Жданов җитәкчелек итә. Ә Тәлгать Хаҗгали улы укучысына киңәшен бирә:

- Кыюрак бул. Каушап калма.

Ярышлар Мишкә районының шул исемдәге авылында үтә. Мишкәлеләрнең үзләренең ныклы традицияләре була – күп еллар мондагы чаңгычылар республикада иң яхшылары була. Алар бу юлы да җиңүгә төп дәгъвачылар дип санала. Бу рольгә шулай ук Калтасы, Бәләбәй һәм кайбер башка районнар спортчыларын да кертәләр. Ләкин Бакый чаңгычысы Фәнүр Вәлишин барлык фаразлауларны юкка чыгара. Сенсация ясый, дисәң дә була. Беренче көнне ул 15 километр дистанциядә җиңү яулый. Аннары Фәнүр 10 километрга ярышта икенче урынны ала. Аннары 4х10 километрлы эстафета – Вәлишин йомгаклау этабында команда өчен йөгерә. Башта алда Калтасы районы чаңгычысы була. Дистанциянең икенче яртысында Фәнүр аны куып җитә, ә финишта 14 секундка артта калдыра. Шулай итеп, стәрлебашлылар бу эстафетада җиңүчеләр була, ә Фәнүрне әлеге чемпионатның герое дип атыйлар. Алкышлар (читтән торып булса да) аның остазы Тәлгать Исмәгыйлевка да тия.

Хәзер Фәнүр Вәлишин Бакый авыл биләмәсенең хакимият башлыгы. Авылның волейбол командасы капитаны.

Исмәгыйлев үзе берничә тапкыр үз өлкәсендә районда иң яхшы укытучы дип таныла. Физкультура укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе була.

Берчак эшли башлаган чорда Исмәгыйлев Бакыйда спорт сөючеләрнең берсенә мөрәҗәгать итә:

- Әйдә даими нигездә авылның волейбол командасын төзибез. Тренировкалар үткәрербез.

- Эшебез барып чыгар микән соң?

- Әлбәттә!

Һәм чынлап та барысы да уңышлы килеп чыга. Иң мөһиме, традиция туа. Бакый командасы аннары күп еллар дәвамында район турнирларында иң яхшылар сафында була, шул исәптән беренче урыннар ала. Ул әле дә шундый булып кала.

2000 елда Исмәгыйлевлар Табылдыга күченә. Алар монда иркен күркәм өй төзи. Нурия Габделхак кызын урындагы мәктәпнең директоры итеп тәгаенлиләр. Янә егәрле эшләр. Ике елдан соң табылдылылар районның 20 урта мәктәбе арасында гомум күрсәткечләр буенча дүртенче урынга чыга. Укытучылар А.Г.Вахитова, Р.М.Вахитов, Ф.К.Вахитова, Ю.Я. Байгузин, Т.Х.Исмәгыйлев, Г.Р.Исмәгыйлева район аттестация комиссиясенә керәләр. Бу мәктәп базасында башкорт теле укытучыларының республика семинары үткәрелә. Гомумән коллективта һәрьяклап уйланган төпле эш алып барыла.

Ә Тәлгать Хаҗгали улы физкультура мәсьәләләрен ныкышмалы алып бара. Укучылар аның дәресләрен яраталар. Уңышлар да килә. Волейболчылар, баскетболчылар командалары район турнирларында аерылып тора. Ә җиңел атлетлар Алия Абдрахманова, Рәфил Хөсәенов, Рәзилә Хөсәенова, Зинфир Хөсәенов, Илнар Хәкимов, Зифа Вахитова, Илфир Хәкимов республика ярышларында да призерлар була.

Кошлар оясыннан очкандай, укучылар мәктәптән чыгып китә. Әмма укытучыларына рәхмәт хисләре аларның күңелендә саклана. Шул исәптән Исмәгыйлевларга да. Шалтыраталар. Уңышлар телиләр.

Алар балалары өчен дә бик шат. Ике кызлары да мәктәпне медальләр белән тәмамлаган. Лилия Башкорт дәүләт университетының юридик факультеты дипломын ала. Алия Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Икесе дә белгечлекләре буенча эшли.

Нурия Исмәгыйлева – Күндерәк авыл биләмәсенең (монда аларның авылы да керә) ветераннар советы рәисе. Үткән ел бу ветераннар оешмасы район конкурсында беренче урынны алды. Бу турыда декабрьдә район ветераннар советы пленумында игълан иттеләр. Шунда Нурия Габделхак кызыннан бу уңайдан чыгыш ясавын да үтенделәр. Зал аны тын да алмый тыңлады дисәм, арттыру булмастыр. Күпме фәһемле, кызыклы нәрсәләр турында сөйләде ул.

Тәлгать Хаҗгали улын авылдашлары авылның старостасы итеп сайлаган. Тагын өстәмә мәшәкатьләр, бу вазыйфаны ул рәсмилек өчен генә биләп тормый.

Күптән түгел аңа табылдылылардан берәү килә. Үзен борчыган мәсьәлә турында сөйли. Киңәш сорый.

- Ярар. Ике көннән район үзәгенә барырмын. Белермен, киңәшләшермен, сорашырмын, - дип җавап бирә Тәлгать Хаҗгали улы.

- Сезнең, пенсионерларның, элеккечә актив тормыш белән яшәвегезгә, абруйлы шәхесләр булуыгызга без бик шатбыз, - диләр кызлары да.

Моңа тагы нәрсә өстисең.

Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.

Фото Исмәгыйлевларның гаилә архивыннан.

Читайте нас: