Барлык яңалыклар

Тормышыбызда иң мөһим кеше

Һәрберебезнең тормышында иң кадерле һәм газиз кеше - әни. Һәм безгә ничә яшь булуына карамастан, ул исән чакта без балалар булып калабыз. Әни безгә җылылык өләшә, яшәү өчен көч бирә.

Безнең яраткан, саф күңелле, изгелекле, игелекле әниебез Заһидуллина Гөлчирә Зыязетдин кызы Түбәнге Ибрай авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә, 10 гыйнварда аңа 90 яшь тулды. Тату гаиләдә ике кыз һәм өч малай үсә. Аның үсмер чаклары сугыш елларына туры килә, шуңа күрә ул сугышның ачысын да, төчесен дә үз иңнәрендә татый. Яшь булуына карамастан, өлкәннәр белән беррәттән эшли, туйганчы ризык ашый алмый. Матур күлмәкләр киеп кичке уенга йөрисе урынга ул бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшли, Җиңүне якынайта.

1948 елда ул үзенең булачак тормыш иптәше, безнең әтиебез Рәфкатьне очрата. Алар кулларын-кулга тотынышып дөнья көтә башлый. Биш балага гомер бүләк итәләр, аларны эш сөючән һәм намуслы итеп үстерәләр. Кызганычка каршы, бер уллары сабый чагында ук дөнья куйган. Әтиебез бик тырыш, намуслы кеше иде. Ул колхозда терлекче булып эшләде, әниебез белән өй салып чыктылар, ләкин аның гомере бик кыска булды. Йөрәк чире белән ул 36 яшендә бакыйлыкка күчте һәм әниебез дүрт бала белән ялгыз калды. Ә аңа кадәр алты ел әтиебезне сабый баладай тәрбияләде.

Киләчәк тормышын әни безгә багышлады, бер үк вакытта 1980 елга кадәр, хаклы ялга чыкканчы, урындагы мәктәптә җыештыручы булып эшли. Әтиебез вафатыннан соң безгә аны энесе Хәмзә абый алыштырды. Ул һәм аның хатыны Зәбирә апа гомер буе безгә ярдәм иттеләр. Әтиебез вафат булганда өебез торган урын сазлыкка әйләнгән иде, Хәмзә абый шул өйне сүтеп, үз участогы читенә яңадан күтәрде. 1965 елдан башлап без ике гаилә бергә яшәп, сигез бала үстек, бер-беребезгә ярдәм иттек. Хәмзә абый һәм Зәбирә апага күрсәткән изгелекләре өчен чиксез рәхмәтлебез.

Әни янына еш кына унар көнгә картәниебез (аның каенанасы) һәм аның ике апасы Мөсәббиха һәм Фатыйма киләләр иде. Җәен без алар белән бергәләп җиләккә йөри идек. Ул елны җиләк бик күп булды. Аларны чиләкләп җыеп, көянтәләп алып кайта идек. Шифалы үләннәр киптердек, миннек бәйләдек. Әлеге өч ханым бер минут та кул кушырып утырмыйлар иде. Алар безгә оекбаш һәм бияләйләр бәйләде, күлмәкләр, ыштаннар текте, тәмле камыр ашлары пешерде. Башка эшләрдә дә ярдәм иттеләр. Алар безгә килгәндә өй ничектер ямьләнеп китә, шатлык белән тула иде. Без аларны һәрвакыт түземсезләнеп көтә һәм моңсуланып озатып кала идек. Әйбәт, изге күңелле, бик уңган туганнарыбызның урыннары җәннәттә булсын.Шулай ук әниебезнең апасы Мәксумә апа да безгә ярдәмләште, безне шәл бәйләргә, йорт эшләрен башкарырга өйрәтте. Күршеләребез Хәсән абый һәм Раузия апа Фаттаховлар да безгә карата һәрвакыт игелекле булдылар.

Әнием үзе дә бар тырышлыгын салып безне аякка бастырырга омтылды. Бәләкәйдән үк хезмәткә өйрәтте, без яхшы кешеләр булып үссен өчен белем бирергә тырышты. Бүгенге көндә аның өч кызы һәм улы барысы да исән-сау, хаклы ялдалар, барысының да гаиләләре, үз тормышлары. Бездән тыш, әнием үзенең әтисе Зыязетдинны тәрбияләде, ул 95 яшендә вафат булды.

Бүген 90 яшьлек әниебез күтәренке рухлы, егәрле. Стәрлебаш авылында сеңелебез Фәнилә һәм аның тормыш иптәше Рәис гаиләсендә яши, алар аны бик яхшы тәрбияли. Без аларга олы рәхмәтлебез. Аллаһы Тәгалә аларның үзләренә дә озын гомер, сәламәтлек һәм балалар ихтирамы бирсен. Аның сөеп яраткан 10 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.

Ә яраткан әниебезгә болай диясе килә: “Безне тәрбияләп үстергәнең, олы тормыш юлына чыгарга ярдәм иткәнең өчен рәхмәт сиңа, кадерлебез! Әл дә син бар дөньяда! Без сине яратабыз! Безне шатландырып, тагы да озак еллар сәламәтлектә, җан тынычлыгында, балалар шатлыгында яшә!”

Фирдәвес СӘЙФЕТДИНОВА. Стәрлебаш авылы. Фото гаилә альбомыннан алынды.

Читайте нас: