Ул үзе турында сөйли, ә куллары бертуктаусыз диспе тарта. Изгелекле эшләре һәм матур киләчәккә ышанычы ярдәмендә Мөнирә әбигә озын гомер насыйп иткән.
Ул 1925 елда Айтуган авылында туган. Әтисе Газизҗан бик тырыш кеше була. Хатыны белән алар биш бала тәрбияләп үстерә. Ә көннәрдән беркөнне ул балалары белән ялгызы тол кала. Кечкенә балалары белән хатын-кыздан башка хуҗалыкны алып бару бик авыр була. Туганнары Газизҗанга Айтуган авылыннан Тәслимә исемле яшь кызны димлиләр. Бәлки, ул берсеннән-берсе кечкенә сабыйларны кызгангандыр, бәлки Газизҗанның хуҗачыл ир-егет икәнлеген ишетеп белгәндер, кыз аңа кияүгә чыгарга ризалыгын бирә. Гаиләдә тагын биш бала туа. Мөнирә аларның иң өлкәне була. Зур гаиләне туендырыр өчен Газизҗанга бар көченә тырышырга туры килә. Ләкин ул елларда тырыш һәм хәлле крестьяннарны халык дошманы дип игълан итеп, хөкемгә тарттыралар. Газизҗанны да кулга алалар. Шулай итеп, бер көтү бала белән Тәслимә ялгызы кала. Сугыш башлангач, Мөнирәне бик күп яшьтәшләре белән бергә Чиләбе өлкәсенә урман кисәргә җибәрәләр.
- Ибрай һәм Айтуган авылларыннан без биш кыз һәм ике егет идек. Тәмуг шартларында эшләдек. Кыш көне аеруча авыр иде. Өстә иске кием, чабаталар туза. Хәзерге вакытта кеше әйләнеп тә карамаслык яшелчә ашы бирәләр. Авыр эш безнең бөтен көчне, хәлне ала, йончыта иде. Бервакыт без, берничә егет һәм кыз, качарга карар иттек. Җәяүләп озак кына атлаганнан соң ниндидер станциягә кадәр барып җиттек. Анда товар вагонына утырдык. Арыган, ач булганлыктан, шунда ук йоклап киткәнбез. Горький шәһәре станциясендә безне милиционерлар уятты. Сорау алу башланды. Безне төрмәгә яптылар, әмма бер айдан чыгардылар. Һәм без туган якка юлыбызны дәвам иттек, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
Сугыш авылда калганнарны да аямый, тылда Туган йортлары булмый. Мөнирәнең гаиләсе әле бер, әле икенче туганнарында кунып йөри. Кече Бузаттан Исмәгыйль Яппаров тәкъдим ясагач, кыз ризалаша. Ул сугыш вакытында Тоцкта әзерлек үтә, ләкин сәламәтлек торышы буенча кайтарып җибәрелә. Тиздән аларның гаиләсендә бер-бер артлы биш бала туа. Аларның дүртесе генә исән-сау үсә. Ире белән алар бары тик җиде ел яшәп кала. Исмәгыйль чирдән мантый алмый, 1952 елда вафат була.
Мөнирә колхозда төрле эшләр башкара. Балалары – Нәзирә, Минетдин, Фәрит, Рәшит хуҗалыкта ярдәм итә. Әнисе Тәслимә дә кызының олы таянычы була.
- Бик сабыр, хуҗалыкчыл әнием миңа тормыш-көнкүрештәге барлык эшләрне, тапкырлыкларны өйрәтте. Аллаһы Тәгаләгә ышаныч аңа озын гомер кичерергә ярдәм иткәндер. Ул безне дә шуңа өйрәтте. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек, ә ул 107 яшькә кадәр яшәде, биш намазын калдырмады. Иртән Коръән сүрәләрен укый, үз өлешенә төшкән барлык сынауларны түземлек белән шөкер итеп кабул итә иде. Ул беркемгә дә авырлык китермәде, үзе гомере буе кешеләргә изгелекләр эшләде. Мин аңа киңәшләре, ярдәме, барысы өчен дә рәхмәтлемен, - ди Мөнирә әби.
Без аның белән Бузат авылында улы Минетдин Яппаров гаиләсендә очраштык. Мөнирә әби балаларында һәм оныкларында еш кунак була. Өч ел элек Казанда оныгы Ришат Гыйззәтуллинда (Нәзирәнең улы) була. Картәниләре авырып киткәч, дәваханәгә мөрәҗәгать итәләр, аңа анда операция ясарга тәкъдим итәләр. Балалары һәм оныклары ризалыгы белән Казан дәваханәләренең берсендә аңа кардиостимулятор куялар. 92 яшендә Мөнирә әби үзен яхшы хис итә. Ул эшсез тик кенә утыра алмый. Кышын балаларына, оныкларына оекбашлар бәйли. Ә җәен үләннәр, җиләк җыярга ярата.
Мөнирә әби һәр яңа көнне догадан башлый, Коръән сүрәләрен кабатлый, намазын калдырмый. Илдәге вакыйгалар белән кызыксына һәм мөселман китапларын, район гәзитен яратып укый. Ул – күтәренке рухлы кеше.