Барлык яңалыклар

Аның сере гади - ризыкны күтәренке кәефтә әзерләү

”Әйбәт пешекче табибка тиң” диләр халыкта. Чынлап та, пешекчегә, табиб кебек үк, битараф булырга ярамый. Чөнки кешенең сәламәтлеге һәм кәефе аның ничек туклануына бәйле. Беренче карашка ризык әзерли белгән һәркем пешекче булып эшли аладыр кебек, әмма бу һөнәрне чын-чынлап яратучылар гына үз хезмәтен сәнгатькә әверелдерә ала.

Әмир авылы балалар бакчасы пешекчесе Әнисә Фәсхетдинованы (рәсемдә) төрле тәмле исләр һәм тәмнәр хакимилек иткән кухняның тылсымчысы дип атарга мөмкин. Ул тормышын пешеренү осталыгыннан башка күз алдына китерә алмый. Әнисә Абдулла кызы балалар бакчасында 1996 елдан, аңа кадәр Әмир мәктәбе интернатында эшләгән.

- Балалар – үзенчәлекле клиентлар, аларның үз зәвыгы, теләге бар, аларга ярарга да, бер үк вакытта туклануны файдалы итеп калдырырга да кирәк, - ди Әнисә Абдулла кызы. – Безнең балалар бакчасында балалар әйбәт ашый. Бигрәк тә коймак һәм башка камыр ашларын яраталар. Ә сере гади – һәрвакыт күтәренке кәефтә пешерергә кирәк, чөнки пешекченең кәефе ризыкның тәменә тәэсир итә. Кечкенәләрнең пешергән ризыкны рәхәтләнеп тәмләп ашауларын күзәтү минем өчен иң зур мактау.

Аның куллары белән пешерелгән боткаларны берничә буын сабыйлар ашап үскән. Ул гади генә продуктлардан тәмле ризык пешерә белә. Хуш исле запеканкалар, кәтлитләр, ашлар һәм компотлар тәмен балалар гомерләре буе исләрендә калдырачак.

Тормыш иптәше Фәргать белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның үз гаиләләре бар. Фәргать Фәррах улы гомере буе физкультура укытучысы булып эшләгән, аның тәрбияләнүчеләре төрле ярышларда почетлы урыннар ала. Уртанчы уллары Арсель – йөгерү буенча Русиянең спорт мастеры.

“Мин үземнең һөнәремне бик яратам. Һәр иртәдә балаларга тәмле һәм файдалы ашлар пешерү өчен яраткан эшемә ашыгу - зур бәхеттер, мөгаен”, - ди Әнисә Абдулла кызы.

Лиана ЯРМИЕВА. Фото В.Хәйбуллина тарафыннан бирелде.
Читайте нас: