1928 елның 17 мартында Гөлбану белән Мөхәммәдияр гаиләсендә дөньяга килә ул. Өч яше тулганда Гыйлемҗан энесе туып сөендерә. Әмма 1935 елда әниләре бакыйлыкка күчкәч, тормышлары күңелсезләнә.
Мөхәммәдияр балаларын кызганып, яңа хатын эзләргә тотына. Һәм беркөнне Артюховка базарында Тәтер-Арсланнан килгән танышы Габдрахман белән кайгысын уртаклаша. Габдрахман аңа авыл советы секретаре Мансурның “Сине кулак дип кулга алачаклар, бүген үк чыгып кач” дигән кисәтүенә буйсынып, Урта Азия төбәгенә китеп, инде 6 ел хаты-хәбәре дә килмәгән иреннән колак каккан сеңелесе Мәрзияне тәкъдим итә. Күп тә үтми, алар никахлаша.
Мәрзия Әмирҗан белән Гыйлемҗанны үз балалары кебек ярата. 1937 елда энеләре Шакирҗан тугач шатлыклары бөтен тирә-якка тарала. Башлангыч мәктәпнең 1нче классында укыган Әмирҗан уку елын 4һәм 5 билгеләренә тәмамлый. Җәен бакча эшләрен башкарып, бозауларын тугайга ашарга йөртеп үткәрә. Сентябрьдә яңадан укуга тотынса да, ул өендә әти-әнисенең төп ярдәмчесе булуын онытмый, йорт мәшәкатьләрен үз өстенә ала.
Өченче класста укуы ахырына якынлашканда мәктәп мөдире Гыйләҗетдин Сафаров абыйларына Шарлык районының Яңа Муса авылыннан туганы, үзе кебек мәктәп мөдире килә дә мәктәпләренә завхоз кирәген әйтә. Гыйләҗетдин Мөхәммәдиярне сайлый һәм икәүләп өйләренә баралар. Нәтиҗәдә яңа уку елын Әмирҗаннар Яңа Мусада каршылый. Әнисе дә мәктәпкә җыештыручы булып урнаша, көн саен таң атканчы мичләренә кизәк ягып, класс бүлмәләрен дә җылыта. Әмирҗан аңа кичен кизәк ташыша, ә 4нче классны тәмамлауга энесе белән бергә авыл халкының сарыкларын көтәләр.
Сугыш башлангач (Мөхәммәдияр хәрби комиссар белән сөйләшеп чакыру кәгазе алган) яуга китү көнен кичектертә дә, сыерларын җигеп әйберләрен, балаларын һәм Мәрзиясен Айдарәлегә кайтара.
Сентябрь аенда Әмирҗан яңа әнисенең әтисе Гатауллаларда торып, Тәтер-Арслан җиде еллык мәктәбендә 5нче классны укый. Әмма укулары түләүлегә әйләнгәч, акчалары булмау сәбәпле, мәктәп белән саубуллашырга мәҗбүр була.
Әтисез калган балаларын ач-ялангач итмәс өчен әнисе колхоз рәисе рөхсәтен файдаланып, гаиләсе белән ферма өенә күченә. Сыерлар сава. Әмирҗан кышын башмаклар карый, җәен Гыйлемҗан белән икәүләп аларны көтә.
Авылларның ир-егетләре сугышка китеп беткәч, хатын-кызлар һәм үсмер егетләр механизаторлыкка җәлеп ителә. Моның өчен Арслан МТСында курслар оештырыла. Әмирҗан да анда укып, тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм МТС тракторында колхозларына җибәрелә. Хәзер җир сөрү, тарттырып эскертләргә өйдерү һәм башка басу эшләрендә ул да катнаша һәм һәрчак көнлек планны арттырып үти.
Аның күрсәткечләре хәтта Мәскәүгә җибәрелә һәм ул СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.
1944 елның көзе якынлашканда яраланып сугыштан азат ителгән әтисе авылына кайту белән әниләре күрсәтүе буенча улларының урман, яланнардан җыеп кайтарып биргән дару үсемлекләрен куллануы, ә кышка керү белән Тәтер-Арслан дәваханәсендә дәвалануы зур файдага була. Район үзәгендәге местпром җитәкчесе аның савыгуы турында белү белән Айдарәлегә килә һәм тегермәнче эшен тәкъдим итеп, Артюховка тегермәнен сафка кертүне йөкли. Авыл халкы Бөек Җиңүне ашлыкларын үзләренең тегермәнендә тартып каршылый.
8 июньдә исә Мәрзия Әмирҗаннарны Наҗия кызы белән сөендерә. Шуны гына көткән местпром әтисен Күндерәккә ватык тегермәннәрен төзәтергә җибәрә, гаиләләреннән авылларында бер Әмирҗан гына картәнисе янында кала.
Сугыш тәмамланса да, механизаторлар саны әллә ни артмаганлыктан, Әмирҗан урып-җыю вакытында комбайнга да утыра. Шулай да улының үзләре янында яшәвен теләгән әтисе, тырыша торгач, 1948 елны аны Күндерәк МТСына алуга ирешә. Биредә ул моторист осталыгын күрсәтә. 1949 елның мартыннан Әмирҗан Совет Армиясендә.
Тәүге өч елында Хабаровск аэродромы тракторчысы, соңгы 1 елда 8 аенда Казахстанда шул ук хезмәттә була. 1953 елның ноябрендә армиядән азат ителә. Бу вакытта инде Бакча авылы тегермәнен ныгытып айдарәлеләренә кайткан әтисе авырып түшәктә яткан була.
Әмирҗан хакында ишетү белән өйләренә колхоз рәисе Китанин килеп керә һәм фуфайка, пима, 1 центнер ашлык биреп, Әүҗәнгә урман кисәргә барырга үгетли. Кышкы салкыннарга бирешми эшчән егет, 300 кубометр агач кисеп кайта да, Арслан МТСына эшкә урнаша. Аннан тракторының төзеклеген тәртипкә китерү белән үзләренең “Ключевые горы” колхозына озатыла. Шул ук айда моңарчы Черниковкада төзелештә эшләгән авылдашы Фәния Минегали кызы белән гаилә кора. 30 август исә олы кайгы алып килә – әтиләре якты дөнья белән бәхилләшә.
Арытаба Әмирҗанның ничек эшләгәнен әле дә өендә сакланган бүләкләре ап-ачык күрсәтә. Менә аларның берничәсе:
- Юллар һәм күперләр төзүдә аеруча зур осталык күрсәткәне өчен Башкортстан АССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
- 1960 елда бирелгән күкрәккә тага торган “РСФСРның автомобиль транспорты һәм шоссе юллары социалистик ярыш отличнигы” билгесе.
- БАССР Министрлар Советы һәм Профсоюзларның Башкортстан өлкә Советы Президиумының “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе.
- 1977 елда Янгантау курортына 25 көнлек путевка.
Фаткиев районнан киткәч һәм МТСлар бетерелгәч Әмирҗан бөтенләйгә колхозына күчеп, үзенә йөкләнгән һәр эшне тракторында үрнәкле башкара. Шулай ук үз дөньясын да күзеннән ычкындырмый – яңа өй, абзар, мунча, келәт, кар базы сала. Восход мотоциклы ала.
Илдус, Илсөяр, Наилә, Илсурларын мәктәптә укытып кына калмый, һәрберсен уку йортына җибәреп һөнәрле итә, туйлар үткәреп, яңа гаиләләр корырга ярдәм итә.
Шулай яшәп, инде хаклы ялга чыгучы 60 яшен тутыра. Хуҗалык җитәкчеләре юбилярны Почет грамотасы һәм сәгать белән шатландыра. Ул “Хезмәт ветераны”, “Бөек Ватан сугышы ветераны” медальләренә дә ия була. 65 яшендә механизаторлыгын ташласа да, кылган гамәлләре оныттырмый аны. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50, 60, 70 еллык юбилей медальләре, “Бөек Ватан сугышы чорында намуслы һәм уңышлы хезмәте өчен” медале күкрәгенә тагыла. Авылда узган чараларның түреннән урын бирелә. Мәчеттә дә ул үз кеше.
Өендә дә вакытын бушка үткәрми ул, кәҗә асрый, үзе сава, сөтенең шифасыннан канәгатьлек кичерә. Бакчасында бәрәңге, чөгендер, кишер, кыяр, помидор үстерә, печән чаба. Карлыган, крыжовник, чия, җир һәм кура җиләкләрен тиешенчә карый һәм ел саен чиләк-чиләк җимешләрен җыя.
Аларны төп таянычы – мәрхәмәтле, шәфкатьле Фәниясе эшкәртеп, савытларга тутырып куя. Соңгы вакытта исәнлеге начарланып, еш кына Илдус кияве килеп, аны район дәваханәсендә йөртә. Хәтта үлемнән коткару өчен чери башлаган аякларын кистерсә дә, ярдәменнән ташламый ул яраткан җан кисәген, коляскага утырып булса да, тәмле ризыклар пешереп сыйлый.
Инде уртак гомер кичерүләренең 64нче елы уртасында – 2017 елның 20 декабрендә ире, туганнары, балалары белән бәхилләшеп, хатыны бакый дөньяга күчсә дә, ялгыз түгел Әмирҗан. Урам аша гына күркәм йортта яшәүче Илдус белән килене Рәйханә тәрбиясендә көн күрә. Стәрлебаштан райпода сатучы булып эшләп, пенсиягә чыккан Илсөяре белән кияве, шулай ук хаклы ялдагы табиб Илдус Заһидуллин, юл ремонт-төзелеш идарәсе эшчесе Илсур белән кунакханә пешекчесе Фәйлә килене, хәтта Уфа аръягындагы Нурлинодан Наиләсе дә кайтып торалар.
Хәзер исә – әтиләренең 90 яше! Ул ике тапкыр - 17 мартта һәм 17 июньдә бәйрәм ителә, чөнки элекке туу таныклыгындагы саннары искереп юкка чыкканлыктан, яңасын алганда ул чактагы тәртип буенча туган көнен күчереп, июньгә әйләндергәннәр.
Әмирҗан минем Наҗиямның абыйсы!
Шуңа да сине котлыйбыз
Хозур бәйрәмең белән!
Яшьләрчә нурлы йөзеңдә
Кояш балкысын гелән.
Күпләрне көнләштерерлек
Әле дә бар булмышың.
Йөз яшеңне бәйрәмнәргә
Насыйп итсен тормышың.
Рәфгать РЫСАЕВ.