Барлык яңалыклар

Алтын куллы оста

- Аның куллары алтын, - “Стәрлебаш Жилкомсервис” муниципаль унитар предприятиесенең электрогазосварщигы, узган елны алдынгылар слетында “Һөнәре буенча иң яхшысы” исеменә лаек булган Илшат Хисмәтуллин турында хезмәттәшләре шулай ди.

- Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Илшат Әхмәт улы күптән, 1991 елдан, ә бездә – 2008 елдан эшли. Намуслы һәм ышанычлы хезмәткәр, аңа теләсә кайсы эшне йөкләтергә һәм җиренә җиткереп эшләячәгенә ышанырга мөмкин, - ди аның турында предприятие җитәкчесе Рафаэль Искәндәров. – Безнең механик Назыйм Сибәгатуллин барлык эретеп-ябыштыру эшләрен бары тик аңа ышанып тапшыра.

Илшат Әхмәт улының ел саен предприятиедән зональ һөнәри осталык конкурсларында катнашуы да аның хезмәт сыйфатлары турында сөйли. Аннан бүләксез кайткан очраклары булмаган. Һәрвакыт яхшы нәтиҗә күрсәтеп, җиңүчеләр исәбенә кергән.

Аның зарурлык туганда шәхси вакыты белән исәпләшми эшләвен дә әйтеп үтәргә кирәк. Шуңа күрә дә ул авыл халкы һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәт белән файдалана.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: