Дөньялыкта гомер бик кыска, шул кыска гомерегезне зая кылмагыз, вакытыгызны бушка үткәрмәгез. Һәрчак динегез һәм дөньягыз өчен һәҗәт нәрсәләр белән мәшгуль булыгыз: үзегезне яхшы исем белән искә төшерерлек эшләр эшләп китәргә тырышыгыз. Төрле һөнәрләрне өйрәнегез һәм балаларыгызны да һөнәргә өйрәтегез, һичвакытта ялкау булмагыз, бөтен эшләрегезне тырышып эшләгез, коры сүз кешесе булмагыз, эш кешесе булыгыз.
Ризаитдин Фәхретдин.
Мин Ибракай авылында туып үстем. Гаиләдә дүрт бала идек. Ярлы булсак та, балачак иң рәхәт, иң күңелле чак булып истә калган. Тик мондый күңелле вакытлар озакка бармады шул: 12 яшемдә әнием, 13 яшьтә әтием үлеп китте. Шуңа күрә миңа уку эләкмәде, 4 класс белем белән торып калдым. Ике абыем, бер энем белән ятим калдык, очын-очка ялгап кыш чыктык. Шуннан сугыш башланып китте. Тәүдә Гайфулла абыемны, 1942 елда Сәйфулла абыемны сугышка алдылар. Озак та үтмәде, бер-бер артлы алардан “кара кәгазь” килде. Энем белән ачлы-туклы тагы бер кыш чыктык. Стәрлебашта балалар йорты ачылгач, Миңлегали энемне шунда алып киттеләр, мин Гатаулла абыемнарда бала карашып калдым. Шул китүеннән энемнең гомер юлы гел чит җирләрдә узды: Стәрлебаштан Уфадагы балалар йортына күчерделәр, армия хезмәте, Чиләбедә шахтер булып эшләп, шунда вафат булды.
Берничә тапкыр күрергә бардым. “Апа, әйдә монда кил, бергә булырбыз, монда бит хәтта икмәк тә бирәләр“, - дип, ул мине гел үз янына чакырса да, мин бармадым. Авылда төрле кешеләрдә эшләп, бала карашып, тамак ялына эшләп йөрдем. Кешедә торгач, я эшең җиңсен, я ашың җиңсен, дигәндәй, тырышып эшләдем, ал-ял белмәдем: берүзем өйләрен кырып юып чыгара торган идем. Язын колхоз эше башлана. Бер көн калдырмый, таякка эшләдем. Хәзерге яшьләр «таякка эшләдем» дигәнне аңламый. Бер таяк - бер эш көне. Шуңа иген үскән елда 300 грамм иген бирәләр. Һәр кешегә кимендә – 300 эш көне. Мин планны һәрвакыт арттырып үтәдем. Колхозда нинди авыр эш бар, ул ятимнәр җилкәсенә төшә: утау, көлтә бәйләү, атка фурман җигеп кибәнгә көлтә ташу, молотилкада ашлык сугу - бер эштән дә калмадым. Кышын сарык, сыер карадым. Бала чагым кайгылы чорга туры килсә дә, бирешмәдем: көндез - эш, кичләрен уеннар. Эшкә дә чалгы-тырмаларны иңгә салып, җырлар җырлап барабыз, кайтканда да җырлашып кайтабыз. Яшьлек - шәплек икән, кем узардан эшлибез, арыганны да белмибез. Көз җитсә, ат җигеп, иген ташыдым. Бу үзенә күрә авыр эш: комбайн янәшәсеннән атны дөрес итеп алып барырга кирәк, ике кыз капчык ташлый, шуны пистарга бушатып, янә кызларга бирәбез. Тырмачыларга, комбайнчыларга аш та пешердем. Бу эш тә җиңелдән түгел: салам белән учак ягып, умач ашы пешерәм, бәрәңгене үзем басудан барып казып алам.
Көзге эшләр бетеп өлгерми, читкә яза башлыйлар. Анда да иң тәүдә минем кебек ятимнәрне җибәрәләр. Өч ел рәттән Белоретта агач кисүдә эшләдем. Анысы үзе бер тарих. Агачы агачмы, ишек юанлык. Чыршы, карагай, каеннарны кул пычкысы белән аударабыз, тунап, 170 см озынлыкта кисәбез, 175 см биеклектә өябез. Өемдә бер генә ботак күренеп торса да, урманчы килеп аударып китә, аны яңадан өябез. Норма – 4 кубометр, үтәмәсәң - икмәкне киметәләр. Кар калын, кием юка. Кайберәүләр качып кайтып китәләр. Без Мөбәширә, Мөкәрәмә, Мөнирә исемле кызлар белән тырышып эшләдек. Лычкылдап торган икмәкне иртән ашамыйча, куенга тыгып китәбез, шуны төшкелектә ашап, бер сәгать ял итәбез. Ял иткәндә җырлап җибәрәм:
Инзир калаларында,
Инзир калаларында,
Үтә гомерем маймыл кебек
Агач араларында.
Бер көнне эштән кайтып килгәндә Мөбәширә дустым әйтә: «Әминә, үкчәң күренә бит», - ди. Ни дисәң дә гыйнвар ае бит. Ә мин:
«Әй, деллетә, деллетә,
Үкчә аша җил үтә.
Безнең эштән кайтуыбызга
Кызып тора плитә», - дип җавап бирәм.
Аена ике пар чабата бирәләр, ул туза. Стәрлебаштан Әнвәр, Таһир исемле егетләр дә безнең белән эшләделәр. Алар чабаталарны ямап бирәләр, ямарлык булмаса, яңаны үрәләр, ә без, көл тондырып, аларның күлмәкләрен юып бирәбез. Ач-ялангач булсак та, талашып йөрмәдек, дус булдык. Азактан да гомер буе йөрештек. Шулай итеп, кыш буе урман кисеп, Белореттан җәяүләп кайтырга чыгабыз. Өч тәүлек дигәндә, Карлыман станциясенә килеп җитәбез, шуннан поездга утырып, Стәрлетамакка килеп төшәбез. Стәрлетамактан авылга тагы җәяүләп кайтып егылабыз.
1950 ел килеп җитте. Җиде ел буе сугышта йөреп, авылга Муса Баһаветдинов кайта. Әнисе Фәйрүзә апа күптән инде мине күзәтеп, шаяртып: «Улым гына кайтсын, килен итәм мин сине,» - ди иде. Ул сүзендә торды, улы кайту белән мине соратып, килен итеп алдылар. Анда да җиңел булмады. Аталары сугышның тәүге елында ук һәлак була, әниләре кулында өч кыз, бер малай торып кала. Алар да ил ни күрсә, шуны күреп, очын-очка ялгап яши иде. Шуңа да килен булып төшеп, өч көн үткәч, каенанам безне балтырган җыярга җибәрде. Каенанам кызык сүзле, киң күңелле кеше иде. Бик тату яшәдек, бер сүзле булдык. Ул өй эшләрен башкарды, балаларны карады, мин колхоз эшеннән кайтып та килмәдем. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр басуда булдык, кул белән печән, борчак чаптык, балчык сыладык. Гел ат җигеп, ирләр сыман авыр эшләрдә эшләдем, эш көнемне тутырмый калмадым. Эштән арып кайттым дип тормыйсың, казанга тизәк ягып, аш пешерәсең, сөт кайнатасың, бөтен эшләрне дә эшләшәсең. Каенанам да, каенсеңелләрем дә шул кадәр әйбәт булдылар, ятим дип, читләтмәделәр. 15 ел бергә торып, кызларны кияүгә биреп, килен булып төшкәндә җиде генә яшьлек булган Кинҗәморза кайнешне өйләндереп, яңа өй салып, башка чыктык. Каенанам елап калды. Сабыр иткән - морадына җиткән дигән борынгылар. Сабыр иттем, иптәшем белән 32 ел яшәп, биш бала үстердек. Йөкне икәү бергә тарттык: колхозда да эшләдем, гомерем буе шәл бәйләдем, балаларымны тәмле ризыклар белән сыйларга тырыштым, иртән торуларына һәрвакыт өстәлемдә камыр ризыклары булды. Иптәшем Муса да гомере буе тырышып эшләде, эшләмәгән эше калмады, коммунист булды. Умарта тоттык, бакча үстердек. Алмагачлар әле дә җимеш биреп утыралар. Үзебез бәләкәй чакта этләнгәч, балаларыбыз нужа күрмәсен дип, кулдан килгәнчә тырыштык, кеше арасында ким-хур булмасыннар дидек. Балаларның шатлыкларын күреп яши башлаганда гына бабаем авырып якты дөньядан капыл китеп барды. Мин шулай да бөгелеп төшмәдем, тырышып дөнья көттем, 70 яшькә кадәр мал тоттым, кош-корт асрадым. Балаларым һәрчак ярдәм итеп торды. Алар барысы да кешелекле, кечелекле булып үсте. 25 ел буе чөгендер эшкәрттек, балаларым белән бергә-бергә. Алардан башка гектар-гектар чөгендерне ничек утар идек? Шул ук вакытта колхозга икмәк тә салдым. Көненә дүртәр тапкыр иртәле-кичле өй һәм алачык миченә алтышар-җидешәр икмәк сала идем. Балаларым эшләп үстеләр. Шуңа да бүген һәрберсе матур итеп дөнья көтә, балалар үстереп, аларны башлы-күзле итеп, миңа оныклар, оныкчыклар бүләк итәләр.
Авыр югалтулар да кичерелде. Олы улым каты авырудан япь-яшь кенә килеш гүр иясе булды, озак та үтмәде, бәләкәй киявем вафат булды. Киленемә, кызыма Аллаһы Тәгалә түземлек бирсен.
Бүгенге көндә шушы якты дөньяларда яшәвемә шөкер итеп, биш балам унау булды, унаудан 20 булды, барысы соң ничәү булды дип, балаларымның исәбенә чыгарга тырышып, һәр аткан таңга куанып утырам. Гаиләбезгә өстәлгән һәр кияүне, һәр киленне үз балабыздан артыграк күреп кабул итәбез, кадерлибез, алар нәселебездә шунда ук үз кеше булып китә.
Әлегә 12 оныгым, 16 оныкчыгым матур булып үсеп киләләр. Тагы туарлар әле, Аллаһы бирсә дип, теләп кенә торам. Шул шатлыкларны миңа да күрергә язсын.
Минем буын күргән михнәтләрне язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Ниләр булса да түздек, сабыр иттек. Хәзер мул тормышта яшибез: сарай тулы мал, кош-корт, өйләрдә ут яна, куык сөртеп, шәмгә керосин салып тормыйбыз, мичкә ягу юк, су өйдә, икмәк пешкән, чәй газда кайнап утыра, кибеттә барысы да бар, акчаң гына булсын. Пенсия килеп тора.
Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә өй эче балалар тавышыннан гөрләп тора. Бары тик дөньялар тыныч булсын, без күргәнне балалар, оныклар күрмәсен. Шушы матур дөньяның кадерен белеп, рәхәтләнеп яшәсеннәр генә. 90 яшемә җиткәндә миннән менә шундый теләкләр сезгә.