Барлык яңалыклар

Мавыгу белән һөнәр туры килгәндә...

Бәхет нидә? Көн саен йөргән эшең зур канәгатьләнү китерсә, сине һәрчак елмаеп каршы алсалар, рәхмәт сүзләрен кызганмасалар, башкарган эшләрең үзеңә генә түгел, башкаларга да шатлык китерсә — шундадыр, мөгаен. Стәрлебаш балалар иҗаты йортының өстәмә белем бирү педагогы Лилия Хәкимова нәкъ шундый бәхетле кешеләрнең берсе.

Лилия Мөдәрис кызы район­ның Гөлем авылында туып-үскән. Балачактан чигү белән мавыккан. Хәер, яшьтәшләре дә шулай — мәктәптә укыганда ук чигәргә, бәйләргә өйрәнгән. Тора-бара дөнья мәшәкатьләре басып, кул эшләреннән бераз читләшкән.
— Бик күптән чиккән юк иде, — ди Лилия Тимербаева. — Ә “Кызыл таң” игълан иткән кулъяулыклар конкурсы турында ишеткәч, дәртләнеп киттем. Чигеп карыйм әле, дип тотындым. Бик тырыштым. Яшь чаклар искә төште. Эшнең нәтиҗәсен күрдем дә арытаба бу эшне балалар белән бергәләп башладык.
Безнең Иҗат йортына бик сәләтле балалар йөри. Кулларыннан килмәгән эш юк. Картиналар, мендәр тышлары эшлибез. Барлыгы дүрт төркемдә шөгыльләнәләр. Өлкән сыйныфларда укучылар да йөрер иде, тик вакытлары бик тар, укулары күп.
Лилия Мөдәрис кызы Иҗат йортында алты ел эшләгән. Узган елдан балалар белән эшләүгә күчкән.
— Шулкадәр рәхәт, көннең үткәнен сизмим дә. Нәтиҗәсе шундук күренә. Район, республика конкурсларында катнашабыз, җиңүләребез бар, — ди ул.
Балалар өчен сөенәсе генә кала. Алар киләчәк тормышка әллә никадәр һөнәр алып чыга биредә.


"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: