Барлык яңалыклар

Сәләте булачак һөнәрен билгеләгән

“Мин Космоста яшим, ә Космос миндә яши” – Мәскәүдә үткән Халыкара балалар рәсемнәре конкурсының темасы шулай дип аталды. Оештыручылар яшь катнашучылар өчен аның мәгънәсен түбәндәгечә аңлатканнар: “Космос” – грекчадан тәрҗемә иткәндә “матурлык”, “гармония” дигәнне аңлата. Кеше космосның бер өлеше булып тора, шуңа күрә тумыштан ук һәркайсыбызга матурлык тойгысы салына. Безнең уйларыбыз һәм хисләребез дөньясы да – ул космос. Һәркемдә ул аерым, тирә-якны һәр кеше үзенчә күрә һәм тоя.

Конкурска кызыксыну зур булды. Анда катнашу өчен дөньяның 15 иленнән (Русия, Беларусь, Украина, Казахстан, Болгария, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Германия, Бөекбритания, Һиндстан, Италия, Молдова, Черногория, Мозамбик, Канада) 10 меңнән артыграк балалар рәсемнәре килгән. Конкурс дүрт яшь төркемендә үткән: 5-7 яшь, 8-10 яшь, 11-12 яшь, 13-14 яшь. Шундый зур конкурста безнең район кызы да катнашкан. Первомайский урта мәктәбенең 6 класс укучысы Юлия Сәгыйтованың “Җан юлы” исемле эше 11-12 яшь төркемендә беренче урынны алган.

Юлиягә рәсем ясау осталыгы әтисеннән күчкән. Салават Рифгать улы оста итеп рәсем ясый, аның төрле кул эшләре дә гаҗәп матур килеп чыга. Юлия Балалар сәнгать мәктәбенә икенче класстан йөри. “Мин җитәкчем Гөлнара Кинҗәбулатовадан бик уңдым. Ул бик түземле, тырыш һәм иҗади”, - дип сөйли кыз. Рәсем ясаудан тыш, Юлия спорт белән мавыга. Волейбол, баскетбол уйнарга, йөгерергә ярата. Укуда да өлгерә, гаиләдә ул алыштыргысыз ярдәмче дә. Сәгыйтовлар гаиләсендә дүрт бала. Иң кечкенәләре Станиславка нибары бер ай.

“Үсеп җиткәч, кием дизайнеры булырга телим. Бу һөнәр өчен бик күп белем таләп ителә. Кешеләрнең гәүдә төзелешен өйрәнү, рәсем ясый белү, изделиене ничек кисәргә кирәклекне белү, төсләрне һәм тукымаларны үзара туры китерү, бизәнү әйберләре сайлау зарур. Миңа болар бик-бик кызык! Кеше үзенең күңеленә ошаган һөнәр сайларга тиеш, чөнки һөнәрне гомерең буе башкарыр өчен сайлыйсың, аны яратырга кирәк”, - ди Юлия. Хәзер кыз “Канатлы легендалар” республика конкурсына рәсем өстендә эшли. Ул теләгенә ирешер дип ышанабыз. Чөнки ул бик талантлы, ә иң мөһиме, максатына омтылучан.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: