Барлык яңалыклар

Туган җирендә яши һәм эшли

Айтуган авылында яшәүче Равил Әскаровның (рәсемдә) эш стажы өч дистә елдан артык исәпләнә. Урта белем алганнан соң ул 1986 елда К.Маркс исемендәге туган колхозында терлекче булып эшли башлый. Ләкин үзгәртеп кору елларында, финанс авырлыклар нәтиҗәсендә Себергә чыгып китә. Әмма туган ягы үзенә тарта һәм тиздән ул Айтуганга кайтып, җаваплылыгы чикләнгән “Альянс” җәмгыятенә эшкә урнаша. Р.Әскаров савым сыерларын карый.

- Хәзер безнең иң җаваплы чор бара, - ди ул. – Кышны әйбәт, малларны саклап чыгарга тырышабыз, эш шартлары яхшы. Коллектив зур түгел, ләкин бердәм.

“Эш сөючән, намуслы хезмәткәр, - ди аның турында хуҗалык җитәкчесе Азат Заһидуллин. - Тырыш хезмәте өчен Равил Рәшит улы үткән ел районның алдынгы хезмәткәрләре слетында “Һөнәре буенча иң яхшысы” исеменә лаек булды.”

Тормыш иптәше Дамира Таһир кызы белән алар ике бала тәрбияләп үстергән. Уллары контракт буенча Тоцкта хезмәт итә. Ул да гаилә корган, ике бала тәрбиялиләр. Кызлары Наилә гаиләсе белән Стәрлетамак шәһәрендә яши. Аларның да балалары үсә. Балалары оныклары белән еш кына әти-әниләренә кайтып йөриләр, хуҗалыкта ярдәмләшәләр.

Әскаровлар гаиләсе умартачылык белән дә шөгыльләнә. Ә былтыр алар яңа өй сала башлаган. Бер сүз белән әйткәндә, аларның бар гомере туган җир белән бәйле.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: