Барлык яңалыклар

Тырышлык белән яуланган бәхет

1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы М.Ә.Мөхәммәтьярованы районда күпләр белә. Аның 41 ел хезмәт стажы, шуларның 34е – педагогик. Шушы еллар дәвамында ул укучыларга белем бирү белән бергә аларга үзенең күңел һәм йөрәк җылысын да биргән. Шуңа күрә бүген, 65 яше тулган көнне, аңа әле дә булса укучылары шалтырата, ә очрашканда тормыш дәресләре биргәне өчен рәхмәтләр әйтәләр. М.Ә.Мөхәммәтьярова – югары категорияле укытучы, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы.

Ул катлаулы язмыш үткән. Шуңа күрәдер дә ул кешеләрне яхшы аңлый, башкаларның проблемасын уртаклаша, мөмкин булганча ярдәм итә. Бөтен нәрсә балачактан килә. Эш сөючәнлек тә, холык та, тулаем алганда язмышыбыз да.

Минегөл Киньябаева (кыз фамилиясе) Зилаер районының олы юллардан еракта урнашкан кечкенә бер авылында туган. Әтисез үскән. Ул, хатынын берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән калдырып, шул ук авылда яшәүче башка хатынга киткән. Аның әнисе, зирәк акыллы һәм изге күңелле ханым, балалар үзләренең ятимлеген тоймасын, әтиләренә ачу сакламасын һәм аны онытмасыннар өчен еш кына аларны... үзенең көндәшенә хуҗалыкта ярдәм итәргә җибәргән.

- Ул вакытта бу безгә шулай булырга тиеш кебек тоела иде, - ди Минегөл Әхмәт кызы. – Ә бит әниебез үз дигәненә иреште. Без әтиебезгә үпкә саклап үсмәдек. Хәзер, еллар үткәч, әниебезгә булган хөрмәтебез арта гына бара. Ул бик тырыш иде. Бер эштән дә куркып тормады. Маллар көтте, чөгендер эшкәртте, фермада да эшләде. Балалары гына ач-ялангач булмасын, ә без аңа һәрнәрсәдә ярдәм иттек. Эшләп үстек, иркәләнеп тормадык. Олы апабыз кияүгә иртә чыкты. Кызганычка каршы, аның гаилә тормышы озакка сузылмады. Тиздән ул тол калды. Кызы яңадан үз язмышын кора алсын өчен әниебез аның кечкенә баласын үзебезгә алып, бишенче баласы кебек тәрбияләде. Равил үсеп, безнең изгелеккә игелек белән җавап бирде, мәсәлән, минем гаиләгә өй салырга ярдәм итте, башкаларга да булышлыгы тиде.

10 классны аңа Хәйбулла районына караган һәм авылыннан җиде километр ераклыкта булган күрше авылда тәмамларга туры килә. Интернатта яши. Ялга җәяүләп өенә кайта. Кыз яхшы укый, укытучылар мәктәпне тәмамлаганнан соң аңа институтка керергә киңәш бирә. Ул үзе дә моңа каршы булмый, ләкин... шәһәргә барырга акчасы җитешми, һәм Минегөл “Коммунизмга” район гәзите типографиясенә кул белән җыючы булып эшкә бара. Анда беренче һәм дүртенче полосаларны җыю өчен җавап бирә.

- Эш миңа ошый иде, грамоталылыгым бар, шуңа күрә мин барысын да тиз һәм хатасыз башкара идем, - дип искә ала әңгәмәдәшем. – Ә хезмәт хакы алуым нинди шатлыклы булды. Үземә киемнәр алдым, әниемә ярдәм иттем, кече туганнарымны сыйладым. Бер елдан институтка керергә барам дигән уемны әйткәч, мине беркем дә хупламады. Әнием дә, мөхәррир дә ныклы каршы тордылар. Әнинең керем чыганагын, ә мөхәррирнең әйбәт хезмәткәрен югалтасы килмәгәндер. Аларның ризалыгын алганчы, имтиханга соңга калдым. Әмма... барыбер киттем. СДПИга сигез айлык курсларга кердем.

Аның Стәрлетамакка баруы – үзе бер тарих. Ул вакытта юлларның исеме генә булган инде. Авылдан каядыр бары тик атта гына барырга мөмкин. Шуңа күрә аны мөхәррир белән килешү буенча райком машинасында алып китәләр. Киләсе елда кыз башкорт теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Аңа укуы авыр була, рус телен йомшак белүе комачаулый, ләкин кыз тырыша, юкса стипендия бирелмәячәген белә. Җәй көннәрендә ел саен акча эшләргә мөмкин булган төзелеш отрядлары белән эшкә бара. Өйгә бүләкләр белән кайта, хезмәт хакының бер өлешен әнисенә бирә. Күршеләре ах итә.

- Кызын укырга җибәрдем дигән иде, ә ул, әнә, киенеп, акча белән кайткан...

Минегөл әнисе белән аларга җавап итеп елмаеп кына куялар. Ә бер кайтуында ул әнисенә: “Әйдә, өй сатып алабыз. Бу өй искергән, салам түбәле. Әнә авылдашлар күченә, аларның өе әйбәт. Шулар белән сөйләш, ә мин акча белән ярдәм итәрмен. Каникулда эшләрмен”, - ди. Һәм сатып алалар да!

Үзенең ире, Мәкъсет егете, ул вакытта Башкорт авыл хуҗалыгы институтының агрофак студенты Сабирҗан Мөхәммәтьяров белән ул төзелеш отрядында эшләгәндә, Ибракай авылына сөтчелек фермасы төзергә килгәч таныша. Кыз бер карауда егетнең игътибарын җәлеп итә... модалы киенгән, матур итеп өелгән чәчләр. Алар бер-берсенең хисләрен озак сыный, 1970 елда, Минегөлгә диплом алырга ярты ел калгач кына өйләнешәләр.

Аны кодаларга егетнең абыйсы бара. Китә дә... югала. Аның туганнары нәрсә уйларга да белми. Бер атнадан гына кайтып төшә. Төпкел якта аның авылын чак табуын гаҗәпләнеп сөйли. Яңа кодалар бик кунакчыл булып чыга, аны атна буе авыл буйлап кунакта йөртәләр. Яшьләрнең үзләреннән башка аларга никах та укыйлар.

- Өйгә кайткач, туганнарына туйны Мәкъсеттә үткәрәчәкләрен катгый әйтте, - дип көлә Минегөл Әхмәт кызы. – Юкса, аннан бер айда да кайтып булмас.

Аннары дипломлы пар Кабакушта, Стәрлебашта эшли. Сабирҗан авыл хуҗалыгы идарәсендә, Минегөл – район башкарма комитетында архив мөдире, 1 санлы урта мәктәбендә, 107нче һөнәрчелек училищесында укытучы. Барысы да әйбәт була. Ләкин... аларның балалары булмый. Киңәшеп, алар уллыкка бала алырга карар итә. Менә шулай күптән көтелгән әти-әни бәхете бүләк итеп, аларның өендә алты айлык Азамат барлыкка килә. Алар баланы бердәнбер кадерле уллары итеп сөю-хәстәрлектә тәрбияли. Аннары аны армиягә озата, каршы ала, югары белем алырга ярдәм итә. Хәзерге вакытта ул өеннән еракта хезмәт итә. Вакыты булганда әнисенә шалтыратып, хәлен белеп, сәламәтлеге белән кызыксынып тора, бәйрәмнәр белән котлый.

Гомеренең иң матур чорында, 34 яшендә М.Мөхәммәтьярова тол кала. Ире, ул вакытта төзелгән катнаш азык заводы директоры, авариядә фаҗигале һәлак була. Өч елдан соң ул янә хатын-кыз бәхетен сынап карарга була. Ибрайлы Рамил Харрасов белән алар 15 ел килешеп тату яшиләр. Аларның кызлары Айгөл туып, Минегөлгә әни булу бәхете бүләк итә. Рамил әйбәт һәм эш сөючән була, сәламәтлеге генә шәптән булмый. Шулай да алар яңа иркен өй салып чыгалар, беренче иреннән калган өйне янгыннан соң тергезәләр.

- Без бер мизгелдә бернәрсәсез торып калдык, - янгын стеналардан башка бар нәрсәне күз ачып йомганчы юкка чыгарды, - дип бүген дә авыр тойгылар белән сөйли Минегөл Әхмәт кызы. – Шунда без арабызда яхшы, мәрхәмәтле кешеләрнең күп булуына тагын бер кат инандык. Минем 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбендәге коллегаларым беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды. Алар стеналарны кырып юды, савыт-саба, кирәк-ярак алып килде. Район хакимияте вакытлыча торак бирде. Танышлар, дуслар, күршеләр акчалата, әйберләтә, азык-төлек белән ярдәм итте. Янгын җәй көн чыкты, ә ноябрьдә без, барысын да яңартып, өйгә күчтек һәм җайлап яңасын төзүне дәвам иттек. Азамат белән Айгөл үсеп килә, аларның киләчәге турында уйланырга кирәк иде.

Бер үк вакытта эшләргә, балалар укытырга, класстан тыш чаралар үткәрергә.Үз һөнәрен, укучыларын һәм тормышны яраткан укытучының эшләре аз мени? Балачактан эш белән һәм ныгынып үскән Минегөл үз өлешенә төшкән барлык сынауларны лаеклы кабул итә. Аларны җәза буларак түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең аны чыныктыру һәм бер үк вакытта тагы да мәрхәмәтлерәк итү өчен җибәргән тормыш сынавы итеп кабул итә.

Бүгенге көндә ул кызы Айгөл, кияве Вадим һәм өзелеп яраткан оныклары белән яши. Аларны караша, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, бәйли, шигырьләр яза, төрле чараларга һәм концертларга йөри. Бер сүз белән әйткәндә, яшьтән үк хыялланган эчтәлекле, тулы тормыш белән яши. Бик аралашучан, эшчән, шаян, аны күршеләре дә, туганнары да, күпсанлы ахирәтләре һәм танышлары да ярата. Ул үзен бәхетле ханым дип саный.

- Мин үз эшемне һәрвакыт яратып башкардым, гаиләмдә бәхетле булдым, әни булу бәхетен татыдым, бүгенге көндә оныкларым үскәнне күреп сөенәм, әйләнә-тирәмдә яраткан кешеләрем. Стәрлебашта мин үземнең язмышымны таптым, бу район һәм аның кешеләре миңа бик якын. Шул бәхетнең үзе түгелмени, - ди ул ышанычлы итеп.

Рәйсә МУСИНА.

Читайте нас: