Барлык яңалыклар

Бәхеткә юл

Галимулла абзыйга, 105 авылдашы кебек үк, сугыш кырыннан туган авылы Әмиргә кайтырга насыйп булмый. 1942 елның ноябрендә рядовой укчы Галимулла Халитовның хәбәрсез югалуы турында гаиләсе кара кәгазь алу белән, өч баланы - Галим (1,5 яшь), Хәйдәр (3 яшь), Тимерханны (5 яшь) тәрбияләү буенча барлык хәстәрлек аларның әниләре - 29 яшьлек Зәбидә апа иңнәренә төшәчәге көн кебек ачык була.

Барлык авырлыкларга һәм юклыкларга бирешмичә, ул балаларының киләчәге турында уйлый. Зәйнәп һәм Гатия Мортазиналар белән мәктәптә җыештыручы булып эшли. Кышын мич ягалар, җәен - урманда утын әзерлиләр, белем бирү учреждениесе хуҗалыгындагы башка эшләрне башкаралар. Шулай еллар үтә... Гомере буе балаларына булган чиксез сөю хисе белән ул аларны даими яклый, аларның иминлеге өчен тырыша. Эш сөючәнлеге, гаделлеге һәм пөхтәлеге белән аерылып тора. Аны уллары һәм киленнәре бик ярата, аңа охшарга тырыша.

Олы улы Тимерханга бик иртә өлкәнәергә туры килә. 12 яшендә үк әнисенең беренче ярдәмчесе колхозда эшли башлый. Яшьтәшләре белән ашлык басуларында чүп утыйлар, өлкәннәр белән бергә печән хәзерләүдә катнашалар, ә урак чорында аңа җигүле ат ышанып тапшырыла - басудан үзәк ындыр табагына ашлыкны гадәттә төнге вакытта ташыйлар.

Сигезенче классны Стәрлебашта тәмамлаганнан соң, средство һәм кием җитешмәгәнлектән, үсмергә укуын туктатырга туры килә. Хәзер 16 яшьлек Тимерхан бөтенләе белән колхоз эшенә җигелә. «Бригадир Вәлиулла Дәминев миңа күңелсезләнергә ирек бирмәде, һәрвакыт кызыклы эшләр таба иде», - дип көлә Тимерхан абый. Ул ат караучы ярдәмчесе була, ремонт бригадасы составында терлекчелек биналарын тергезәләр, ерак Гомбәт басуына (Күндерәк авылыннан ерак түгел) Күндерәк МТСыннан техника өчен ягулык-майлау материаллары ташый.

1957 елның ноябреннән 1960 елның декабренә кадәр ул Казахстанда Армия хезмәте үтә. Төзелеш батальоны составында Байконур космодромын төзиләр. Хезмәт чорында ул хисапчы вазыйфасын үти. Материалларның хәрәкәтен исәптә һәм контрольдә тота, отчетлар эшли һәм бухгалтерлык эшен яхшы үзләштерә. Шунда ук җаваплы, ышанычлы солдатны КПСС әгъзасы итеп кабул итәләр. Демобилизацияләнгәннән соң Тимерхан туган колхозына кайта. Төрле эшләр башкара. Тегермәнче, фуражчы, терлекче, басуда хисапчы була. 1961 елда гаилә кора, сылу кыз Гөлнисага өйләнә. 1964-1968 елларда хезмәттәшләре Мансур Хәсәнов, Рәвис Халитов, Равил Хәбибуллин белән сыер көтүен көтәләр.

1968 елда ике уллары үсеп килгән Халитовлар гаиләсенең тормышы кискен үзгәрә. Партком һәм колхоз җитәкчелеге тәкъдиме белән Тимерханны Карагыш сельпосына Әмир авылы кибетенә мөдир итеп эшкә алалар. Тормыш иптәше урта белемле Гөлниса Биктимер кызы да шунда сатучы булып урнаша һәм хаклы ялга чыкканчы, 1994 елга кадәр эшли. Тимерхан Галимулла улы 1998 елдан хаклы ялда. Озак еллар дәвамында намуслы эшләгәне һәм авыл кулланучыларын сыйфатлы хезмәтләндергәннәре өчен ирле-хатынлы Халитовлар урындагы халыкның ихтирамын һәм рәхмәтен яулый. Аларның хезмәте Башпотребсоюз җитәкчелеге, БАССР Сәүдә министрлыгы тарафыннан лаеклы бәяләнә. Алар бик күп Почет грамоталары, акчалата премияләр белән бүләкләнә, 1975 һәм 1976 еллардагы социалистик ярыш йомгаклары буенча җиңүче була.

Бәхетле гаилә вакыйгаларга бай матур тормышта ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерә. Илдар Эчке эшләр органнарында хезмәт итеп, хәзер отставкада, гаиләсе белән Уфада яши, Илдус - югары белемле икътисадчы, Нордовкада яши, Мәләвез районының «Ашкадар» хуҗалыгы җитәкчесе. Кызлары Зөлфия һәи Зинфира - югары белемле икътисадчылар.

Гөлниса һәм Тимерхан тугыз оныкларының бәхетле картәни һәм картәтисе. Авылның хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны, кичә, 18 гыйнварда 80 яшьлек юбилеен билгеләгән Тимерхан Галимулла улы тату гаиләсе, бик күп дуслары, туганнары, күршеләре булуына язмышына рәхмәтле. 57 елдан артык иңгә-иң куеп гомер иткән тормыш иптәше Гөлниса Биктимер кызына рәхмәтле ул.

Халитовларның тату гаиләсенә иминлек, сәламәтлек һәм сөенечләрнең күбрәк булуын телибез.

Рәфкать БАСЫЙРОВ. Стәрлебаш авылы.

Фото гаилә альбомыннан алынды.

Читайте нас: