Барлык яңалыклар

Җырга, сәнгатькә гашыйк

Әмир авылы мәдәният йорты директоры Җәүдәт Мифтаховның җыр-моңга, музыкага әвәслеген әти-әнисе һәм авылдашлары кече яшьтән үк белеп алалар. Картәтисе Ямали бабай да, әтисе белән бертуган Зөһрә апасы да дөнья мәшәкатьләре белән шөгыльләнгәндә дә, кул эшләре тотканда да һәрвакыт җырлап, моңланып йөргән булалар. Менә шушы моңланулар да Җәүдәтнең үзенә гомерлек һөнәр сайлавына сәбәп булып торгандыр.

Малайга 6-7 яшьләр тирәсе булганда әтисе аңа ике рәтле гармун алып бирә. Малай яңадан-яңа көйләр ота, җырларның сүзләрен ятлый. Бер үк вакытта үзе уйнап, җырлый да башлый. Мәктәптә, авыл клубында, районда үткән концертларда, смотрларда катнаша. Шулай итеп, сәхнә аның иҗат мәйданына әверелә. Аннан соң сәхнәдән төшкәне дә юк, бугай. Халык җырларын башкарганда ул бервакытта да икенче җырчыны кабатламый, аның үз теле, үз юнәлеше бар, үзенә генә хас татар милли колориты көчле.

Урта мәктәпне тәмамлаганда Җәүдәт алдында «Кая барырга, кем булырга?» дигән сорау тормый. Гармунда уйнап, үзе җырлый башлаган елларда ук инде аның кыйбласы Уфага юнәлгән була. Аны башка мәсьәлә борчый: «Музыка мәктәбен тәмамламаган авыл малаен сәнгать училищесына кабул итәрләр микән?» Шушы уйлары белән ул Уфа сәнгать училищесына юл тота. Кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырып вокал, җырчылар әзерләү бүлегенә укырга керә. Ләкин, кызганычка каршы, әти-әнисенең улларын еракка җибәрәселәре килмәү сәбәпле, ул документларын дирижерлык-хор бүлегенә тапшыра. Беренче курсны тәмамлагач аны Совет армиясе сафларына алалар. Музыкант сыйфатында тынлы оркестрда хезмәтен тутырып кайткач, мәдәният техникумының берьюлы ике бүлеген уңышлы тәмамлый, тынлы оркестр һәм хор-дирижерлык коллективы җитәкчесе һөнәрен алып чыга. Юллама буенча үзебезнең район Мәдәният йортына яшь белгеч булып эшкә кайта һәм җиң сызганып эшкә тотына. Тиз арада сүнеп, таркалып барган ирләр вокаль ансамблен тергезә, бер үк вакытта 12 кешелек академик стильдә ансамбльгә костюмнар тектерүгә ирешә. Ансамбльнең репертуарын баета, җырларын ул үзе 2-3 тавышка җырлый торган итеп эшкәртә, үзе дә кушылып җырлый. Ансамбльдә җырлаган егетләр: Фәрит Касыймов, Вәкил Каюпов, Фәнир Малбаев, Ирек Тукбаев, Әхмәт Рыскулов, Рәхмәтулла Салихов, Раян Гаделшин һәм башкалар. Күпләре ул елларны сагынып, җылы хисләр белән искә ала. Сүз уңаенда шуны әйтеп үтәсем килә, бу ансамбль телевидение буенча да чыгыш ясау бәхетенә ирешә. Бу коллективка мин аккомпаниаторлык иттем, соңрак Анатолий Тарасов та кушылды.

Шулай уңышлы гына эшләп йөргән чорда Әмир авылы мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе һәм баянчы-аккомпаниатор штаты бирелә.

Ул елларда партия комитеты секретаре Гайнулла Фаткуллин, колхоз рәисе Мансаф Шәяхмәтовларның соравы буенча Җәүдәт туган авылы мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә күчерелә. Биредә дә егет югалып калмый, авыл мәдәният йорты директоры Ягъфәр Халиков белән тиз арада һәвәскәр баянчылар ансамбле төзиләр. Аларның исемнәрен атап үтәсем килә. Менә алар: Мәннәф Шәяхмәтов, Гомәр Фәхретдинов, Равил һәм Рәвис Абсаттаровлар, Фәргать Фәсхетдинов, Зиннур Сәйфетдинов, Әбдерәхим Мөрәсов, Марат Әлимов. Мәдәният йорты директоры Ягъфәр абый вакытсыз вафат булгач, барлык хуҗалык эшләре дә, мәдәни чаралар да Җәүдәт иңенә ята. Ул барлык җаваплы эшләрне, мәдәни чараларны җиренә җиткереп башкара. Бер үк вакытта Хәлекәй авыл клубына да җитәкчелек итә.

Җәүдәтнең хезмәт кенәгәсендә бары тик 2-3 язма. Район Мәдәният йортына эшкә алынган, Әмир мәдәният йортына күчерелгән, анда директор итеп билгеләнгән. Бүгенге көндә халкыбызның онытылып барган матур йолаларын «Тула басу», «Киндер сугу», «Килен төшерү», «Су юлы», «Исем кушу» кебек чараларны да тергезеп халыкка, бигрәк тә яшь буынга күрсәтә. Аның «Тула басу» постановкасы хәтта Интернет челтәрендә дә бар.

Шуны да әйтеп үтәсем килә, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр халык телендә. Техникумда укыган елларда ул баян классында дәресләр ала, факультативка йөри, һәм бу һөнәр аңа шушы көнгә кадәр бик нык ярдәм итә. Җәүдәтнең тагын бер күркәм сыйфаты бар, үз эшендә баянчы-аккомпаниатор буларак, җырчы фикере белән исәпләшә белә, үзен җырчыдан өстен тотмый. Җырлаучы теләгәнчә уйнарга тырыша, аңа үз мөмкинлекләрен ачарга мөмкинлек бирә, катлаулы аккордлар белән мавыкмый, кирәк урында баян моңы белән күтәреп ала.

Күп еллар Әмир авыл мәдәният йортында «Ак чишмә» ир-атлар һәм хатын-кызлар вокаль ансамбле уңышлы эшләп килә. Монда да Җәүдәт репертуарын үзе сайлый, аккомпаниатор вазыйфасын да үзе үти, анда катнашучылар да 2-3 тавышка җырлый. Ансамбль район Мәдәният йортында еш кына чыгыш ясый, төрле конкурсларда катнаша.

Бүгенге көндә хуҗалык рәисе Харис Халиков белән берлектә «Яшьләр» дип исемләнгән труппа ачып җибәрә. Ул елларда Харис Халиков комсомол оешмасы секретаре һәм бригадир булып эшли. Концерт программасы һәм спектакльләр белән район һәм авыл клубларына йөриләр, алмаш концертлар оештыралар.

- Мәдәни чараларда катнашып миңа ярдәм кулы сузган барлык авылдашларга, мәктәп укучыларына, ветераннарга мең-мең рәхмәтлемен, - ди Җәүдәт Фәргать улы.

Өстәп тагын шуны әйтәсе килә, ул авылдашлары Айрат Халиковка, Минегали Хөснетдиновка, Бузат егете Инсаф Галимовка да үз-үзләрен табарга, һөнәр сайларга ярдәм иткән. Бүгенге көндә алар танылган, халык сөюен яулаган популяр җырчылар. Айрат Халиков - Татарстанның атказанган артисты, Минегали Хөснетдинов һәм Инсаф Галимов - Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре.

Ә инде Җәүдәт җырчы буларак башкарган халык җырлары «Элмәлек», «Су буйлап», «Сибелә чәчем», «Гүзәлем», «Сибелә чәчәк» дигән җырлар тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителә. Бер үк вакытта ул Рөстәм Яхин, Рим Хәсәнов, Нур Даутов, Нәҗиб Җиһанов кебек композиторларның да җырларын яратып, үзенчәлекле итеп башкара.

Шулай ук ул район Мәдәният йортында эшләп килгән «Көмеш телләр» гармунчылар һәм баянчылар катнаш ансамблендә уйный. Район, зональ, төбәк иҗади конкурсларда һәм концертларда даими катнаша.

Вакыт бик тиз үтә... Әле кичә генә Җәүдәт туган районына эшкә кайткан кебек. Ә күптән түгел аңа 60 яшь тулган. Шушы еллар эчендә ул районыбыз мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә күп көч салган, кешеләр күңеленә җырлары, моңнары белән илһам, дәрт өстәгән, бар гомерен сәхнәгә багышлаган якташыбыз, райондашыбыз, җырчы, музыкант Җәүдәт Мифтаховның хезмәте бәяләп бетергесез дип уйлыйм мин. Аның хезмәттәшләре, авылдашлар, мәдәният бүлеге җитәкчелеге дә бу фикер белән килешер, хуплар дип ышанам. Ә Җәүдәт Фәргать улына, үз һөнәренә, сәнгатькә гашыйк кеше буларак, киләчәктә дә яңа иҗади уңышлар телибез!

Илдар ХАЛИКОВ, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәт ветераны.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: