Агымдагы елның февралендә аңа 100 яшь тулыр иде. Тумышы белән Турмай авылы егете әтиебез. Гөлнәфис картәниебез 14 балага җан өреп гомер бирә. Шуларның унысы исән калып, унысы да үсә. Ул заманда бәлки, шулкадәр үк күмәк баланы туйдырып та булмас иде. Бәхетләреннән, туган тиешле Вафа Кунафин дигән абзыйлары хәлле кеше булып, картәтиебез аның хуҗалыгында ялланып эшләгәч, гаилә ару гына көн күрә. Кулак исемен күтәрсә дә, Вафа абзый намуслы, туган җанлы кеше булганга ачлык-ялангачлык янамый аларга. Тик, картәтиебезнең генә гомере артык озын булмый, ә менә Гөлнәфис картәниебез 100 яшькә җитеп балаларының рәхәтен күреп гомер кичә. Әтиебез 10 баланың төпчеге. 1921 аянычлы ачлык елларында 3 яшьлек кенә әтиебезне Өммегөлсем апасы белән икесен иң өлкән Җәләлетдин абыйлары үзенә асрамакка ала. Ул вакытта аның Ишембай шәһәрендә бәләкәй генә кибете – лавкасы була. Шуның табыш-кереме гаиләсен дә, туганнарын да ачлыктан, үлеменнән коткара. Башлангыч белемне әтиебез заманында бик хөрмәтле булган, Ленин орденына лаек Гәйшә Бәшировада ала. Данлыклы мөгәллимә укучыларына белемле булуның кыйммәтле хәзинә икәнлеген аңлата, аларда белемгә тартылу көче тәрбияли. Шуңадыр дибез, әтиебез армиягә кадәр ФЗУда укый. Соңыннан, еллар үткәч, финанс техникумын тәмамлый. Армия хезмәтен ул Ерак Көнчыгышта үтә. Япония белән булган сугышта катнаша. Әтиебезне хөкүмәт икенче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләде. Туган төбәгебезгә әти 1946 елда гына кайта. Район җитәкчелеге кая куша, шунда эшен җиренә җиткереп эшли. Берничә ел мәктәптә хисапчы, райфода салым инспекторы вазыйфаларын башкаргач, әтиебезне урындагы советларга сайлау сессиясендә Стәрлебаш авыл советының башкарма комитетына секретарь итеп сайлап куялар. Соңрак, чирек гасырга якын, ул шул ук авыл советының башкарма комитеты рәисе була. Ул елларда әтиебезгә район башкарма комитеты рәисе Нур Фаткиев җитәкчелегендә бик зур эшләр башкарырга туры килә. Юллар төзелә, коелар казыла, мәктәпләр, медпунктлар ачыла. Без, бәләкәй булсак та, әтиебезнең янып – көеп эшләгәнен күреп–аңлап үстек, ә беркөнне Нур Фаткиев абый кулыннан фидакарь хезмәте өчен Почет Грамотасы алып кайту шатлыгын кичердек. Аның гаиләбез өчен бик игътибарлы булганын ассызыклыйсым килә. Буш вакыты бик аз булуга карамастан, әтиебезне башкалабыз Уфа шәһәренә экскурсиягә дә алып барырга вакыт таба иде. Якутов паркында йөртеп, цирк күрсәтеп безгә зур бәйрәм ясый торган иде.
Бервакыт, печән өстендә, Матюшкин яланыннан кайтып килгәнебез хәтердә. Көтмәгәндә хәтәр итеп яшен яшьнәп, күк күкрәп яңгыр ява башлады. Әти арбадан сикереп кенә төште дә, тиз-тиз итеп печән чабып арбага салды, ә безне шул арба астына утыртты. Яңгыр да үтми, яшен дә тимәс төсле. Әтиебезне өч баласын шулай афәттән саклаганын без еллар үткәч кенә аңладык. Санап китсәң, әлбәттә, истәлекләр бик күп. Һәркемнең йөрәгендә дә сакланадыр ул матур балачак хатирәләре... Иртәдән кичкә кадәр авыр крестьян эшендә бил бөгеп үскән әтиебезгә табигатьтән бирелгән зыялылык хас иде. Аны белгәннәр әле булса «Баян абый шулкадәр ыспай гәүдәле, кешегә игътибарлы, ипле-акыллы, сабыр холыклы иде»- дип искә алалар. Кешеләрнең «Сез дә әтиегез кебек әйбәтме?» – дип сорауларын без әтиебезгә халыкның зур бәясе итеп кабул итәбез. Үзебез генә түгел, балаларыбыз да аның кебек кеше арасында абруйлы булырга тырыша. Бу елны әтиебезнең тууына 100 ел тула. Бәләкәй чакта, «Әти, син Кызыл Армия белән бер елны тугансың бит!»— дип әйтә торган идек. Ә бит, уйлап карасаң, безнең әтиләрнең язмышы шул Армия язмышыннан, ил язмышыннан бернәрсә белән дә аерылмый. Без дә, бар туганнар белән хөрмәтле әтиебез Баян Ямалетдин улы Мәҗитовның 100 яшьлек юбилеен үткәрергә булдык. Ә бу мәкалә, бәлки, әтиебезне белгәннәрнең йөрәгендә хатирәләр уятыр дип ышанасы килә.