Барлык яңалыклар

Ышанычлы, җаваплы һәм төгәл

Илнур Хәйбрахманов эшкә таң әтәчләре белән бергә тора. Бу гадәти эш көнеме яки ял көнеме, көз яки кышмы, монысы мөһим түгел. Иртә таңнан УАЗ машинасын кабызып, Тәтер-Арсланда яшәүче Илнур күрше авылга бара. Юк, популяр җырда җырланганча, дискотекага түгел. Монда, Айдарәледә, ферма эшчәннәре яши, аларны вакытында эш урынына илтергә, аннары савым тәмамланганнан соң өйләренә кайтарырга кирәк.

Илнур Равил улының вазыйфалары моның белән генә бетми. Ул техниканы да яхшы белә, аңа сөтүткәргечнең вакуум системасын карап тоту да ышанып тапшырылган. Механизмнарны майлау һәр көнне зарур, юкса система ватылырга, сафтан чыгарга мөмкин.

И.Хәйбрахманов берникадәр вакыт шәһәрдә яшәгән. Шәһәрара һәм шәһәр маршрутлары пассажир автобусы йөртүче булып эшләгән. Ун ел элек гаиләсе белән Тәтер-Арсланга кайткан. Эшкә урнашкан, өй төзи башлаган. “Авылның социаль үсеше” программасында катнашып, Хәйбрахмановлар дәүләттән финанс ярдәме алуга ирешкән. Зур өй салганнар – балалары теләгәнчә ике катлы, ә Илнур Равил улы һәм Ольга Вячеславовнаның балалары бишәү. Өлкәне 20 яшьтән узган, эшләп йөри, күптән түгел өйләнгән. Калганнары мәктәптә укый, балалар бакчасына йөри.

- Илнур Хәйбрахманов – намуслы, җаваплы хезмәткәр. Аның гаебе белән бер генә тапкыр да өзеклекләр очрагы булмады. Ул – иң ышанычлы кадрларның берсе, аңа һәрвакыт таянырга була, бервакытта да авыр хәлдә калдырмас, - диләр аның турында хуҗалыкта.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.


Читайте нас: